ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2014 ел
шимбә

23 нче май көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында  Гаилә көне уңаеннан “ Пар канатлар”дип  аталган бөйрәм  үткәрелде. Бу  бәйрәмгә 50 ел бергә гомер иткән парлар чакырылды - Музафаров Җәүдәт һәм Әлфия ,Тимергалиев Хәбир һәм  Нүрзидә гаиләләре һәм алар белән бергә 35 ел  гомер иткән  җиде балага гомер бүләк иткән  Хисамиев Мансур ,Наузатлар  гаиләсе.Парлылар үзләренең   тормыш юлларын ничек  башлап җибәрүләрен ,гомумән гаилә тормышы ның  борчу мәшәкатъләрсез,ал да гөл генә булып тормавын,бер береңә юл куеп,бер-береңне гафу итә белеп ,түзем һәм сабыр булып яшәгәндә  ныклы гаилә төзеп булганлыгын  киләчәк буынга җиткерделәр.Парлыларны котларга балалары,кияү-киленнәре,оныклары килгән иде.Авылдашыбыз Әдиятова Нәзирә дә үзенең яштиләрен котлады.

Бөйрәм  районыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылыбызның үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концерт номерлары белән үрелеп барды.Районның барлык мәдәният йорты җитәкчеләре ,китапханачеләре чакырылган иде.

50ел бергә гомер иткән парлыларны котларга  район башлыгының  социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары  Бикбова  Фатыйма Шәүкәт кызы район башлыгының  рәхмәт хатын тапшырды һәм  үзенең изге теләкләрен җиткерде.

35 ел бергә гомер иткән парлыларга  Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин  Ринат Рифат улы рәхмәт хаты тапшырды . Шулай ук авыл җирлеге исеменнән  парлыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бәйрәм чәй табыны артыында  дәвам итте.

 


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Күзләренең күрү сәләтен югалтканнар арасында танылган һәм данланган Луи Брайльнең тууына 205 ел булды. Сукырларга уку, ноталар буенча музыка уйнау,гомумән,үсеш мөмкинлеге биргән,ләкин, ни үкенеч, үзенең казаныш җимешләрен татый алмый китеп барган кеше ул Брайль.

   Шушы унайдан бүген Мөрәле авылы китапханәсендә күзләренең күрү сәләте начар булган кешеләр белән очрашу узды. Очрашуда район китапханәсе җитәкчесе Нигъматзянова Гулия , хезмәткәрләре Салахутдинова Миләүшә, Гирфанова Резедә һәм “Сөләйман “ мәчетендә Корьәнне өйрәнеп кайткан Салахиева Вәсилә апа , авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат , фельдшер Сибгатова Фарида  катнашты.Вәсилә апа  күрү сәләте начар булган кешеләргә Брайль системасы белән ничек  укырга  ,  язарга  икәнен аңлатып китте һәм үзенең кинәшләрен бирде.

 


22
март, 2014 ел
шимбә

  24 март  көнне    Мөрәле мәдәният йортында 

  Әй, син Нәүрүз чибәре,

Язлар белән кил әле!

Бәйрәмгә рәхим итегез!

                                                                                                                       Башлана: 14,00 сәг.


15
март, 2014 ел
шимбә

   Бүген Мөрәле авылы егете Багавиев Ленар Фирдәвес  улы белән  Кошман кызы Садриева Энҗе Рөстәм кызының никахлашу көне.Без аларны  чын күңелдән котлыйбыз. Бәхет,шатлык,сәламәтлек телибез.


7
декабрь, 2013 ел
шимбә

6 декабрь көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында  Казан шәһәренең  “Акъяр “ җыр театры   җырчылары Альбина Бәширова һәм Ленар Нигьмәтҗанов “Сагышларга түзә алмасаң...” исемле җырлы ,биюле,уен-көлкеле ,күңелле мәгънәле  концерт-тамаша  күрсәтте.


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Мөрәле авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Тимершина Фәрзана Мингали кызы

 4 декабрьдә 85 яшен тутырды.Аңа киләчәктә  саулык сәламәтлек,балалары янәшәсендә бәхетле картлык кичерергә язсын.


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
3 ноябрь көнне Мәрәле мәчетендә дини укулар башланды.Һәр атна саен якшәмбе көнне мәктәп укучылары мәчеттә дин сабаклары ала.Дин сабакларын авылыбызның имам хатибы Гыйбадуллин Галим Әхмәдулла улы укыта.

2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Мөрәле авылы мәдәният йортында  1 ноябрь кичендә Илсаф  үзенең иҗатташлары белән Мөрәле авылы халкына зур концерт күрсәтте. Тирә-як авыллардан да килүчеләр күп булды.Залда алма төшәр урын юк иде.

19
октябрь, 2013 ел
шимбә

18 октябрь  көнне Мөрәле авылы мәчетендә Сибгатов Фәргать  абый гаиләсе тарафыннан чалдырган  Корбан  ашы  уздырылды .Мәҗлесне авылыбызның имам хатыйбы Гыйбадуллин Галим абый коръән укып ачып җибәрде.Корбан ашына район башлыгы Альберт Илгизәр улы катнашты,ул авыл халкын бәйрәм белән котлады һәм үзенең теләкләрен җиткерде.


11
октябрь, 2013 ел
җомга
 10 октябрь көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында 50 ел бергә пар канатлар булып гомер итүче Әдиятов Шафик абый һәм Назирә апалар, Тимершин Рәшит абый һәм Сания апаларга багышлап бәйрәм кичәсе уздырдык. Кичәгә Загс булеге мөдире Рафия Зәфәр кызы чакырылган иде.Ул парлыларны бәйрәмнәре белән котлады һәм район башлыгыгының Рәхмәт хатын тапшырды. "Алтын башак " агрофирмасы һәм Мөрәле авыл җирлеге исеменнән җирлек рәисе Ринат Рифат улы бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International