ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2018 ел
якшәмбе

Бүген, авылдашыбыз Хисамиев Фирдус Фоат улы узенең - 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр,эшегездә зурдан зур унышлар,  туганнарыңның, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын  Кайбыч районы башкарма комитет җитәкчесе Макаров А.Н. һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Р.Р.  тапшырдылар.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

    17 июнь көнне авылыбыз уртасында милли бәйрәмебез Сабантуй үткәрелде. Сабан туен Мөрәле мәчете   имам-хатыйбы Гыйбадуллин Галим абый  дога сүрәләрен укып ачып җибәрде. Аннан соң сүз  Кайбыч муниципаль районы Советының аппарат җитәкчесе   Айзатуллова  Рамилә Галәттдин кызына   бирелде. Ул авыл халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез белән район башлыгы Альберт Илгизәр улы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән  котлады., район башлыгы исеменнән юбилярларга  (Билалиев Альбер Рифкат улы, Губаева Рушания Гайсар кызы,Вафина Миләүшә Зариф кызы) мактау кәгазләре тапшырды.Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы авылдашларыбызны Сабантуе бәйрәме белән тәбрикләде. Күркәм бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән спонсорларга ихлас рәхмәтен белдерде. Хезмәт һәм дуслык туеның төп бизәге – табыннарыбызны сый-нигъмәтле итүче игенче һәм терлекчеләребез. Дубравы җәмгыятенен Мөрәле бригадасының җитәкчесе Назмиев Нәҗип Сәләх улы аларның иң-иңнәренә  Мактау кәгазләре һәм  бүләкләр тапшырды. Сабантуй әләмен күтәрү хокукына сабантуе батыры Илназ Ахметзянов һәм алдынгы механизатор  Вахтов  Владимир Сергеевич ия булды.Алга таба мәйданда традицион ярышлар, мавыктыргыч уеннар гөрләде, батырлар бил алышты. Олысы-кечесе, ир-аты, хатын-кызы барысы да аларда катнашып, бүләк алды. Бәйрәм башкаладан килгән Зөлфәт Фәхретдинов һәм үзебезнең үзешчәннәр концерты белән үрелеп барды. Батыр калу һәм төп бүләк - тәкәгә ия булу өчен авылыбыз егете Сибгатов Булат һәм Яшел үзән районының Татар Танае авылы егете Вафин Ранил Равил улы көрәште. Шактый гына бил алышканнан соң, Мөрәле  Сабан туеның  батыры Яшел үзән районының Татар Танае авылы егете Вафин Ранил  калды.

 


29
май, 2018 ел
сишәмбе

24 нче май көнне,Мөрәле төп гомум белем бирү  мәктәбендә дә  9нчы сыйныфта укучы 2 укучы өчен  соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Зиннатуллина Л.М.,  Мөрәле  авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Зиннатуллин,  мәктәп директоры А.Р.Зиганшин һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде.


27
апрель, 2018 ел
җомга

27 апрель көнне  Кайбыч районы башлыгы урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы,авыл җирлеге башлыгы  Зиннатуллин Ринат Рифат улы һәм Мөрәле мәктәбенең яшь армиячеләре сугыш толларына Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан бүләкләр тараттылар.


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

25 апрель көнне Мөрәле мәктәбендә 7-9 класс укучыларына Федерация Советына 25 ел тулу уңаеннан парламент дәресе үткәрелде.Дәрескә Мөрәле авыл җирлеге башлыгы,депутат Зиннатуллин Ринат Рифат улы да чакырылды.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

18 апрель көнне район мәдәният йортында Кайбыч районы оешуга 27 ел булу унаеннан зур бәйрәм уздырылды.Бу бәйрәмгә Мөрәле җирлегеннән гомер буе сыер савучы, мал караучы булып эшләүче абый-апаларыбыз чакырылган иде.Алар Зиннатуллина Минзилә, Фаттахова Нурусә, Сабирова Гөлсинә, Гибадулина Азалия, Хасанов Мидхәт ,Хисамиев Рашит абыйлар.

 


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!Сезне язның тәүге бәйрәме –  Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!


25
ноябрь, 2017 ел
шимбә

24 ноябрь көнне Мөрәле мәдәният йортында “Әниләр бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмгә авылыбызның сыер савып, бозау карап лаеклы ялга чыгучы апалары , әбиләре һәм шулай ук хәзерге вакытта эшләүчеләр чакырылды.Бәйрәмне Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы үзенең җылы, матур теләкләре белән ачып җибәрде.Әниләребез авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар, аннары бәйрәм мул табын артында дәвам итте.Әниләр дә мөнәҗәтләр әйтеп,җырлап утырдылар.Бәйрәм бик күнелле үтте.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

 31 октябрь көнне Мөрәле мәдәният йортында Әтнә районы үзешчән артистлары тарафыннан җырлы –биюле концерт куелды.Концертка районыбызның мәдәният йорты җитәкчеләре, библиотекарьлары, Мөрәле авыл халкы бердәм җыелып кунакларыбызны алкышладык.Әтнә районы үзешчәннәренә районыбызның мәдәният булеге җитәкчесе Рамилә Рузалит кызы үзенең изге теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә Кайбыч-Әтнә районнары дуслыгы ныгуын теләде.


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

18 октябрь көнне Мөрәле авылында яшәүче Хисамиев Рәшит Гильметдин улы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Кайбыч башкарма комитеты җитәкчесенең  урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы,авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы  изге теләкләрен җиткерделәр, район башлыгының рәхмәт хатын һәм авыл җирлегенең бүләген тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International