ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Изге күңелле, мөселман, кан кардәшләрем!
Корбан Гаете бәйрәме мөбәрәк булсын,
өстәлләребез мул, теләгән теләкләребез кабул булсын!
Тазалыкта, исән — сау булып, киләсе елларда да,
шатлык, куанычлар белән, шушы изге бәйрәмне каршыларга
Ходаем насип итсен! Амин


22
июль, 2016 ел
җомга

    21 июль көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында Кайбыч Мәдәният бүлеге “Дуслык төркеме” “Җырлап яшик дуслар” дип аталган концерт программасы күрсәтте. Программада җырлар, биюләр, шигырьләр, мәзәкләр дә бар иде. Рамиля Аблязованың Рафаэль Нигматуллин, Фаниль Замалутдинов, Илгиз Насыров, Ленар Багавиев, Ләйсән Шамилова, Светлана Зиядиева, дуэт Алина, Залина Хайрутдиноваларның җырлары авыл халкына бик ошады. Концерты күңелле, дәртле җырлар белән беррәттән Зөһрә Лотфуллина, Алсу Миннуллина, Диляра Мершинова башкаруында биюләр белән үрелеп барды. Алып баручы авылдашыбыз Ленар Багавиевның сөйләгән шигырьләре, мәзәкләре үтеп керерлек булды. Авыл җирлеге рәисе Ринат Рифат улы Зиннатуллин “Дуслык төркеменә” һәм әлеге матур концертын оештыручы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамиля Рузалит кызы Аблязовага авыл халкын күңелле ял иттергәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

10 июль көнне Мөрәле мәдәният йортында Апас мәдәният йорты хезмәткәрләре зур концерт күрсәтте.Концерт бик күңелле булды.


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Барыгызны да изге Ураза Гаете бэйрэме белэн котлыйбыз.Рамазан бәйрәме мөбәрәк булсын!Тоткан уразаларыгыз,теләгән теләкләрегез,догаларыгыз кабул булсын!


1
июль, 2016 ел
җомга

Кичә Мөрәле авылында Ифтар мәҗлесе узды. Анда районыбыз башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин катнашты. Ул мәҗлесне оештырган спонсорларга рәхмәтен ирештерде, Изге Рамазан шәриф  ае белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Ифтарда катнашучылар авылның имам-хатыйбы Галим хәзрәт Гыйбадуллин вәгазьләрен тыңлады. Мәҗлестән һәркем рухи азык алды.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Сабан туен Мөрәле мәчете   имам-хатыйбы Гыйбадуллин Галим абый  дога сүрәләрен укып ачып җибәрде.Аннан соң сүз авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Басыров Фиргат Рифкат улына  бирелде. Ул авыл халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез һәм Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы белән тәбрик итте.Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы авылдашларыбызны Сабантуе бәйрәме белән тәбрикләде. Күркәм бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән спонсорларга ихлас рәхмәтен белдерде.

Хезмәт һәм дуслык туеның төп бизәге – табыннарыбызны сый-нигъмәтле итүче игенче һәм терлекчеләребез. Аларның иң-иңнәрен агрофирманың баш ихтисадчысы Мифтахова Рәзилә  Мактау кәгазләре һәм  бүләк тапшырды. Сабантуй әләмен күтәрү хокукына  сабантуе  батыры Алмаз Тимургалиев һәм алдынгы механизатор Фахриев Рияз ия булды.

Алга таба мәйданда традицион ярышлар, мавыктыргыч уеннар гөрләде, батырлар бил алышты. Олысы-кечесе, ир-аты, хатын-кызы барысы да аларда катнашып, бүләк алды. Бәйрәм башкаладан килгән артистлар һәм үзебезнең үзешчәннәр концерты белән үрелеп барды.! Батыр калу һәм төп бүләк - тәкәгә ия булу өчен дә яшүсмерләр көрәште. Шактый гына бил алышканнан соң, Мөрәле  Сабан туеның  батыры авылыбыз егете  Ахметзанов Илназ булды.

 


4
июнь, 2016 ел
шимбә

                                                Хөрмәтле авылдашлар !

Барыгызны да 5 июнь көнне  Сабан туе – барлык халкыбызның иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәменә чакырабыз.


21
май, 2016 ел
шимбә

   20 нче май көнне авыл үзешчәннәре   Данил Салиховның ”Пуля “ исемле  2 пәрдәле комедиясен сәхнәләштерде.Зал халык белән тулы иде.Театр бик күнелле,кызыклы булды.Авылыбыз үзешчәннәре халыкны ял иттерде.  Театрны карарга районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе Әбләзева Рәмиля Рузалит кыы белән Кайбычның клуб мөдире Сафиуллина Венера Марат кызы килделәр.Алар үзешчәннәребезгә иҗади унышлар теләделәр.Авыл җирлеге башлыгы да Ринат Рифат улы үзенең рәхмәтен белдерде һәм изге теләкләрен җиткерде.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Белдерү.

23-24 май көнне Мөрәле зиратында өмә.Барыгызның да(шулай ук читтә яшәүче авылдашларыбыз да) килүегез сорала.Мәңгелек йортыбызны чиста тотыйк.

 

 

 

 


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

19 нче май көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында Кайбыч районы оешуга 25 ел булу уңаеннан укытучылар һәм укучылар тарафыннан күңелле музыкаль кичә үткәрелде.Авыл халкын  район башлыгының  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы Кайбычыбызның мөстәкыйль район буларак егерме бишенче язын каршылавы, юбилее белән  котлады . Авыл җирлеге ,мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International