ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Прокуратура аңлатма бирә

Эш көне булмаган көннәр өчен түләү

Коронавирус  таралуга бәйле рәвештә, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максатыннан, Россия Федерациясе Президенты Указлары   2020 елның 30 мартыннан 30 апреленә кадәр эш көннәре хезмәткәрләрнең эш хакын саклап эш көне булмаган  көннәр дип игълан ителде.

Указлар исемлеге  Россия Хезмәт министрлыгының 2020 елның 26 мартындагы   14-4/10/П-2696 номерлы  хаты белән конкретлаштырылган   халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итүче, кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы, финанс хезмәтләре күрсәтүче һәм башка оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.

Эш бирүче һәм хезмәткәр гаебе белән булмаган эшсез тору вакыты өчен түләү тәртибе РФ Хезмәт кодексының 157 нче маддәсендә билгеләнгән.

Тариф ставкасының яисә окладның вакытка пропорциональ булган 2/3 өлеше  түләнергә тиеш.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидларны социаль яклау турындагы законнарда үзгәрешләр турында

“Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү һәм “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” Федераль законның 7 статьясындагы 6 өлешенең 16 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында” 2019 елның 18 июлендәге 184-ФЗ номерлы Федераль закон белән инвалидларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу өчен административ киртәләрне киметүгә, социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларының файдалана алуын арттыруга юнәлдерелгән чаралар карала.

Шулай итеп, законнарга кабул ителгән төзәтмәләр белән инвалидлар тарафыннан социаль ярдәм чараларын алу һәм әлеге категория гражданнарга ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы ярдәмендә хезмәт күрсәтү процедурасы гадиләштерелде. Ягъни хәзер социаль ярдәм, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр, инвалидларга башка хокукларны гамәлгә ашыру чараларын алу өчен дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм башка оешмаларга инвалидлык булу һәм аларга тиешле ташламалар   турында документларны алар   инвалидларның федераль реестрында булган очракларда бирү таләп ителми.

Моннан тыш, инвалидлар белән идарә ителә торган, инвалид һәм (яисә) инвалид бала ташучы  "Инвалид"   билгесе урнаштырыла торган транспорт чаралары турында мәгълүматлар инвалидның (аның законлы яки вәкаләтле вәкиленең) билгеләнгән тәртиптә Россия  Федерациясе Пенсия фондына, шул исәптән дәүләт хезмәте порталын яки КФҮ аша, бирелгән гаризасы нигезендә инвалидларның федераль реестрына кертелергә тиеш.

Әлеге мәгълүмат нигезендә, I, II төркем инвалидлар белән идарә ителә торган һәм инвалид һәм (яисә) инвалид бала ташучы транспорт чараларын  гомуми файдаланудагы барлык парковкаларда, шул исәптән социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектлары (торак, иҗтимагый һәм җитештерү биналары, төзелешләр һәм корылмалар, физкультура-спорт оешмалары, мәдәният оешмалары һәм башка оешмалар урнашкан урыннарны да кертеп, бушлай гамәлгә ашырыла.

Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр, башка срок каралган аерым нигезләмәләрдән тыш, 2020 елның 1 июленнән үз көченә керә.

 

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 нче өлешендә каралган (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомеренә куркыныч зыян китерү) җинаять кылуда гаепләнүче 53 яшьлек ханымга карата гаепләү карарын раслады.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының Плетени поселогында исерек хәлдә, авылдашы белән кинәт килеп чыккан конфликт вакытында өстәлдән кухня пычагы алып, зыян күрүченең корсагына бер тапкыр кадый.

Нәтиҗәдә, зыян күрүчегә корсак стенасының уң як яраланган ярасы рәвешендә тән җәрәхәте китерелгән, ул сәламәтлеккә авыр зыян буларак бәяләнә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Гаепләү карарын имзалаганнан соң, җинаять эше, асылда, карап тикшерү өчен, Кайбыч район судына җибәрелде.

Кайбыч районы прокуроры

Сөләйманов Алмаз Ренат улы

С. т. 89047165096


24
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча түләүне сорап язган гаризаларын күпфункцияле үзәк аша тапшыра алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Моның өчен гаиләнең ана капиталы алуга хокукы булуы шарт булып тора.

         Исегезгә төшерәбез, кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, ана капиталы алуга хокуклары бар, яисә булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү федераль бюджеттан түләнә, ана капиталы күләмен киметми һәм гаиләгә социаль ярдәмнең башка төрләрен билгеләгәндә керем буларак исәпкә алынмый.

         “Акча алу өчен гаризаны es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет яисә gosuslugi.ru порталында агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

          Исегезгә төшерәбез! Изоляция шартларында дәүләт учрежденияләрендә гражданнарны кабул итү чикләнгән һәм алдан язылып кую буенча гына алып барыла.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Кайбыч районы Клиентлар хезмәте хәбәр итә.

     “Пенсия фондына барганчы, 8(84370)2-10-74 телефон номеры буенча Пенсия фонды Кайбыч районы Клиентлар хезмәтенә шалтыратыгыз, анда сезнең соравыгызны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Пенсия фондының территориаль органнарына барырга кирәк булган очракта, Россия Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинет аша, яисә 8(84370)2-10-74 телефоннына шалтыратып, алдан язылу сервисыннан файдаланырга һәм кабул ителүчегә язылырга кирәк”- диде Кайбыч районы Клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова.

      Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрнең күбесен өйдән чыкмыйча гына,  гражданнарның    www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша да файдаланырга мөмкин. Гаризаларны шулай ук сайт аша юллый аласыз.

     Кеше күмү өчен пособие алуга гариза гражданнарның  мөрәҗәгать итүе буенча гына карала.

     Үзизоляция режимын саклагыз! Өйләрегездә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, сәламәт булыгыз!

  


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Cудта Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан 1978 елгы Кайбыч районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды. Ул РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаятьне кылуда гаепле дип танылды  (ата-ананың нигезле сәбәпләре булмаган килеш  балигъ булмаган балаларны матди карап тору өчен түләмичә суд карарын бозуы,   бу гамәлнең берничә тапкыр кабатлануы).

Суд утырышында хөкем ителүченең 2019 елның маенда балигъ булмаган баланы матди карап торуга алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылуы билгеләнде. Әмма административ җаваплылыкка тартылган булса да, хөкем ителүче алимент буенча бурычларны каплау буенча бернинди чаралар күрмәгән, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, эшсез сыйфатында исәпкә басмаган, эш эзләп мөрәҗәгать итмәгән, шуңа бәйле рәвештә узган елның октябрендә аңа карата җинаять эше кузгатылган. Хатынның алимент буенча балигъ булмаган улы файдасына бурычы 45 мең сумнан артык тәшкил итә.

Суд, дәүләт гаепләүчесе фикере белән килешеп, Оксанага 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, эш хакының 5% ын дәүләт файдасына тотылып барылачак.

Район суды хөкеменә шикаять бирелмәде һәм хәзерге вакытта гаепләү карары үзенең законлы көченә керде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Дәүләт һәм муниципаль контрактларны төзегәндә мәнфәгатьләр конфликты - аларны гамәлгә яраксыз дип тану өчен нигез

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар шактый зур финанс ресурслары  җәлеп ителә торган һәм сатып алу эшчәнлегендә катнашучыларның хокукка каршы ысул белән баерга омтылуы аркасында коррупциоген күренешләргә дучар булган икътисад өлкәләренең берсе булып тора.

Мондый күренешләргә каршы тору максатларында заказчы сатып алуларда катнашучыларга “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында” 44-ФЗ номерлы Федераль законда (алга таба - Контракт системасы турында закон) каралган бердәм таләпләрне билгели.

Шундый мәҗбүри таләпләрнең берсе - сатып алуларда катнашучылар һәм заказчы арасында мәнфәгатьләр конфликты булмау (Контракт системасы турында законның 31 ст. 9 өлеше).

Күрсәтелгән закон белән, мәнфәгатьләр конфликты дигәндә заказчының сатып алулар процессында турыдан-туры катнашучы - физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (ИП) белән;  сатуларда катнашучы файда алучылар - хуҗалык җәмгыятенең турыдан-туры яисә читләтеп (юридик зат яисә берничә юридик зат аша) тавыш бирә торган акцияләренең 10%ыннан күбрәген яисә сатып алуда катнашучы хуҗалык җәмгыятенең устав капиталында 10%тан артык өлешен тәшкил итүче физик затлар белән; хуҗалык җәмгыяте  башкарма органы җитәкчесе (директор, генераль директор, идарәче, президент һ.б.) белән; хуҗалык җәмгыятенең коллегиаль башкарма органы әгъзалары белән; учреждение яисә унитар предприятие җитәкчесе белән; сатып алуда катнашучы юридик затлар идарәсенең башка органнары белән вазыйфаи затларның никахта торуы йә якын туганнары, уллыкка алучылары яисә уллыкка алынганнары булган ситуацияләр аңлашыла дип билгеләнгән.

Мәнфәгатьләр конфликты ачыкланганда, заказчы контракт төзүдән баш тартырга тиеш.

Мәнфәгатьләр конфликты булганда төзелгән контракт вак килешү булып тора, чөнки турыдан-туры закон белән билгеләнгән тыюны боза һәм халык мәнфәгатьләренә яный.

Законнарның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуны гамәлгә ашыруга караган өлешендәге таләпләрен үтәү суд чыгымнары, административ штрафлар рәвешендә тискәре нәтиҗәләрне, шулай ук законлы булмаган контрактны үтәүгә бәйле финанс югалтуларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Ялган документлардан файдалануны булдырмау - коррупцияне кисәтү чараларының берсе

«Коррупциягә каршы тору турында»  Федераль закон белән оешмаларга коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү бурычы билгеләнде.

Коррупцияле закон  бозуларны профилактикалауда рәсми булмаган хисап төзү һәм ялган документлар куллану фактларын булдырмау зур әһәмияткә ия.

 «Ике» бухгалтерия, «хезмәт хакын түләүнең «соры» схемалары, гамәлдәге салым, хезмәт законнарына һәм бухгалтерлык хисабы турындагы законнарга каршы килеп кенә калмый, ә хезмәткәрләрнең, шул исәптән идарәчел вазыйфалар биләгән хезмәткәрләрнең, оешма мәнфәгатьләренә зыян китереп, җинаять кылу куркынычын арттыра, чөнки аларны рәсми булмаган хисаплылыкны кулланганда яшерү күпкә җиңелрәк (мәсәлән, булмаган чыгымнарны яздыру юлы белән).

Ялган документлар куллануга бәйле коррупцион тәртип бозуның ачык мисалы булып юридик затның бюджет ресурсларын куллана алу максатларында дәүләт контракты буенча үз йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү буларак дәүләт сатып алуларында катнашучы исеменнән ялган банк гарантияләре тәкъдим итү тора, бу РФ Җинаять кодексының 327 ст. 3  өлеше буенча  ялган документ  куллану буларак квалификацияләнә.

 Әлеге җинаятьне кылган өчен сиксән мең сумга кадәр   яки алты айга кадәр чорда хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, йә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә ике елга кадәр төзәтү эшләре, йә алты айга кадәр срокка кулга алу каралган.

Эш бирүчене   хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) түбән булган айлык эш хакы билгеләгән очракта нәрсә көтә

 

Хезмәткә түләүнең минималь күләме – эш хакының закон тарафыннан билгеләнгән минимумы. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12130 сум дип билгеләнде.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133 статьясы нигезендә хезмәт өчен түләүнең федераль законда билгеләнгән минималь күләме:

- федераль бюджеттан финанслана торган оешмалар  тарафыннан - федераль бюджет акчалары, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;

- Россия Федерациясе субъектлары бюджетларыннан финанслана торган оешмалар тарафыннан - Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары акчалары исәбеннән, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;

- җирле бюджеттан финанслана торган оешмалар  тарафыннан – җирле бюджет акчалары исәбеннән, бюджеттан тыш акчалар, шулай ук эшмәкәрлек һәм эшчәнлекнең керем китерә торган башка чаралары исәбеннән;

- башка эш бирүчеләр тарафыннан - үз акчалары исәбеннән тәэмин ителә.

Бу чорда тулысынча эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән кимрәк була алмый.

Игътибар итегез, хезмәткә түләүнең минималь күләменнән азрак хезмәт хакы билгеләү өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының  (КоАП) 5.27 ст. 6 өлеше буенча административ җаваплылык каралган.

Гаепле вазыйфаи зат өчен кисәтү яки ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу рәвешендә җәза каралган. Юридик зат булмаган эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затлар өчен штраф күләме бер мең сумнан биш мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен - утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр тәшкил итә.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

     Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча,  Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлеге хәбәр итә.

       Бу, беренче чиратта, пенсияләргә һәм ана капиталыннан айлык түләүгә кагыла.

    Әйтик, 18 яшь тулган туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга якындагы айларда уку фактын раслау һәм түләүләрне озайту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 1 июльгә кадәр уку факты болай да аңлашылачак.

      Укучыларга пенсия түләүне озайту турында карарны Пенсия Фонды органнары уку йортларыннан алына торган яисә хезмәт эшчәнлеге турында булган белешмәләргә нигезләнеп кабул итәчәк.

        Ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү очрагында да шундый ук тәртип кулланыла. Закон мондый хәлдә пенсионерга елга бер тапкыр пенсия фондының клиент хезмәтенә яки банкка, мәсәлән, китерү оешмасына килү юлы белән түләү алуны раслауны йөкли. Июльгә кадәр пенсия алу факты килешү буенча күздә тотылачак һәм пенсионерның акчалары хәтта түләү чоры тәмамланганнан соң да киләчәк.

       Ана капиталы хисабыннан ай саен  акча алучы гаиләләргә дә керемнәрен раслау һәм, димәк, бу ярдәм чарасына хокукны раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ана капиталы хисабыннан  аз керемле гаиләләргә айлык билгеләү тәртибе  2020 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булачак.

         Болардан тыш, Россия территориясендә теркәлгән яшәү урыны булмаган социаль пенсия алучы гражданнарга түләүләр дә автомат рәвештә озынайтылачак.Закон буенча  әлеге категория гражданнарга пенсия аларнын яшәү урынын күрсәтелеп язылган гаризалары нигезендэ билгеләнә.Киләчәктә түләү хокукын югалтмас өчен, гаризаны елга бер тапкыр тапшырырга кирәк. Әлеге тәртип хәзерге вакытта туктатылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International