ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
3 ноябрь көнне Мәрәле мәчетендә дини укулар башланды.Һәр атна саен якшәмбе көнне мәктәп укучылары мәчеттә дин сабаклары ала.Дин сабакларын авылыбызның имам хатибы Гыйбадуллин Галим Әхмәдулла улы укыта.

2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Мөрәле авылы мәдәният йортында  1 ноябрь кичендә Илсаф  үзенең иҗатташлары белән Мөрәле авылы халкына зур концерт күрсәтте. Тирә-як авыллардан да килүчеләр күп булды.Залда алма төшәр урын юк иде.

19
октябрь, 2013 ел
шимбә

18 октябрь  көнне Мөрәле авылы мәчетендә Сибгатов Фәргать  абый гаиләсе тарафыннан чалдырган  Корбан  ашы  уздырылды .Мәҗлесне авылыбызның имам хатыйбы Гыйбадуллин Галим абый коръән укып ачып җибәрде.Корбан ашына район башлыгы Альберт Илгизәр улы катнашты,ул авыл халкын бәйрәм белән котлады һәм үзенең теләкләрен җиткерде.


11
октябрь, 2013 ел
җомга
 10 октябрь көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында 50 ел бергә пар канатлар булып гомер итүче Әдиятов Шафик абый һәм Назирә апалар, Тимершин Рәшит абый һәм Сания апаларга багышлап бәйрәм кичәсе уздырдык. Кичәгә Загс булеге мөдире Рафия Зәфәр кызы чакырылган иде.Ул парлыларны бәйрәмнәре белән котлады һәм район башлыгыгының Рәхмәт хатын тапшырды. "Алтын башак " агрофирмасы һәм Мөрәле авыл җирлеге исеменнән җирлек рәисе Ринат Рифат улы бүләкләр тапшырды.

5
август, 2013 ел
дүшәмбе
2 август -җомга көнне,кадер кичөсенә каршы Мөрәле мәчетендә зурлап авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Көн яңгырлы булуга карамастан  әзерләнгән табын тулы, килүчеләр күп иде,Авылның имамы матур итеп вәгазьләр сөйләде.Вакыты кергәч авыз ачып,ризыклар ашаганнан соң ,коръән укылды, изге теләкләр теләнде .

7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
6 март көнне Мөрәле авыл мәдәният йортында "Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!" исемле әдәби-музыкаль кичә узды Җыр,биюләргә бай кичә мәдәният йорты һәм китапханә тарафыннан оештырылды. Кичәнең төп максаты  тарихи мирасыбызны барлап , аны яшь буыннарга җиткерү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International