ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

25 ноябрь көнне   Мөрәле мәдәният йортында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры  балалар өчен  “Керпе малае дуслар  эзли “исемле  музыкаль  әкият  ,   ә кич белән “Көзебезнең язы “ исемле спектакль күрсәтте.Тамашачыларга бик ошады.


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Дүртенче  ел рәттән инде Мөрәле мөчетендә Корбан ашын аерым гаиләләр үткәрә. 26 сентябрьдә Казан шәһәрендә  яшәүче авылдашыбыз  Багавиев Рәис Рашат улы гаиләсе Корбан ашы үткәрде. Мәчеткә авыл халкы бердәм җыелды. Изге Корбан бәйрәме белән Мөрәле халкын  котларга Район башлыгы Альберт Илгизәр Улы ,Кайбыч мәчетенең имамы Дамир хәзрәт килде.


26
сентябрь, 2015 ел
шимбә

Бүген көндезге сәгать икедә Мөрәле мәчетендә  Казан шәһәрендә яшәүче  авылдашыбыз Багавиев Рәис Рашат улы корбан ашы үткәрә.Барлык авылдашларны да чакыра.


23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле авылдашлар! Корбан бәйрәме белән котлыйбыз. Исәнлек саулык, җан тынычлыгы, аяз кук йөзе. Чалган корбаннарыбыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен! Бәйрәм белән!


25
август, 2015 ел
сишәмбе

23 август көнне Апас районы үзешчәннәре Мөрәле авылы мәдәният йортында авыл халкына концерт куеп  киттеләр.

 


24
август, 2015 ел
дүшәмбе

22 август көнне Мөрәле клубы янында урнашкан  чишмә тирәсен чүп-чардан арындырдылар.Чишмә тирәсендә яшәүче һәм эшләүче авылдашларыбыга   зур рәхмәтебезне белдерәбез.


14
июль, 2015 ел
сишәмбе

Белдерү!

Кадерле мөселман   кардәшләр  барыгызны да 15 июль  көнне  Мөрәле мәчетендә үткәреләчәк  ифтар  мәҗлесенә  чакырабыз.  Тоткан уразаларыбыз    кабул булсын  һәм ифтарга  килүегезне  сорыйбыз.

Мөрәле авыл җирлеге


24
март, 2015 ел
сишәмбе

Ач ишегең , керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш – сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз көн белән төн  тигезләшкән чорга -21-22 мартка туры килгән. Нәүрүз бәйрәме ике атнага сузылган.  Көн белән төн  тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләр бер-берсенә ягымлы, игътибарлы  булганнар,  бәхет–шатлык, тәннәренә сихәт, күңелләренә игелек нуры иңеүн теләгәннәр.24 март көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында  Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Кичәне китапханә мөдире Ахметова Миләүшә  алып барды. Ул Нәүрүз бәйрәме тарихын сөйләде , яз турында табышмаклар әйтеп, кем тапкыррак икәнен сынады, бәйрәмгә Нәүрүзбикәне чакырды. Нәүрүзбикә такмак әйтә-әйтә кунакларны котлады, яңа елда уңышлар, муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык теләде.Ул да кунакларның тапкырлыкларын мәкаль-табышмакларын әйтеп сынады. Бәйрәмгә килгән авылдашларны  авыл җирлеге  башлыгы Зиннатуллин  Ринат Рифат улы  бәйрәм белән котлады. Кичәдә мәктәп укучылары катнаштылар.Нәүрүзбикә булып Губаева Миләүшә ,Кыш бабай булып Гибадуллин Алмаз уйнады.
Нәүрүзнең бер өлеше, иң күңеллесе Карга боткасы булган. Килгән кунаклар карга боткасы ашап, тәмле кайнар коймаклар ,күчтәнәчләр белән чәй эчеп, истәлекләр белән бүлешеп, бик күңелле итеп утырдылар.


13
март, 2015 ел
җомга
Мөрәле мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинов Илнур Чувашиядә 6-8 мартта тимераякта узышчылар арасында узган ярышта беренче урынны яулап кайтты. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Илнур һәм аның остазы Фрат Җиһаншинны үз бүлмәсендә кабул итеп котлады

10
март, 2015 ел
сишәмбе
8 март хатын-кызлар бәйрәменә багышлап Мөрәле Мәдәният йортында "Март чәчәкләре "дип аталган бәйге уздырылды.Бәйгедә авылыбызның уңган киленнәре көч сынашты.,җыр һәм бию белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International