ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Корбан бәйрәме бөтен мөселман дөньясын берләштерә. 25 сентябрь көнне Мөрәле авылы мәчетендә Корбан ашы уздырылды. Алдагы еллардан аермалы буларак быел корбан ашы өлкәннәр көнне белән бергә уздырылды. Бәйрәм ашы Дубрава җәмгыяте һәм авыл советының башкарма комитеты финанс ярдәме белән уздырылды. Килгән кешеләрне районыбыз башлыгы Рәхматуллин А.И. исеменнән аның урынбасары Хәялиев Рамис Рафис улы тәбрикләде. Барлык авыл халкын шушы бәйрәмнәр белән тәбриклибез.Барысынада исәнлек саулык бәхет шатлыклар телибез.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Мөрәледә гражданнарның узара салым акчасына Үзәк урамда таш юл салынды.Юлны Кайбыч агрохимсервис оешмасы төзеде.

Буген Мөрәле авылында яшәүче юбилярларга Мөхетдинова Флера Хамидулла кызына һәм Әдиятова Назирә Закир кызына Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын  Кайбыч районы башкарма комитетының урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Р.Р.  тапшырдылар.Юбилярларга иң изге теләкләрен һәм кечкенә генә бүләкләрен тапшырдылар.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Мөрәле авылында яшәүче сугыш чоры баласы Әдиятова Назирә Закир кызын юбилее белән чын куңелдән котлыйбыз!Сина исәнлек-саулык,бәрәкәтле гомерләр,Шәфик абый белән балаларыгызның,оныкларыгызның игелеген куреп,тигезлектә озын озак гомер кичерергә язсын.

80 яшь ул әле картлык түгел,

Ак бәхетләр кунса да чәчләргә.

Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,

Иман белән кирәк яшәргә.

Оныт әле сагышларны,

Елмай әле күбрәк.

Бирелмә төшенкелеккә,

Бездән сиңа шул теләк.

Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, социаль пакеттан файдалану хокукы булган, ләкин моңарчы аннан баш тарткан, федераль ташламаларга ия гражданнарга фикерләрен үзгәртү өчен вакыт аз калып бара. Безнең районда федераль ташламаларга ия булган 1723 кешенең 675е дару препаратлары ала.

          Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегенә килеп яисә шәхси кабинет аша Россия Пенсия фонды идарәсе сайтында электрон рәвештә тапшыра ала. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Социаль пакетка нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар – табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара­ транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту.Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Мөрәле авылында яшәүче сугыш чоры баласы Мөхетдинова Флера Хамидулла кызын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Тән сихәтлеге ,җан тынычлыгы,сзәламәтлек,озын гомер ,балаларыгызның игелеген курергә язсын.

Куанычлар гына алып килсен
80 яшең — олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Мөрәле авылында яшәүче ак әби - Даинә Вафианага 90 яшь тулу уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы, сугыштан соңгы чордагы намуслы хезмәте өчен Мәскәү Кремленнән рәхмәт сүзләре белән сугарылган рәхмәт хаты килде. Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге җылы эчтәлекле хатны юбилярга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Мөрәле авылында яшәүче ак әби - Даинә Вафианага 90 яшь тулу уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы, сугыштан соңгы чордагы намуслы хезмәте өчен Мәскәү Кремленнән рәхмәт сүзләре белән сугарылган рәхмәт хаты килде. Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге җылы эчтәлекле хатны юбилярга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Әлеге хатны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасы белән истәлекле бүләген үзенә күрсәтелгән хөрмәт билгесе итеп кабул итеп алды Даимә апа. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зинәтуллин да юбилярга изге теләкләрен


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Мөрәле авылында яшәүче тыл ветераны Вафина Даинә Рәхимулла кызы 90 яшьлеклек юбилеен билгеләп үтә. Даинә апаны юбилее белән котлыйбыз., нык сәламәтлек,балаларның,оныкларның,оныкчыкларның ихтирамын,игьтибарын тоеп яшәргә язсын.

Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга
Чын мәгънәсендә кеше булганга

Хөрмәтле авылдашлар ! Районыбыздагы татар авылларында имамнар гошер сәдакасы җыя. Ел саен мәчетләргә җыелган бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне районыбыздагы Картлар һәм инвалидлар йортына, Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә тапшырабыз. Әлеге изге эштә катнашкан барлык мөселман кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә балаларына һәм үзләренә тәүфыйк һәм хидәят,  тәннәренә саулык- сәламәтлек, малларына бәрәкәт насыйп әйләсә иде. Гошер сәдакасы җыю сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Мөрәле авылында да гошер сәдакасы җыела.Гошер сәдакасына дигән  бәрәңге,кишер,кабак һәм башка яшелчәләр Гыйләҗева Наҗия хуҗалыгына китерә аласыз.

 


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

4 сентябрь көнне Мөрәле авылында гомер кичерүче Зайнуллин Филдар абый һәм Мөнирә апа алтын туйларын билгеләп үттеләр.Сезне матур, күркәм бәйрәмегез белән чын куңелдән котлыйбыз. Сезгө озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, яр­дәмчел, изге күңелле, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International