ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

ШӘХСИ СЕКТОРДА ЧҮП-ЧАР ҖЫЮ: ТҮЛӘРГӘМЕ, ЮКМЫ

 

Соңгы елларда чүп-чарны, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм аларны эшкәртүгә караган законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, шәһәр һәм авыл җирлегендәге шәхси йортларда яшәүчеләр алдында бер сорау калкып чыга –чүп-чарны җыйган һәм алга таба эшкәрткән (юк иткән) өчен алар акча түләргә тиешләрме, юкмы. Әле бит кемнәрнеңдер йортларыннан чүп-чар, калдыклар бөтенләй диярлек чыгарылмый, яки алар аны йорт тирәсендә башка төрле юл белән юкка чыгаралар.  

Беренче карашка, теләсә-кайсы килешү иреклелек принципларында төзелергә тиешлектән һәм кирәге булмаган хезмәтләр өчен түләргә мәҗбүр итү урынлы булмаганлыктан, бу сорауга җавап ачык та сыман. Әмма закон моның киресен сөйли.

 «Производство һәм куллану калдыклары турында» Федераль законның 24.6 статьясы нигезендә каты көнкүреш калдыкларын җыю, аларны транспортлау һәм алга таба эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү калдыклар белән эш итү өлкәсендәге төбәк программасы һәм калдыклар белән эш итү буенча территориаль схема нигезендә төбәк операторы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Икенче төрле әйткәндә, һәр территориянең калдыкларны җыю пунктларын урнаштырырга һәм аларның урнашкан урыннары турында халыкка мәгълүмат бирергә тиешле махсус беркетеп куелган җаваплы оешмасы бар.

Әлеге Законның 24.7 статьясында каты көнкүреш калдыклары милекчеләре каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә каты көнкүреш калдыклары аның эшчәнлек зонасында барлыкка килә һәм аларны җыю урыннары да шул зонада булган төбәк операторы белән килешү төзиләр диелә.

Тик менә мондагы «килешү төзиләр» дигән формулировка гына ахыргача аңлашылып җитми – бу хокукмы, әллә мәҗбүриятме.

Биредә калдыклар белән эш итү турындагы Законның формулировкалар ике төрле уйларга урын калдырмый торган  Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр (2014 елның 29 декабрендәге 458-ФЗ номерлы Федераль закон) белән бер үк вакытта кабул ителгәнлеген исәпкә алырга кирәк. Кодексның 30 статьясының 5 өлешендә әйтелгәнчә, торак йорт яки торак йортның бер өлешенең хуҗасы булган зат каты көнкүреш калдыклары белән эш итүне каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы белән килешү төзү юлы белән тәэмин итәргә мәҗбүр

Димәк, чынлыкта түләргә кирәк.

Башкача булган очракта бу гражданнарны чүпне үзәкләштерелгән чүп җыю урыннарына чыгарып тормыйча, аны яндырырга, җиргә күмәргә, яки якындагы чокырга ташларга этәрәчәк, бу исә үз чиратында әйләнә-тирә мохитне пычратуга китерә һәм закон тарафыннан катгый тыела.

 

 

Руслан Загрутдинов ,Кайбыч районы прокуроры, юстиция советнигы

12 сентябрь көнне Мөрәле мәчетендә авыл халкын җыеп авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы гаиләсе, туганнары белән берлектә Корбан ашы үткәрде.Изге Корбан бәйрәме белән Мөрәле халкын котларга район башлыгының урынбасары Хәялиев Рәмис Рафисович килде.Мөрәледә күркәм гадәт һәр ел саен аерым гаиләләр авыл халкын мәчеткә җыеп Корбан ите белән сыйлыйлар.


18
август, 2017 ел
җомга

19 август көнне Мөрәле авыл җирлеге башлыгына 50яшь.

 Хөрмәтле Ринат Рифат улы сезне юбилеегыз  белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек,бәрәкәтле озын гомерләр,җан тынычлыгы,гаилә бәхете,эшегездә зур унышлар телибез!

Тормышның иң ямьле чагы.

Илле яшь - ул әз әле!

Алда әле - күпме шатлык, 

Күпме бәхет, наз әле.

Гомерләрнең бу мизгеле,

Туктап бер җырлап алу.

Үткәннәргә шөкер итеп,

Киләчәккә юл салу.


27
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26 июль көнне Мөрәле авылы мәдәният йорты каршында “Кичке уеннар “оештырылды.Авыл халкы бердәм җыелып күнел ачтылар,соныннан казанда пешерелгән уха ашадылар,коймак белән чәй эчтеләр.


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

 2 июль көнне Мөрәле авылында башка еллардан аермалы буларак Сабантуй авыл уртасыында клуб каршысында узды.Авыл халкы Сабантуй урынын бик ошатты һәр елны шунда үткәрүне сорады. Сабан туен Мөрәле мәчете   имам-хатыйбы Гыйбадуллин Галим абый  дога сүрәләрен укып ачып җибәрде. Аннан соң сүз Район башлыгы ярдәмчесе Петухова Фания Фарит кызына улына  бирелде. Ул авыл халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез белән котлады.Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы авылдашларыбызны Сабантуе бәйрәме белән тәбрикләде. Күркәм бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән спонсорларга ихлас рәхмәтен белдерде. Хезмәт һәм дуслык туеның төп бизәге – табыннарыбызны сый-нигъмәтле итүче игенче һәм терлекчеләребез. Аларның иң-иңнәренә  Мактау кәгазләре һәм  бүләк тапшырды. Сабантуй әләмен күтәрү хокукына сабантуе батыры Илназ Ахметзянов һәм алдынгы механизатор Фахриев Рияз ия булды.

Алга таба мәйданда традицион ярышлар, мавыктыргыч уеннар гөрләде, батырлар бил алышты. Олысы-кечесе, ир-аты, хатын-кызы барысы да аларда катнашып, бүләк алды. Бәйрәм башкаладан килгән артистлар һәм үзебезнең үзешчәннәр концерты белән үрелеп барды.! Батыр калу һәм төп бүләк - тәкәгә ия булу өчен дә яшүсмерләр көрәште. Шактый гына бил алышканнан соң, Мөрәле  Сабан туеның  батыры кабат  авылыбыз егете  Ахметзанов Илназ калды.

 


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы. 
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны. Бүген,25 нче май көнне,Мөрәле төп гомум белем бирү  мәктәбендә дә  9нчы сыйныфта укучы 5 укучы өчен  соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, Район мәгариф бүлеге  методисты Зиатдинова Л., Галия Кайбицкая исемендәге музей җитәкчесе Мингалиева Э.Р. Мөрәле  авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Зиннатуллин,  мәктәп директоры А.Р.Зиганшин һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды. 
Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен.  Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Кайбычлылар Мордовия Ләмбрәсенә Сабантуйга барды. Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы Ләмбрә Сабан туенда катнашты.


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

4 май көнне Мөрәле авылында яшәүче Низам һәм Нәкыя Фәттаховлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Рифат улы 60 ел бергә гомер итүче тыл ветераннын үзенең изге теләкләрен һәм кечкенә генә бүләген тапшырды.

 


6
май, 2017 ел
шимбә

 Хөрмәтле авылдашлар ! 9 май көнне  иртәнге сәгать тугызда Бөек Җинүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митингка чакырабыз. Барыгызны да көтеп калабыз!


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Нәүрүз бәйрәме-ул игелек, дуслык бәйрәме. 22 март көнне Мөрәле авылында “Хуш киләсен Нәүрүз” бәйрәме үткәрдек. Авыл халкын карга боткасы ,кайнар коймак ,чәй белән сыйладык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International