Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 32 яшьлек җирле кешегә карата (торакка законсыз үтеп керү белән урлау) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Эш буенча 2020 елның февралендә Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында яшәүче авылдашының өендә 950 сумлык кроссовка һәм 3822 сумлык кәрәзле телефон урлаган.
Суд Дәүләт гаепләүченең фикере белән килеште һәм, хөкем ителүченең шәхесе турындагы җинаятьнең авырлыгын, җәзаны йомшартучы һәм авырайтучы хәлләрне исәпкә алып, гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү өчен, 3 ел 6 айга иректән мәхрүм итүне билгеләде.
Суд карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда язмалар урнаштыру юлы белән мошенниклык гамәлләре очраклары ачыклана.
3 яшькә кадәрге, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга бирелә торган акчалар булачак пенсияләрнең тупланма өлешен киметү хисабына түләнә, дигән дөрес булмаган мәгълумат таратып, мошенниклар уйдырма хәбәр тарата.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән 16 яшькәчә бала тәрбияләүче гаиләләргә акчалата ярдәм Федераль бюджеттан түләнә һәм берничек тә пенсия күләмен киметми, дип искәртә. Әлеге хәбәр – мошенниклар эше!
Барлык шикле очраклар туганда татарстанлыларга (843) 279-27-27 номеры буенча Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен хезмәткә яраклы эшләүче кеше хезмәте өчен компенсацион түләү рәсмиләштерә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Тәрбиягә алынган гражданның категориясенә карап, компенсацион яисә айлык түләү билгеләнә.
Хезмәткә яраксыз кешене караган эшләүче гражданнарга компенсацион түләү.
Хезмәткә яраксыз гражданны (1 төркем инвалид - тумыштан 1 төркем инвалидлардан башка - дәвалау учреждениясе күрсәтмәсе буенча чит кеше ярдәменә мохтаҗ дип табылган яки 80 яшьтән узган өлкәннәр) караган өчен компенсацион түләү билгеләнә. Бу очракта аларның бер гаилә членнары булу-булмавы, бергә яшәү-яшәмәүләре искә алынмый.
Компенсацион түләү аена 1200 сум тәшкил итә. Акча хезмәткә яраксыз гражданның пенсиясенә өстәп түләнә.
Инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучыларга айлык түләү.
Айлык түләү 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучы әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) билгеләнә.
Айлык түләү түбәндәге күләмдә бирелә:
- әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә)- 10000 сум;
- башка затларга 1200 сум.
Компенсацион яисә айлык түләү гражданин тиешле барлык документлар белән хезмәткә яраксыз кешегә пенсия билгеләү һәм түләүче органга мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә, әмма моның өчен гражданнарның бу төр түләүгә хокуклары булу шарт.
Шунысын искәртү урынлы, 1 төркем инваладны, инвалид баланы, яки 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләгән периодның һәр елы өчен пенсион коэффициент 1,8 күләмендә иминият стажына исәпләнә. Бу караучы кешегә иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Компенсацион һәм айлык түләү хезмәткә яраклы эшләүче кешегә хезмәткә яраксыз кешене караган чорда карауга алган һәр гражданин өчен билгеләнә. Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алучыларның компенсацион яисә айлык түләү алуга хокуклары юк, чөнки бу категориягә караган гражданнар хезмәт хакы яисә башка керемне компенсацияләү хисабына социаль ярдәм алалар.
Компенсацион яисә айлык түләүләр инвалид баланың яисә бала чактан 1 төркем инвалидларның пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысы мөһим! Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән узган яисә 1 төркем тнвалидларны караган өчен компенсация алу хокукы югала, чөнки компенсация эшкә сәләтле эшләмәүче кешеләргә генә түләнә. Әгәр ике түләү параллель рәвештә алып барылса, караучы кешегә артык алынган акчаны Пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк.
“Үзмәшгүль” буларак теркәлгән кеше мәҗбүри пенсион иминиятләштерү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән очракта 80 яшьтән узган өлкәннәрне яки 1 төркем инвалидны караган өчен компенсация алу хокукын югалтмый.
Үзенең эшкә урнашуы хакында караучы кеше 5 көн эчендә Пенсия фонды Идарәсенә килеп яисә Пенсия фонды сайтындагы аша хәбхр итәргә тиеш. Хезмәт эшчәнлеген туктату турында да Шәхси кабинет шул ук юл белән хәбәр ителә.
Бүген Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, участок сайлау комиссияләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлек буенча уртак киңәшмә узды.
Агымдагы елның гыйнварыннан башлап Татарстанда эшләүче 161200 кеше хезмәт кенәгәләрен нинди формада алып барырга кирәклеген хәл иттеләр. Аларның 82 проценты хезмәт кенәгәсен кагәзь вариантта алып баруны сайлады, бары 18 проценты гына электрон вариантка өстенлек бирде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып баруны сайлау хокукыннан бары тик эшләүче гражданнар гына файдалана. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның мәгълүматлар исәбе бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.
2020 елның 30 июненә кадәр барлык иминиятләштерүчеләр хезмәткәрләрне хезмәт кенәгәсенең формаларын сайлау мөмкинлеге белән имза куйдырып таныштырырга, ел ахырына кадәр хезмәт кенәгәсенең кайсы формада алып барырга кирәклеге турында гариза алырга тиешләр.
Шунысын искәртү урынлы, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон варианты күпкә уңайлырак, чөнки болай эшләгәндә хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар белән тиз һәм үзенә җайлы вакытта таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен Дәүләт хезмәтләре яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинеттан чыгартып алырга, потенциаль эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.
Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсе югалмый, анда кенәгәнең кагәзь вариантын тутырганда җибәрелергә мөмкин булган хаталар, төгәлсезлекләргә юл куелмый.
Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә 3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар. Бу хакта Рроссия Пенсия фондының Татарстан
Әлеге төр түләүләргә Федераль бюдңеттан 8,5 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.
Бүгенгә 3 яше тулмаган 114 мең балага 1 млрд. 117 миллион сум акча түләнгән инде. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга акча агымдагы елның 1 июненнән түләнә башлаячак.
Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә күпфункцияле үзәк аша Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Гаризаны электрон варианта тутыруның бернинди авырлыгы да юк, балаларның туу турында таныклыклары, СНИЛС һәм банк реквизитлары (аларны онлайн- банкта карарга мөмкин) гына кирәк. Шунысы мөһим! Гариза дөрес итеп, мәгълүматлар документлар буенча тутырылырга тиеш. Болай эшләү гаризаларны кабул итү һәм акча күчерү эшен тизләтәчәк”,-дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Гаиләләр гариза белән бик күп мөрәҗәгать итәләр. Мошенниклар шуннан файдаланалар, охшаш адреслар һәм дизайн кулланып, дистәләгән ялган интернет сайтлар тәкъдим итәләр. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен гаризаларны gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырырга кирәк
– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да халкыбыз тарихындагы мөһим вакыйга – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм. Әлеге тарихи сәяси вакыйга –якташларыбыз, күренекле фән эшлеклеләре, сәнгать осталары, хезмәт бишьеллыклары геройларының батырлыгын үз эченә алган тулы бер эпоха. Без үткәннәр белән чиксез горурланабыз, Татарстанның бүгенгесен һәм киләчәген өметле итү өчен максатчан эш алып барабыз. Татарстан тарихы аның нигезен салучыларның язмышыннан аерылгысыз. Респуб ликабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, һәр халыкның кабатланмас язмышы, үзенчәлекле тарихы бар. Аның тормышында күпгасырлык гореф-гадәтләр, йолалар, хуҗалык итү һәм көнкүреш рәвеше гәүдәләнә. Кайбычыбызның язмышы Татарстан тарихы белән бергә үрелеп бара. Ул 1927 елның 13 мартында Татарстан Үзәк башкарма комитеты карары нигезендә оештырыла. Шушы елның көзендә райком, башкарма комитет, сырхауханә һәм башка биналар төзелә, соңрак кирпечтән ике катлы Советлар йорты сафка баса. Район тарихы – авыллар, колхозлар, партия, комсомол, сыйнфый көрәш, фаҗигале репрессия, дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы еллар, хезмәт кешесенең эшчәнлегенең тарихы ул. Татарстанда район лаштыру сәясәте башлангач, безнең җирлектә дә төрле үзгәрешләр күзәтелә.ТАССРның Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиевның 1991 елның 19 апрелендәге Ука зы нигезендә кабат мөстәкыйльлек алган Кайбыч киләчәккә өмет белән карый.
ТАССР тарихын язган өлкән буын вәкилләре бе лән чиксез горурланабыз. Безгә биреп калдырган хезмәт традицияләре өчен аларга тирән рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Сугыш каһарманнары алдында баш иябез. Күпмилләтле районыбыздагы халыклар дуслыгы мәңге яшәсен.
Хөрмәтле райондашлар! Алга таба да туган җиребездә бәхетле булып яшәргә язсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, тыныч көннәр телим.
Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылып, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызга да хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык, саулык, йортка иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен! Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен! Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын кешеләребез һәрчак янда булсын! Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын!
Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин
Кайбыч районы прокуратурасы җирле 42 яшьлек кешегә карата (ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләү карарын раслады.
Тикшерү версиясе буенча, җинаятьче 2020 елның 8 апрелендә исерек хәлдә, Кайбыч районының Федоровское авылы кибетендә җирле кешегә карата ызгыш-җәнҗал куптарган.
Әмма гаепләнүче полиция хезмәткәренең хакимият вәкиле булуын аңлап та, аңың яңагына кулы белән суга.
Хәзерге вакытта җинаять эше материаллары, асылда, карап тикшерү өчен, Кайбыч район судына җибәрелде.
Әлеге җинаять кылган өчен җәзаның иң катгый төре Россия Федерациясе Җинаять Кодексы белән биш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 өлешендә «з» пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнүче җирле ханымга карата (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомере өчен куркыныч кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының Плитинә бистәсендә үз йортында өйдәше белән исерек килеш сөйләшү барышында ир-атның корсагына пычак белән чәнчүе ачыклана. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән.
Гаепләнүче җинаять кылуын тулысынча таныган.
Суд аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы