25 январь көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында “Ак җилкән” халык театры тарафыннан Хәбир Ибраһимның “Ялгыз каен күзе” спектакле тәкъдим ителәчәк.
Бишенче январь көнне Мөрәле авылы мәчетендә авыл имамы Галим Әхмәдулла улы Гыйбадуллинга 80 яшь тулу уңаеннан зур бәйрәм узды.Аны шушы бәйрәм белән Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рахматуллин исеменнән аның урынбасары Рәмис Хәялиев ,Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннатуллин һәм районыбыз мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин котладылар.Юбилярга ныклы сәламәтлек,озын гомер теләп, район башлыгы Альберт Рахматуллинның рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.
15 декабрь көнне Мөрәле авылы егете Губаев Булат Илсур улын Россия армиясе сафларына озаттык.Булатка сәламәтлек, хезмәт иткәндә түземлелек, хәрби бурычны намуслы үтәп ,исән-сау әйләнеп кайтырга, әти- әнисенә сабырлык теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хәерле юллар Булат.
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елда кабул ителгән Төп Законыбыз - Конституция, илдә тынычлык, тотрыклылык, милләтләр дуслыгын гарантияли. Россия безнең өчен бөек һәм куәтле Ватан, ә районыбыз аның аерылгысыз өлеше! Районыбыз, республика һәм бөтен илнең бүгенгесе һәм киләчәге һәрберебезгә, безнең хезмәткә, инициативага һәм гражданлык җаваплылыгына бәйле .
10 декабрь көнне «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спорт чарасы узды. Әлеге чара район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән «Өмет» комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылды. Ярышта авыл җирлекләреннән 14 команда катнашты. Алар спортның 5 төрендә көч сынашты: йөзү, армрестлинг, шахмат, шашка һәм дартс.Безнең авыл җирлегеннән Нәҗиев Марсел Габдрахман улы катнаштып өч спорт төре (шахмат, шашка, дартс) буенча 3 урыннарны яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул барлык катнашучыларны сәламләде һәм ярышларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерде
Бүген Мөрәле авылында гомер итүче, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, Фәрзәнә Мингали кызы Тимершина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Аны юбилее Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы һәм авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы тәбрикләде. Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавы һәм район башлыгы бүләге тапшырылды.Фәрзәнә апага ныклы сәламәтлек, озын гомер, балаларының игелеген күреп тыныч тормышта яшәвен теләделәр.
Һәр ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Кадерле әниләр! Бәйрәмегез сезгә бәхет,Сәламәтлек китерсен, Көнегез гел шат булсын,Елның һәрбер көне Сезгә Әниләр көне булсын! Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?Көннең яктылыгы-кояшта,Күкнең матурлыгы-йолдызларда,Җирнең гүзәллеге-хатын-кызларда.
Сезне бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбриклибез.Кадерлик без әниләрне,олылыйк!Аларның канатлары каерылмасын,тормыш авырлыкларыннан иңнәре сыгылып төшмәсен!Хатын-кыз һәрвакытта да хатын-кыз булып калсын!
18 ноябрь көнне Мөрәле авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсен кертү буенча җирле референдум узды.Халыкның 90% референдумда катнашып үзләренең тавышларын бирделәр.Авыл җирлеге буенча 99,9% уңай тавыш бирелде.
17 ноябрь көнне авылдашыбыз Биктагиров Фәрит Мингази улы үзенең 60 яшьлек юбилиен билгеләп үтте. Фәрит абыйга Кайбыч район башлыгы Рахматуллин А. И. Татарстан республикасы дәүләт Советының һәм Кайбыч районы башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Бүген, авылдашыбыз Нәҗиева Гөлфия Хәлил кызын 70 яшьлек юбилее белән Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Бикбова Ф.Ш. һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Р.Р. тапшырдылар. Юбилярга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүен теләделәр.