Кайбыч районында яшәүчеләргә икенче кабат бушлай азык-төлек җыелмалары кайтартылды. Аларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте волонтерлары алып килде. Азык-төлекне алучылар исемлегендә ялгыз пенсионерлар, 4 балалы гаиләләр, җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 8 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгәннәр бар. Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Мөрәле авыл җирлеге территориясендә яшәүче барлыгы 7 кеше шундый азык-төлек җыелмаларын алды. Шулай ук тагын 9 кеше районнан азык-төлек җыелмалары алды.
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре җәелдерелгән, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә, ә индексацияләнгән күләмендә пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә.
1 июльдән индексацияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен 15 июньгә кадәр Пенсия фонды Бүлекчәләре опекун пенсионерларның исемлеген актуальләштерә, 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмаларына кирәкле документларны формалаштыра.
“Якынча исәпләүләр буенча Республикада тәрбиягә бала алган 300 гә якын пенсионер арттырылган пенсия алачак,”- дип дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Вакытлыча туктатып тору турында
Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарының сәламәтлекне саклау өлкәсендәге җитәкчеләре һәм амбулатор шартларда һәм көндезге стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары җитәкчеләре опекага алынган (попечительлеккә), тәрбиягә яки патронат гаиләгә, шулай ук стационар ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга, шул исәптән ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрүне туктатып торырга тиеш.
Мондый нигезләмәләр Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Яңа коронавирус инфекциясен COVID-19 профилактикалау һәм тарату куркынычын киметү максатларында медицина оешмалары эшен вакытлыча оештыру турында» 2020 елның 19 мартындагы 198номерлы боерыгында һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 19 мартындагы 15-2/705-07 хатында беркетелгән.
Әлеге таләпләр 2020елның 30 мартыннан 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә.
Россия Федерациясе Президенты 2020 елның 17 апрелендә «2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хисап чорында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү турында» 727 номерлы Указ чыгарды. (алга таба - Указ).
Указ нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү срогы 2020 елның 1 августына күчерелде.
Әлеге Указ йогынтысына Президент үзе, аның администрациясе хезмәткәрләре, Хөкүмәт әгъзалары, парламентарийлар, судьялар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, югары дәрәҗәле хәрби хезмәткәрләр, Үзәк банк, пенсия фонды җитәкчелеге, шулай ук регион башлыклары керә.
Моннан тыш, субъектларның һәм җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренә аларның буйсынган хезмәткәрләре керемнәре турында белешмәләр бирү вакытын күчерү турында карарлар кабул иткәндә әлеге Указга таянырга тәкъдим ителде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 2 апрелендәге 424 номерлы карары нигезендә «Күпфатирлы йортларда урыннар милекчеләренә һәм торак йортлар милекчеләренә һәм кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү үзенчәлекләре турында» 2021 елның 1 гыйнварына кадәр туктатылды:
- коммуналь хезмәт күрсәтүченең вакытында түләмәгән өчен өстәмә түләү (штрафлар, пенялар) таләп итү хокукы;
- каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүченең вакытында түләмәгән өчен өстәмә түләү (штрафлар, пенялар) таләп итү хокукы;
- коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында нигезләмәләр булган шартнамәләр, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү турында нигезләмәләре булган шартнамәләр нигезләмәләрен вакытында түләмәгән өчен өстәмә түләү (штрафлар, пенялар) таләбе өлешендә куллану;
- коммуналь ресурслар белән тәэмин итүчеләрнең күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар тарафыннан үз вакытында һәм (яисә) тулысынча үтәлмәгән өчен вакытында түләмәгән өчен өстәмә (штраф, пеня) түләтү хокукын билгели торган газ белән тәэмин итү, электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су чыгару турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә төзелгән шартнамәләрнең нигезләмәләрен коммуналь ресурсларны түләү буенча йөкләмә алуы;
- күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы затларның торак урын өчен түләүне үз вакытында һәм (яисә) тулысынча кертмәгән өчен түләү (штраф, пеня) түләттерүгә хокукын билгели торган күпфатирлы йортлар белән идарә итү шартнамәләре нигезләмәләрен куллану;
- торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр һәм капиталь ремонтка кертемнәр вакытында һәм (яисә) тулы күләмдә кертелмәгән очракта өстәмә (штраф, пеня) түләттерү.
Документ 2020 елның 6 апреленнән гамәлдә.
Гражданнарны туры килә торган эш эзләү һәм эшсезләр сыйфатында теркәү, шулай ук билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга социаль түләүләрне гамәлгә ашыру максатыннан теркәүнең вакытлы кагыйдәләре нигезендә, 2020 елның 31 декабренә кадәр эшсезләр сыйфатында гражданнарны дистанцион теркәү кертелә.
Мондый нормалар Россия Федерациясендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 8 апрелендәге 460 номерлы карары белән яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында билгеләнә.
Туры килә торган эш эзләү максатыннан теркәлергә тиешле, алар Электрон рәвештә халыкның мәшгульлек үзәгенә Россия Федерациясендә урнашуына бәйсез рәвештә туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза тапшырган, шулай ук РФ территориясендә булган гражданнар мондый теркәлү үтә ала.
Электрон рәвештә гариза граждан тарафыннан Россия Хезмәт министрлыгы раслаган форма буенча «Россиядә эш» Гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасының шәхси кабинетында яки «Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасының шәхси кабинетында тутырыла.
Эш һәм хезмәт хакы булмаган хезмәткә сәләтле, туры килә торган эш эзләү максатларында теркәлгән гражданны эшсез дип тану турындагы карар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге электрон формада гариза бирелгән көннән алып 11 көннән дә соңга калмыйча тарафыннан кабул ителә.
Эшсезлек буенча пособие билгеләү турындагы карар гражданны эшсез дип тану турындагы карар белән бер үк вакытта кабул ителә.
Югары бәяләр буенча дару препаратларын сату өчен җаваплылык көчәйтелде
2020елның 1 апрелендәге 99-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ КоАПына үзгәрешләр кертелде, алар коронавирус таралуына бәйле, аерым алганда, югары бәяләр буенча дару препаратларын сату өчен җаваплылык көчәйтелде.
Үзгәрешләр РФ КоАП дарулар әйләнеше турындагы кануннарны бозу турындагы 14.4.2 маддәсенә кагылды, ә атап әйткәндә, анда яңа өлеш барлыкка килде. Мәсәлән, РФ КоАПның 14.4.2 маддәсенең 4 өлеше, әгәр шул ук вакытта фармҗитештерүчеләр тарафыннан факттагы отпуск бәяләренә күпләп һәм ваклап сату өстәмәләренең чик күләмен билгеләү өлешендә таләпләр бозылса, препаратларны саткан өчен штраф каралган.
Мәсәлән, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының әлеге маддәсе буенча җаваплылык дару чараларын ваклап сатуда Россия Федерациясе субъекты хакимияте башкарма органы билгеләгән өстәмә түләү күләменнән артыграк бәяләр буенча саткан очракта үз көченә керә.
Размеры штрафов от 250 тыс. до 500 тыс. рублей для должностных лиц и двукратный размер излишне полученной выручки от реализации лекарств по неправомерно завышенным ценам для юридических лиц и организаций. Сумма рассчитается за весь период, в течение которого совершалось правонарушение, но не более одного года. Вазыйфаи затлар өчен штраф күләме 250 мең сумнан 500 мең сумга кадәр һәм даруларны хаксыз арттырылган бәяләр буенча саткан юридик затлар һәм оешмалар өчен алынган керемнең ике күләме.
Сумма хокук бозу булган бөтен чор, ләкин бер елдан да артык булмаган чор өчен исәпләнелә.
РФ КоАП 14.4.2 маддәсенең 4 нче өлешендә каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә һәм аларны карарга Росздравнадзорның территориаль органнары вәкаләтле.
Үзгәрешләр 2020 елның 1 апеленнән үз көченә керде.
.
Россия гражданнарына бизнес өчен кризиска каршы тору чараларының үзенчәлекләре 2020 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты мөрәҗәгатендә хәбәр ителде.
Дәүләт тарафыннан кече һәм урта бизнес өчен коронавирус таралу шартларында нинди әһәмиятле чаралар күрелгән?
Төп кабул ителгән чаралар - салымнар буенча ярты еллык кичектерү, иминият кертемнәре күләмен киметү һәм аларны түләү буенча кичектерү, кредитлар буенча кичектерү, банкротлыкка мораторияләр, күзәтчелек нагрузкасын киметү һәм аренда каникуллары.
Салым түләүне кичектерү кемнәргә кагыла?
Кичектерү коронавирус таралу нәтиҗәләреннән зыян күрүче тармаклардагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кагыла.
Бу нинди тармаклар?
Аларның ОКВЭД кодлары белән исемлеген хөкүмәт алдан ук раслады. Бу автоташулар, мәдәният, ял һәм күңел ачуларны оештыру, җәмәгать туклануы, туризм, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче оешмалар.
Бу нинди сроклар һәм кичектерү нинди салымнарга кагыла?
1 мартка торышы буенча реестрга кертелгән һәм икътисадның зыян күргән тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен 2019 елгы табышка салым буенча алты айга бер мәртәбә түләү сроклары; 2019 елгы салым салуның гадиләштерелгән системасы каршындагы бердәм салымга; бердәм авыл хуҗалыгы салымына; һәм алар буенча башка салымнар һәм аванс түләүләренә, НДСтан тыш, 2020 елның март һәм 1 кварталында оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан салым агентлары һәм аның буенча аванс түләүләре сыйфатында күчерелә торган һөнәри керемгә һәм салымнарга салым сроклары озайтылды.
Моннан тыш, шәхси эшмәкәрләргә 2019 ел өчен НДФЛ салымы өч айга озайтылды һәм транспорт салымы, оешмалар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча аванслар түләү сроклары күчерелде.
Салым түләүчеләргә алар зыян күргән тармакларга туры киләме һәм аталган кичектерүләр аларга кагыламы икәнен ничек белергә?
Зыян күргән тармакларны билгеләү ЕГРЮЛда һәм ЕГРИПта күрсәтелгән эшчәнлек төрләре буенча башкарыла. Бу мәгълүматларны салым түләүчеләр үзләре дә, салым органнары да белә.
Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле рәвештә РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан «2020/21 уку елында югары белем бирү программалары - бакалавриат программалары, специалитет программалары, магистратура программалары, аспирантурада фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча белем алуга кабул итү үзенчәлекләре турында» 2020 елның 3 апрелендәге 547 номерлы боерыгы расланды, аның төп асылы белем бирү оешмаларына кабул иткәндә документлар бирү тәртибен үзгәртүдән гыйбарәт.
Гражданнарны федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре, Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары, көндезге һәм көндезге-читтән торып уку рәвешләре буенча укырга кабул иткәндә, югары уку йортларына керү өчен кирәкле документларны кабул итү тәмамлануның гомуми срогы БДИ нәтиҗәләрен игълан итү датасыннан 23 календарь көн тәшкил итәчәк. Керү сынауларын тәмамлау срогы мәгариф оешмалары тарафыннан мөстәкыйль билгеләнәчәк.
Укырга керү өчен теләүчеләр кирәкле документларны теркәп кабул итү турында түбәндәге рвешләрдә гариза бирә алалар:
1) оешманың электрон мәгълүмат системасы ярдәмендә электрон рәвештә;
2) «Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә «Югары уку йортына онлайн укырга керү» суперсервисын кулланып.
Керү өчен кирәкле документлар белем бирү оешмасына, реквизитларны танытуны тәэмин итеп, сканерлау яисә фотога төшерү юлы белән электрон формада бирелә (җибәрелә).
Кабул итүгә ризалык бирү турындагы гариза шулай ук электрон рәвештә дә тапшырыла.
Тулы булмаган документлар комплекты тапшыру, дөрес булмаган белешмәләр булган документлар тапшыру, керүче тарафыннан керүдән баш тарту турында гариза бирү очракларында документларны кире кайтару, оешма тарафыннан мөстәкыйль кабул итү сынаулары, шул исәптән өстәмә кабул итү сынаулары уздыру, шулай ук апелляцияләр карауга бәйле рәвештә кабул итү - болар барысы да хәзер дистанцион технологияләр кулланып башкарыла.
Югарыда күрсәтелгән үзенчәлекләр оборона һәм дәүләт иминлеге мәнфәгатьләрендә кадрлар әзерләү, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү өлкәсендә югары белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы федераль дәүләт оешмаларына кабул итү тәртибенә һәм шартларына, шулай ук «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 81 статьясындагы 1 өлешендә күрсәтелгән һәм федераль дәүләт органнары карамагындагы федераль дәүләт оешмалары эшчәнлегенә кагылмый.
Прокуратура аңлатма бирә
Карантин чорына 65 яшьтән өлкәнрәк затларга хастаханә кәгазьләре (больничный)
РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 1 апрелендәге 402 номерлы карары белән 65 яшь һәм өлкәнрәк булган иминиятләштерелгән затларга карантин очрагында хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләрен рәсмиләштерүнең, хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр билгеләүнең һәм түләүнең вакытлы 2020 елның 6 апреленнән үз көченә керә торган кагыйдәләре расланды.
Кагыйдәләр, дистанцион эш режимына күчерелгән яисә еллык түләүле отпускта булган затлардан тыш, бакча җир кишәрлекләрендә урнашкан торак һәм бакча йортларында яшәү йә булу урыны буенча үзизоляция режимын үтәүче иминиятләштерелгән затларга кагыла.
Эш бирүчеләргә Социаль иминият фондының территориаль бүлекчәләренә үз-үзен изоляцияләүдәге хезмәткәрләр (ФИА, туу датасы, факттагы тору урыны адресы, мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси счет номеры) турында белешмәләр бирү бурычы каралган, алар, шулай ук иминиятләштерүченең эшкә урнашу факты тикшерелгәннән соң, мәгълүматлар хастаханә кәгазьләрен электрон рәвештә рәсмиләштерү өчен медицина оешмасына тапшырылачак.