Мөрәле авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Башваткыч” күңел ачу кичәсе уздырды .Кичәдә пенсионер Нуруллина Тәскирә , Мөрәле авыл җирлеге сәркатибе Гибадуллина Гузалия,Федоровский картлар йорты җыештыручысы Ахметзанова Савия катнашты.Башваткыч сораулары төрле темаларга багышланган иде.15 очко җыеп Нуруллина Таскира беренче урынга чыкты.Кичә җыр –биюләр белән үрелеп бирде.Истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Мөрәле авылында гомер кичерүче алдынгы механизатор хезмәт кызыл байрагы ордены кавалеры Сиразиев Тәлгат Габдрахман улына 80 яшь тулды.Аңа ныклы сәламәтлек,бәрәкәтле гомерләр,тигез тыныч тормыш телибез.
8 июнь көнне Мөрәле авылында милли бәйрәмебез “Сабантуй “ үткәрелде. Сабантуен авылыбызның имамы Гыйбадуллин Галим ачып җибәрде. Сабантуйга “Заволжье» агрофирмасыннан сабан батырларын һәм авыл халкын котларга җитәкче урынбасары Саттаров Илгиз Мансур улы килгән иде. Бәйрәмгә Казан шәһәреннән “Акъяр “ җыр театры җырчылары Альбина Бәширова һәм Ленар Нигьмәтҗанов чакырылган иде.
24 май көнне 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга районыбызның башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин килде.Ул аларга экзаменнарны унышлы тапшырырга ,җәмгыятькә лаеклы кешеләр булырга, беркайчан да районыбызга кызыллык китермәскә өндәде.Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Ринат Рифат улы Зиннатуллин,пенсия бүлекчәсе җитәкчесе ,район мәгариф булеге хезмәткәре,АК БАРС җәмгыятенең Кайбыч филиалының вәкиле үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.
23 нче май көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында Гаилә көне уңаеннан “ Пар канатлар”дип аталган бөйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмгә 50 ел бергә гомер иткән парлар чакырылды - Музафаров Җәүдәт һәм Әлфия ,Тимергалиев Хәбир һәм Нүрзидә гаиләләре һәм алар белән бергә 35 ел гомер иткән җиде балага гомер бүләк иткән Хисамиев Мансур ,Наузатлар гаиләсе.Парлылар үзләренең тормыш юлларын ничек башлап җибәрүләрен ,гомумән гаилә тормышы ның борчу мәшәкатъләрсез,ал да гөл генә булып тормавын,бер береңә юл куеп,бер-береңне гафу итә белеп ,түзем һәм сабыр булып яшәгәндә ныклы гаилә төзеп булганлыгын киләчәк буынга җиткерделәр.Парлыларны котларга балалары,кияү-киленнәре,оныклары килгән иде.Авылдашыбыз Әдиятова Нәзирә дә үзенең яштиләрен котлады.
Бөйрәм районыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылыбызның үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концерт номерлары белән үрелеп барды.Районның барлык мәдәният йорты җитәкчеләре ,китапханачеләре чакырылган иде.
50ел бергә гомер иткән парлыларны котларга район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде.
35 ел бергә гомер иткән парлыларга Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы рәхмәт хаты тапшырды . Шулай ук авыл җирлеге исеменнән парлыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бәйрәм чәй табыны артыында дәвам итте.
Күзләренең күрү сәләтен югалтканнар арасында танылган һәм данланган Луи Брайльнең тууына 205 ел булды. Сукырларга уку, ноталар буенча музыка уйнау,гомумән,үсеш мөмкинлеге биргән,ләкин, ни үкенеч, үзенең казаныш җимешләрен татый алмый китеп барган кеше ул Брайль.
Шушы унайдан бүген Мөрәле авылы китапханәсендә күзләренең күрү сәләте начар булган кешеләр белән очрашу узды. Очрашуда район китапханәсе җитәкчесе Нигъматзянова Гулия , хезмәткәрләре Салахутдинова Миләүшә, Гирфанова Резедә һәм “Сөләйман “ мәчетендә Корьәнне өйрәнеп кайткан Салахиева Вәсилә апа , авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат , фельдшер Сибгатова Фарида катнашты.Вәсилә апа күрү сәләте начар булган кешеләргә Брайль системасы белән ничек укырга , язарга икәнен аңлатып китте һәм үзенең кинәшләрен бирде.
24 март көнне Мөрәле мәдәният йортында
Әй, син Нәүрүз чибәре,
Язлар белән кил әле!
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Башлана: 14,00 сәг.
Бүген Мөрәле авылы егете Багавиев Ленар Фирдәвес улы белән Кошман кызы Садриева Энҗе Рөстәм кызының никахлашу көне.Без аларны чын күңелдән котлыйбыз. Бәхет,шатлык,сәламәтлек телибез.
6 декабрь көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында Казан шәһәренең “Акъяр “ җыр театры җырчылары Альбина Бәширова һәм Ленар Нигьмәтҗанов “Сагышларга түзә алмасаң...” исемле җырлы ,биюле,уен-көлкеле ,күңелле мәгънәле концерт-тамаша күрсәтте.
Мөрәле авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Тимершина Фәрзана Мингали кызы
4 декабрьдә 85 яшен тутырды.Аңа киләчәктә саулык сәламәтлек,балалары янәшәсендә бәхетле картлык кичерергә язсын.