ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Нәүрүз бәйрәме-ул игелек, дуслык бәйрәме. 22 март көнне Мөрәле авылында “Хуш киләсен Нәүрүз” бәйрәме үткәрдек. Авыл халкын карга боткасы ,кайнар коймак ,чәй белән сыйладык.


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар  театры  кече яшьтәге балалар өчен “Светофорда кунакта”  исемле тамаша ,ә  кич белән  “Нигез ташлары” исемле  спектакль күрсәтте.


10
март, 2017 ел
җомга

Мөрәле авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап бәйге тамаша узды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай.


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле ир – егетләр!

Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбриклибез!

Сезгә бары тик исәнлек-саулык, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез! Рәхмәт Сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык  уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

17 нче һәм   18 гыйнварда  Мөрәле авылы мәдәният йортында Кошман һәм Мөрәле  авыллары ир-егетләре арасында бильярд ярышы узды.Ярыш Мөрәлеләр файдасына җиңү белән тәмамланды.


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

 3 ноябрь көнне Мөрәле  авылы мәдәният йортында “Халыклар  бердәмлеге” көненә  карата Борындык авылы үзешчәннәре Данил Сабировның “Капчыктагы мәгъфия “ исемле  комедиясен сәхнәләштерде. Мөрәле тамашачылары күршеләребезне бик җылы каршыладылар,көчле алкышларга күмделәр.


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

       7 октябрьь көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында  Асия Хафиз кызы Гыйбадуллинаның “ Туган җирдә мин бәхетле “ исемле  китабын тәкъдим  итү кичәсе  үткәрелде. Кичә дә шагыйрәнең иҗат эшчәнлеге белән таныштык,китапта урын алган шигырләрен,җырларын тынладык.Авылыбызның шагыйрәсен котларга Кайбыч район башлыгының урынбасары Фатыйма Шәүкәт кызы,үзәкләштерелгән  китапханә җитәкчесе Гөлия Насыйх кызы ,авыл җирлеге башлыгы Ринат Рифат улы Зиннатуллин,Мөрәле мәктәбенең  рус теле укытучысы Садриева Алсу Зөлфикәр кызы үзләренең изге теләкләрен җиткереп ,киләчәктә дә яңадан яңа иҗади унышлар теләделәр.


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә

 17 сентябрь көнне көндезге сәгать бердә Балтачта яшәүче авылдашыбыз Галиева Дамирә Галим кызы гаиләсе Мөрәле мәчетендә Корбан ашы уздыра.Барыгызны көтеп калабыз


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бишенче  ел рәттән инде Мөрәле мәчетендә Корбан ашын аерым гаиләләр үткәрә. 14 сентябрьдә Мөрәле авылында  яшәүче авылдашыбыз Ахметов Рифкат Әгзам  улы гаиләсе,туганнары белән берлектә  Корбан ашы үткәрде. Мәчеткә авыл халкы бердәм җыелды. Изге Корбан бәйрәме белән Мөрәле халкын котларга Район башлыгы Альберт Илгизәр Улы Рахматуллин килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International