2021 елның 8 апрелендә 10: 00 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (НДФЛ формасы 3-НДФЛ) " темасына мәгълүмати вебинарга чакыра. Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмаганда салым контроле».
Вебинар спикеры: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Сергеева Ирина Евгеньевна.
Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/36629829/8417857
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча һәм ачылган биттә «катнашачакмын»дип басарга кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында эшләмәүче 60 меңгә якын авыл кешесе озак вакытлы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булырга, авылда яшәргә һәм эшләргә кирәк.
"Авыл» пенсиясенә өстәмә 1 511,12 сум тәшкил итә, ягъни беркетелгән түләүнең 25 проценты, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. Игътибар итегез, әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки 1 төркем инвалид булып торса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12 088,96 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә закон белән билгеләнгән беркетелгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1 511,12 сум тәшкил итә.
«Авыл» стажына авыл җирендә гамәлгә ашырыла торган теләсә нинди эш түгел, ә Россия Федерациясе территориясендә авыл хуҗалыгы оешмаларында (1.01.1992 елга кадәр — элеккеге СССР союз республикалары территориясендә) РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлектә каралган һөнәрләр һәм вазыйфалар (29.11.2018 ел, № 1440 карар) кертелә. Кабул ителгән исемлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, колхозлар, совхозлар, фермер хуҗалыклары хезмәткәрләренең 500дән артык һөнәре, вазыйфасы һәм белгечлеге бар.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 25 июнендәге 805 номерлы карары нигезендә авыл хезмәткәрләренә иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләмен арттыру билгеләнә торган эш, производство, һөнәр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлеге киңәйтелде. Мәсәлән, исемлеккә диспетчерлар, лаборантлар, табиб-эпизоотологлар, ветеринария даруханәләре мөдирләре, шәхси эшмәкәрләр-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кертелгән.
Авыл Советларында, поселок кибетләрендә, балалар бакчаларында һәм медпунктларда хезмәт куйган кешеләргә өстәмә акча каралмаган. Бу оешма колхоз, совхоз яки КФХ составына керсә, искәрмә булып тора. Ул чакта ташлама саклана. Ташлама шәһәрдә хезмәт стажы эшләүчеләргә, ә аннары авылга күчеп китүчеләргә кагылмый. Әгәр кеше гомере буе авыл җирендә эшләсә, ә аннары шәһәргә күчсә, аннан ташлама алу хокукы элек авыл җирлегенә күчкәндә саклана.
«Өстәмә тиешле вазыйфаларда кирәкле стаж эшләгән, иминият пенсиясе билгеләнгәндә үк эшләмәүче авыл пенсионерларына билгеләнә, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин. - Эшне дәвам итүче авыл пенсионерларының игътибарын шуңа юнәлтәбез: эштән киткәннән соң өстәмә түләү гариза тәртибендә генә билгеләнергә мөмкин».
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә акча алучы авыл пенсионерларына да эшкә урнашканда мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки бу очракта ул төшерелә. Технология нигезендә, Пенсия фонды эш бирүчеләрдән эшләүче гражданнар турындагы мәгълүматларны эшкә кабул ителгәннән соң икенче айга гына эшкәртә, шуңа күрә үз вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта, РПФКА кире кайтарылырга тиешле өстәмә түләү барлыкка килергә мөмкин.
Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы факторлар куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде.
“Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш, чөнки шуннан башка үсеп баручы стандартлар кысаларында хезмәт күрсәтә алмый. Ә бу инде берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Махсус карар белән расланганлыктан бу чорларны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелгәч 2021 елның 18 мартыннан башлап белем кутәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чор өчен хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбури пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора, ” – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Үзгәрешләр кагылган затларның тулы исемлеге 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсиясе турында”гы Федераль Законның 30 һәм 31 статьяларында күрсәтелгән. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу вакыты күчеш периодын исәпкә алып 2019 елда – ярты, 2020 елда – ел ярым, 2021 елда – өч, 2022 елда – 4 елга озайтыла. 2023 елда һәм аннан соң пенсиягә чыгу вакыты 5 елга кичектерелә. Әлеге хезмәткәрләрнең махсус стаж туплап пенсиягә вакытыннан алда чыгу яше фиксацияләнә, бу хокукны (“вакытыннан алда” пенсия билгеләү ) 2019 елдан 2034 елга кадәр һәм аннан соң хезмәткә яраклы яшь һәм күчеш положенияләрен исәпкә алып тормышка ашырырга мөмкин.
Тиешле махсус хезмәт стажы тупланган укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм иҗат белән шөгелләнүче хезмәткәрләр пенсия алды статусы һәм шуның белән бергә ташламалардан файдалану хокукы алалар
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 8 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә декабрь аеда түләмәгән гаиләләргә агымдагы елның 31 мартына кадәр бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза бирергә кирәклеген искәртә. 31 марттан соң бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин.
Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә йөкләнгән һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды. Республикада барлыгы 2 млрд. сумнан артык суммага 405 меңнән артык Татарстан баласына түләнелде.
Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган очракта, ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Шулай ук түләү өчен гаризаны шул исәптән Указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балаларга да бирергә кирәк.
Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса да, кирәк булачак.
Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла
Агымдагы елның 2 мартыннан башлап ана капиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең узган елда коранавирус инфекциясе таркалу һәм аңа бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртипкә үзгәрешләр кертелде. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе хәбәр итә.
Узган елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр гаиләләргә түләүләр ата-аналардан гаиләнең керем күләмен раслаган гариза алмыйча, Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә күчерелеп килде. Хәзер түләүләрне дәвам иттерү өчен кабат гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин. Гаризалар сертификат хуҗасыннан яки аның вәкиленнән фондның клиентлар хезмәтендә һәм күпфункөияле үзәкләрдә дә кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан айлык акчалата түләүдән икенче балага өч яшь тулганчы файдаланып була. Икенче балага бер яки ике яшь тулганнан соң, түләү алырга хокукы барлыгын раслар өчен гаиләгә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки һәр түләү чоры бер елга гына исәпләнгән. Гаризалардан тыш гаиләдәге ата-ананың һәм балаларның айлык керемнәре турында белешмә дә сорала, уртача керем гаиләдәге һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
Быелдан башлап Пенсия фонды мәгълүматьләрне үзе җыю сәбәпле, гаиләләрнең купчелегенә айлык керем күләмен дә исбатларга туры килмәячәк. Мәгълүматлар фондның үз базасыннан, социаль тәэминатның бердәм мәгълүматлар системасыннан, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары да кертелеп баручы ведомствоара хезмәттәшлек системасыннан алына.
Ата-ананың берсе хәрби, коткаручы, полиция хезмәткәре яисә башка көч структурасы хезмәткәре булган, гаиләдә стипендия яисә берәр уку йортының грантын алучы булган очракта керем күләмен расларга кирәк булачак.
“Ана капиталы исәбеннән айлык акчалата түләү алу өчен икенче бала туганнан соң өч ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балага алты ай тулганчы мөрәҗәгать иткән очракта акча бала туган яисә уллыкка алынган көннән башлап барлык айлар өчен дә түләнә. Мөрәҗәгать балага яшь ярым булып төркәлгән очракта, акча гариза бирелгән көннән түләнә башлый”,- ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
2020 елда ана капиталы исәбеннән гаиләләргә 169 миллион сум акча түләнгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе искә төшерә: 01.01.21 елдан декларация кампаниясе старт алды.
Физик затлар керемнәренә салым буенча 2020 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.
Салым органнарына салым декларациясен мөстәкыйль тапшырырга тиешле гражданнар:
• - милектә минималь биләүнең минималь вакыты (3 елдан да кимрәк) кимрәк булган фатирны 01.01.2016 елдан соң сатып алынган күчемсез милеккә карата-5 елдан да ким булмаган фатир сатты.),
* - башка мөлкәтне, шул исәптән 3 елдан да ким булмаган милектә булган машинаны саттым,
* - кыйммәтле кәгазьләр сатты,
* Мин кабул итте кыйммәтле бүләкләр якын туганнарыннан;
* - лотереяда отты;
* - мөлкәтне арендага бирдем;
• - яки алган керем нче чит ил чыганаклары
2020 елда алынган табышларны хосусый эшмәкәрләр, нотариуслар, шәхси практика белән шөгыльләнүче адвокатлар, адвокатлар, Шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар декларацияләргә тиеш.
Яшәү урыны буенча салым инспекциясенә декларацияне түбәндәге ысуллар белән тапшырырга мөмкин:
- «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» ярдәмендә;
Россия ФСХ сайты;
- дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ) ярдәмендә);
- шәхсән салым органына мөрәҗәгать итеп;
- КФҮ аша;
- декларацияне почта аша кертемнәрнең тасвирламасы белән җибәрергә.
2020 ел керемнәре буенча салым декларациясен тутыру һәм тапшыру өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисын куллану аеруча уңайлы. Сервис ярдәмендә физик затлар кеременә салым буенча декларациясен интерактив режимда тутыру мөмкин. Электрон имза белән имзаланган декларация салым органына җибәрелә һәм аның статусын күзәтеп тору өчен уңайлы була бара.
2021 елның 25 февралендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Багай авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итү барышында башкарма производство өлкәсендә һәм социаль түләүләр алу турында, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Район прокуроры А.Р. Сөләймановка хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
2 язма мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы
Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.
89178941919
1 март көнне хакимиятнең актлар залында ТР Кайбыч муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советының хисап-сайлау конференциясе булды.
«Хисап чорында ветераннар советы эшчәнлеге турында» доклад белән Кайбыч муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Рушания Лотфуллина чыгыш ясады.
Фикер алышуларда район үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева, Кайбыч районы Пенсия фонды бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова чыгыш ясадылар. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге ветераннар советының эш тәҗрибәсе белән Ольга Боярина уртаклашты.
Район ветераннар Советы, Президиумы сайланды.
Кайбыч муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе һәм Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясенә делегат итеп Рушания Лотфуллина сайланды.
22 февраль көнне Мөрәле авылында тыныч тормышта һәлак булган сугышчы-интернационалист Миңнуллин Надир Әүхәдулла улы туган һәм яшәгән йортта мемориаль такта куелды.
Суперсервис кайгырту
Татарстан Республикасында социаль ярдәм чараларын алу өчен кушымта, ул субсидияләр алырга һәм гариза җибәрергә ярдәм итәчәк
1.социаль ярдәм чараларын сайлар
2.автомат рәвештә гариза тутырачак
3.исәпләп
Сез сайларга яраклы, сезнең өчен социаль яклау чараларын, өйрәнергә мәгълүматны һәм гаризаны сайтта рәсмиләштерергә zabota.tatar.ru