2018 елның 15 ноябрендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Кайбыч муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итәчәк.
Барлык сораулар буенча 8(84370)2-11-21 телефоны буенча башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертиновага мөрәҗәгать итә аласыз.
Каникул көннәрен мәктәбебезнең тимераякта шуучы кыз һәм малайлары бушка уздырмадылар,көчләрен Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә сынадылар.Физкультура укытучысы Зиганшин Фрат Гаделша улының максатчан эш алып баруы күренеп тора. Укучылар үзләренә разрядлар эшләгәннәр һәм Татарстан Республикасы буенча 2,3 урыннарны яулаганнар.Алга таба да аларга зур уңышлар телибез.
4 ноябрь көнне Мөрәле авылында яшәүче пенсионер -укытучы Мингазова Сания Габдул кызы 75 яшьлек юбилеен, 5 ноябрь көнне Мөрәле авылында яшәүче пенсионер-шәфкать туташы Нәҗиева Гөлфия Хәлил кызы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттелләр.Аларга сәламәтлек, озын гомер, балаларының рәхәтен куреп озын-озак гомер кичерергә язсын.
Хөрмәтле авылдашлар!
Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Бүген Мөрәле авылында яшәүче Музафарова Әлфия Сафа кызына 80 яшь. Юбилярны котларга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын Кайбыч районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Р.Р. тапшырдылар.Юбилярларга иң изге теләкләрен һәм кечкенә генә бүләкләрен тапшырдылар.
Нахакка рәнҗетелгән җаннар, әрнү-газапларга дучар ителгән, хәтта үлем хөкеменә тартылган кавемнәр. Безнең авыл җирлегендә дә Гыйбадуллина Асия Хафиз кызының әтисе репрессия корбаны булган. Бүген авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы исеменнән Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Гыйбадуллина Асия Хафиз кызына күчтәнәч тулы пакет тапшырды.
25 октябрь көнне район мәдәният йортында «Көзге бал» узды. Кемнәр генә юк иде бу балда. Турминскийдан Көзбикә, Бәрлебашыннан Көз ханым, Борындыктан Сихри көз кызы, Федоровскоедан Мунчала хуҗабикәсе, Олы Подберезьедан Көз патшабикәсе күз явын алырлык гүзәл иде. Корноухово һәм Мөрәленең мәдәният хезмәткәрләре әбиләр чуагын, Иске Тәрбиттән килүчеләр көзге фантазияне, арысланлылар муллыкны күрсәтте. Хуҗа Хәсән миләш тәлгәше, Багай көзге яфрак, Олы Урсак көзге каен, миләш муенса образы тудырган. Чүтинең мәдәният хезмәткәрләре яфраклар хәзинәсен, надеждинолылар көзге могъҗиза, салтыйганлылар әлеге ел фасылына хас дулкынны сурәтләде. Боларның барысын да бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдә «Көз модасы»нда тәкъдим иттеләр. Костюмнарны төрле төстәге яфраклардан, миләш-баланнардан, имән чикләвекләреннән теккәннәр. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев мода күрсәтүчеләрнең барысын да Кайбыч гүзәлләре дип атады.Фойедагы китапханәчеләр һәм клуб мөдирләре оештырган бай күргәзмә дә моны раслый .
19 октябрь көнне авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы"Парламент, җәмгыять һәм мин"дигән темага парламент дәресендә катнашты. Бу дәрестә укучылар Дәүләт советы,аның структурасы һәм башка файдалы мәгълүматлар белән таныштылар,соңыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
13 октябрь көнне Казан шэһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләп үтте.Бу ярминкәдә безнең авыл җирлеге дә катнашты.
6 октябрь көнне Мөрәле авыл җирлеге коллективы өлкәннәр көне уңаеннан Дубравы җәмгыяте тарафыннан кайтарылган һәр кешегә 5 кг песок һәм 6 кг он исәбеннән 755кг песок,906 кг он таратты.