ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

1 нче сентябрь көнне Мөрәле мәктәбендә Белем көненә карата тантаналы линейка узды. Яңа уку елы белән котларга район башлыгының коорупциягә каршы ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы килгән иде. Укучыларны,укытучыларны,килгән кунакларны  район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы исеменнән һәм үз исеменнән котлады,беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды.Шулай ук авылыбыз мулласы Гибадуллин Г.А., авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Р.Р., ветеран- укытучы Гатиятова Флюра Закир кызы,крестьян фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Сибгатов Фәргат Халил улы үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, әни-әтиләр, студентлар, укучылар, быел беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүчеләр!Сезне яңа уку елы башлану – Белем көне белән чын күңелдән котлыйм.1 сентябрь халыкның гомуми бәйрәме булды һәм шулай булыр да. Әлеге көн һәркем өчен бердәй кадерле, якын. Балачак, үсмерчакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. 1 сентябрь – ул укытучы, педагог, тәрбиячеләр белән дулкынландыргыч очрашулар булган өчен кенә түгел, буяу исе килеп торган парта, идән, диварлары белән сезне көтеп торган көн буларак та кадерле.Әлеге бәйрәм көнендә барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телим.Укытучылар, мәгариф системасы хезмәткәрләренә сайлаган һөнәрләренә тугры калып, җиңел булмаган хезмәттә тырыш-түзем булганнары өчен рәхмәт белдерәм.Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле авылдашлар сезне  30 август  Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм! Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телим.


25
август, 2018 ел
шимбә

Мөрәле авылында яшәүче озак еллар шофер булып эшләүче Хәсәнов Ринат Сабир улы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Ринат абый сезгә озын гомер,нык сәламәтлек, бәхетле картлык, балаларыгызның, оныкларыгызның ихтирамын, җылысын тоеп озын-озак гомер кичерергә язсын.

 

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.  


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

22 август конне Олы Кайбычта "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән хәйрия акциясенең нәтиҗәсен ясадылар. Безнең мәктәптән дә  беренче сыйныфка баручы 3  укучыга , тантаналы рәвештә  мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары бирелде. Шулай ук, иганәчеләр, оешма коллективлары, безнең район предприятия акчаларына алынган  күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга да  спорт формалары, мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары бирелде. Безнең мәктәптән дә аз керемле гаиләдән 2 укучыга спорт костюмы бирелде.

       Хәйрия акциясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР "Наз ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды директоры Нурания Сайфетдинова катнашты.

       Район башлыгы барлык укучыларны котлады, аларга сәламәтлек  һәм укуларында уңышлар теләде.

 


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Мөрәле авылында яшәүче сугыш чоры баласы Гөбәева Сәкинә Кәлим кызына 85 яшь тулды.Сәкинә апага сәламәтлекнең ныгын,гомернең бәрәкәтлесен,балаларыгызның,оныкларыгызның ихтирамын,җылысын тоеп озын-озак гомер кичерергә язсын.

 

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Туган көннәр ел да кабатлана

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

 

Әлеге көн Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куела.1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле авылдашлар! Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме-Корбан гаете белән тәбрик итәм. Корбан гаете мөбарәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

 


17
август, 2018 ел
җомга

Федераль закон үз көченә керде, ул  төзүдә, бакча һәм шәхси йортлар реконструкцияләүгә хәбәр итү тәртибен кертте. Закон буенча шәхси торак төзелеше участокларында шәхси йорт төзелешенә рөхсәт бирү бетерелә.  Милекче төзелешкә рөхсәт итә торган органга хәбәрнамә җибәрергә тиеш. Хакимияткә  бакча йортын төзегәндә дә хәбәр итәргә кирәк. Йортны төзеп бетергәч башкарма комитетына, яки авыл советына хәбәрнамәне җибәрергә кирәк.


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә авылдашыбыз Мингазов Ильдар Хәлил улы узенең 60 яшьлек юбилееын билгеләп узды. Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез белән, җан тиб­рәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләрегездә нур уйнап торганда, сезнең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
Сезгә  бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Юбилярга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын  Кайбыч районы башкарма комитет җитәкчесе Макаров А.Н. һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Р.Р.  тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International