ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2015 ел
шимбә

13 февраль дә район мәдәният йортында район Советының 48 нче утырышы булды. Кайбычта 2014 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елдагы бурычларга багышланган утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узган елдагы эшчәнлеккә тулы анализ ясады.Утырышта Авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы чыгыш ясады. Утырышта аерым уңышларга ирешкән хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.Бүләкләнучеләр арасында безнең җирлек башлыгы да бар иде.


13
февраль, 2015 ел
җомга

Ветераннар Советы җитәкчесе Шәһимәрдәнова Тәнзилә Кәләм кызын туган көне белән котлыйбыз.Аңа сәламәтлек,озын гомер,тигез тыныч тормыш телибез!


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
11-февраль көнне Мөрәле авылы китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил – балалар дусты “ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Шагыйрнең  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык, шигырләрен сөйләдек,җырларын җырладык.Презентация күрсәтелде. Шагыйрнең иҗатына багышланган “Сугыша белгән былбыл ул һәм җырлый белгән бөркет”  исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде

8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

1 нче декабрьдән Халыкара инвалидлар көненә багышланган ункөнлек старт алды.5 нче декабрь көнне Мөрәле мәдәният йорты җитәкчесе мәктәп  укучылары белән берлектә Федоровский авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында концерт куеп кайттылар.

                     


28
ноябрь, 2014 ел
җомга

27 ноябрь  көнне районның ЗАГС бүлегендә  Мөрәле авылында яшәүче Шәрәфиевлар гаиләсенә “Ана капиталы”сертификаты тапшырылды.

Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 30 ноябрь көненә туры килә.Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Ана назы – җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз. Без узасы юлда маяк булып Гомер буе балкып торыгыз.


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мөрәле авылы мәдәният йортында" Әниләр көне "нә карата бәйрәм уздырылды.Бәйрәмгә 5 һәм аннан да күбрәк бала табып үстерүче әниләребез чакырылды.Әниләрне бәйрәм белән котлап авыл җирлеге башлыгы  Зиннәтуллин Ринат Рифат улы,ветераннар Советы рәисе Шәһимәрдәнова Тәнзилә Кәләм кызы,мәктәп җитәкчесе Сираҗиева Лилия Тәлгәт кызы үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.Мәктәп укучылары  әзерләгән концерт номерларын ,мәдәният  һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән чәй табыны артында карап утырдылар.Әниләребез үзләренең дә сәләтләрен күрсәттеләр..Шәрәфиевәа Әминә моңлы җыры белән,Шәйхетдинова  Саимә мөнәҗәтләр  әйтеп  бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.Соңыннан әниләрдә,укучылар да  зәлидә әйләнделәр.Бәйрәм бик күнелле узды.

 


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

 Өченче ел рәттән инде Мөрәле мөчетендә Корбан ашын аерым гаиләләр үткәрә. 12 октябрь  көнне   Балтачта  яшәп  ятучы  авылдашыбыз Галиева Дамира Галим кызы гаиләсе  Корбан ашы үткәрде. Мәчеткә авыл халкы бердәм җыелды. Район башлыгы Альберт Илгизәр Улы халыкны бәйрәм белән котлап,үзенең сүзләрен җиткерде,ил- көннәргә  тынычлык теләде.Авыл башлыгы Ринат Зиннатуллин да авылдашларына тәбрикләү сүзләрен җиткерде.


11
октябрь, 2014 ел
шимбә

  10 октябрь  кичендә  Мөрәле авылы мәдәният йортында Әтнә дәүләт драма театры артистлары  Кәрим Тинчуринның “Американ “ исемле әсәрен сәхнәләштерде .Уен-көлкеле тамаша авыл халкына бик ошады.


29
август, 2014 ел
җомга

28 август  көнне районыбыз авылларында яшәүче иң үрнәк гаиләләрне Олы Кайбычка “Рәйхан” кафесына кунакка чакырдылар. Биредә аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тантаналы кабул итү оештырылды.Бу тантанага безнең авыл җирлегеннән Хисамиев Мансур Ярхам улы һәм Наузат Фәрит кызы чакырылды.Мансур абый һәм Наузат апа алты кыз һәм  бер ул тәрбияләп үстерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International