ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" ДБУ Архив эше мәсьәләләре буенча "заманча архив" методик семинар үткәрелде.


5
февраль, 2021 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы район судында РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 66 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады (әлеге зат тарафыннан җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә йогынты ясый торган административ хокук бозуга бәйле административ чикләүләрне яисә чикләүләрне берничә тапкыр үтәмәү).         Бәрлебаш авылында яшәүче 2012 елда законсыз рәвештә торакка үтеп кергән өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы ачыкланган. 2016 елда иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәч, аңа суд административ күзәтчелек билгеләгән.              Әмма хөкем ителүче берничә тапкыр билгеләнгән чикләүләрне бозган һәм йөкләнгән бурычларны үтәмәгән, шуңа бәйле рәвештә, 2020 ел дәвамында берничә тапкыр РФ КоАП 19.24 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган (административ чикләүләрне үтәмәү һәм административ күзәтчелек вакытында билгеләнгән бурычларны үтәмәү).        Моннан тыш, 2020 елның 18 ноябрендә, 22 сәгатьтән соң торак бинадан читтә торуны тыю рәвешендә административ чикләүне бозып, ир РФ КоАП 20.21 статьясында каралган административ хокукны бозып (Җәмәгать урынында исерек хәлдә пәйда була )         Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.       Суд, Дәүләт гаепләүченең позициясен исәпкә алып, аны РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә керде.         Кайбыч районы прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.


3
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

         2021 елның 31 мартына кадәр туган балаларны ЗАГС органнарында теркәгән гаиләләр 5 мең сум күләмендә 1 тапкыр бирелә торган акча алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.

        Исегезгә төшерәбез, Президент Указы буенча гаиләдәге 8 яше тулмаган һәр балага 5 әр мең сум күләмендә акча баланың әти-әнисенә, уллыкка алучыларга, опекуннарына яисә попечительләренә түләнә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга ай саен, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга берьюлы бирелүче акчаны алган гаиләләргә Пенсия фонды өстәмә түләүне декабрь аенда автомат рәвештә күчерде. Татарстанда яшәүче 400248 гаилә әлеге акчаны алды.

         2020 1 июленнән соң гаиләдә бала туган яки гаиләләр узган ел дәвамында Пенсия фонды аша түләнгән акчаларны сорап мөрәҗәгать итмәгән очракта гариза язарга кирәк.

         Гаризада балаларның туу турында таныклыклары мәгълүматлары һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитлары күрсәтелергә тиеш. Моңа кадәр балаларга тиешле акчаларны алып, аннан соң банк реквизитлары үзгәргән очракта да яңа гариза язарга кирәк. Гариза баланың әти-әнисе, опекуны яки рәсми вәкиле тарафыннан рус телендә языла.

        Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә  чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Январьдан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә.

        Әлеге мөмкинлекне 2020 елда пенсиягә чыгарга тиеш булган гражданнар өчен каралган махсус ташлама бирә. 1965 елда туган хаты-кызлар һәм 1960 елда туган ир-атлар, туган көннәре елның беренче яисә икенче яртысына туры килүгә карап, пенсиягә 2021 елның икенче яртысында яки 2022 елның беренче яртысында чыгачаклар. Элеккеге пенсия яшенә быел җитүчеләргә күчеш чоры кагыйдәләре кысаларында пенсия 2024 елда билгеләнәчәк.

        Шунысын искәртү урынлы, Россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез калды. Беренче чиратта бу пенсиягә вакытыннан алда ташламалы чыгу хокукына ия булучыларга кагыла. Шахтерлар, тауларда эшләүчеләр, коткаручылар, җәмәгать транспортын йөртүчеләр, куркыныч яисә зарарлы эш шартларында эшләүчеләр – шундыйлардан. Эш  белән тәэмин итүчеләр әлеге категориягә караган гражданнар өчен иминият фондына өстәмә взнослар күчерәләр һәм алар, элеккегечә, пенсиягә 55 һәм 60 яшьтә чыгалар.

         Пенсиягә вакытыннан алдан чыгу хокукы шулай ук укытучылар, табиблар һәм башка кайбер иҗади һөнәр ияләре өчен дә саклана. Аларга түләү билгеле бер яшькә җиткәч түгел, ә тиешле күләмдә хезмәт стажы туплагач билгеләнә. Пенсия шулай ук, пенсия яшен арттыруның күчеш чоры таләпләре кысаларында билгеләнә. Мәсәлән, 2021 елның апрелендә тиешле күләмдә педагоглык стажы туплаган авыл укытучысы пенсиягә тагын 3 елдан соң, 2024 елның апрелендә чыгачак.

         Төньякта яшәүчеләр быел да пенсиягә гомуми пенсия стажы туплаганчы 5 ел алда, ләкин күчеш чоры гагыйдәләре кысаларында чыгачак. Вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен минималь төньяк стажы үзгәрешсез калды һәм Ерак төньяк өчен – 15, аңа тигезләштерелгән районнарда яшәүчеләргә 20 календарь ел тәшкил итә. Гомуми иминият стажы да шул күләмдә һәм хатын-кызларга – 20, ир-атлар өчен 25 ел кала.

        Элеккечә пенсиягә чыгу өчен минималь пенсия коэффициенты һәм хезмәт стаңы тупларга кирәк. 2021 ел ахырыны кадәр бу күрсәткечләр 12 ел һәм 12 коэффициент тәшкил итә. 1 ел эшләгән кеше 1 ел хезмәт стажы һәм 10 га кадәр коэффициент туплый ала. Пенсиягә чыгу вакыты кичектерелгән очракта, стаж буенча махсус ташлама һәм премиаль коэффициент алу хокукы бирелә, болай эшләгәндә бер елда тагын да зуррак коэффициент тупларга мөмкин.

         Инвалидлык буенча пенсия алучыларга пенсия яшен арттыру таләпләре кагылмый. Аларның хокуклары тулы күләмдә сакланды. Хезмәткә яраклылыгын югалтучыларга инвалидлык төркеме вакытында бирелә.

         Пенсион тупланмаларның гражданнарга 55 һәм 60 яшьтә, пенсиягә чыгу хокукы бу яшьтән иртәрәк булган очракта аннан да иртәрәк бирелүен кисәтү дә урынлы булыр. Тупланып барган акчаларны алыр өчен Россия Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да юлларга мөмкин.


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Тимераякта шуу спорты буенча МБУ"СШ" тәрбияләнүчесе Билалиев Айнур массакүләм стартта Идел буе федераль округы беренчелегенең өч этабы нәтиҗәләре буенча Россия беренчелегенә сайлап алынды.
Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар, яңа җиңүләр телибез.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Агымдагы ел башыннан ана капиталы программасы буенча бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү күләме артты, капитал акчасыннан файдалану тизләште һәм гадиләште. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы  Бүлекчәсе  хәбәр итә.

         Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия  булучыларның барысына да һәм  барлык төр суммаларга да кагыла.

         Беренче балага  ана капиталы  17,3 мең  сумга артты һәм яңа елдан 483 882 сум тәшкил итә. Ата-ана сертификатны рәсмиләштермәгән яки аннан файдаланмаган, икенче бала 2020 елга кадәр туган очракта ике балалы гаиләләр дә шул суммага ия была.

Балалар 2020 елдан соң туса, индексацияләнгәннән соң сертификат 22,8 мең сумга арта һәм 639432 сум тәшкил итә. Беренче балага сертификат алып, аннары икенче бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дә дәүләт ярдәм арттырыла. Быелдан ана капиталына бу төр өстәмә 155 550 сум тәшкил итә. Сертификат акчасыннан тулысынча файдаланмаучыларның капиталлары да гыйнварда индексацияләнде.

         Болардан тыш үзгәрешләр капиталдан файдалану вакытына да кагылды. Быел ана капиталы һәм аннан файдалану вакыты тизләтелде. Ана капиталына сертификат бирүгә хәзер элеккеге унбиш урынына биш эш көне, аннан файдалану гаризасын карауга элеккеге бер ай урынына ун эш көне каралган. Программа буенча әлеге вакыт аралыгын аерым очракларда  гына озайтырга мөмкин.  Ведомостволар пенсия фонды сораган мәгълүматларны вакытында бирә алмаса, сертификат унбиш эш көне дәвамында рәсмиләштерелә. Ведомоство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны яки мәгълуматлар тапшыруны тоткарлаган очракта капитал акчасыннан файдалану турында карар егерме эш көне дәвамында чыгарыла.

         Срокларны кыскарту-ана капиталы программасын үстерү юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Моңа кадәр гаиләләр финанс ярдәмен тизрәк алсын һәм капиталны рәсмиләштерергә вакыт сарыф итмәсен өчен Пенсия фонды сертификатны проактив юл белән бирү эшен башлады. Бала туганнан соң, сертификат гариза кабул итмичә, автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Моның өчен кирәкле барлык эшне фонд үзе башкара.

         Узган елдан башлап сертификаттан файдалану процедурасы шактый гадиләштерелде. Мәсәлән, программаның иң киң кулланылыштагы юнәлеше – кредит акчаларын торак төзелеше яисә йорт сатып алу эшен хәзер тулысынча кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук эшләргә мөмкин. Пенсия фонды белән килешү төзелгән банкларда бу эчтәлектәге гаризалар кабул ителә. Болардан тыш, гаиләләр, балалар укыган өчен капитал акчасыннан түләгән очракта, Пенсия фондына түләп укыганлык хакында килешү кучермәсен китермиләр.Фонд бүлекчәләре әлеге мәгълүматларны илдәге уку йортлары белән төзелгән килешүләр нигезендә үзләре соратып ала.

         Гыйнвардан кайбер гаиләләргә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акча да артты. Аның күләме регионда узган елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тигез. Быел әлеге тәләүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр ай саен 9713 сум акча алачак. Гаризаны узган елда язучыларга 9373 сум акча түләнә.

         Элеккечә, ана капиталыннан айлык түләү икенче балалары 2018 елдан соң туган гаиләләргә, балага өч яшь тулганчы түләнә. Моның өчен гаиләдә җан башынак керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

         Гаиләнең 2021 елда әлеге төр түләүгә хокукы барлыгын ачыклау өчен, гаиләнең соңгы 12 айдагы тулаем керем суммасын башта 12 гә, килеп чыккан сумманы, яңа туган баланы да кертеп гаиләдәге кеше санына бүлергә кирәк. 2020 елдан башлап Татарстанда хезмәткә яраклы кешенең ике яшәү минимумы 20588 сум тәшкил итә.

         Гаризаны балага өч яшь тулганчы теләсә кайсы вакыт язарга мөмкин. Пенсия фондына балага 6 ай булганчы мөрәҗәгать иткән очракта айлык түләү бала туган көннән башлап билгеләнә һәм түләнә. Гариза  6 айдан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткән көннән башлана.

         Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә түләүләрне гадиләштерелгән вариантта рәсмләштерү дәвам итә. Шунлыктан ана капиталы хисабына ай саен бирелә торган  түләүләрнең срогы узган елның марты белән быелның марты аралыгында чыккан очракта, түләү автомат рәвештә озайтыла. Пенсия фонды сертификат хуҗасыннан гаилә әгъзаларының керем күләмен раслый торган  белешмә таләп итми.


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

18 гыйнвар көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Көн тәртибендә Моралы авыл җирлеге Советы башлыгының 2020 елда Моралы авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының эшчәнлеге һәм 2021 елга бурычлар турында хисабы булды.
Отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Р. Р. өстәмә доклад белән Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Мозафарова р. З., Мөрәле ФАП фельдшеры Сибгатова Ф. ф., полициянең участок уполномоченные Фәсхетдинов Р. Р. чыгыш ясады.
Гражданнар җыенында Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәялиев Р.Р., район прокуроры Сөләйманов А. Р., Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Рифатович, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә. Прокуратураны булдырып, Петр I аның алдына "эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, гаделсезлектән, ришвәтчелектән һәм азаконсызлыктан барган явызлыкны юк итү яки бетерү" бурычын куя.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү законлылыкның бер күрсәткече булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшкә ышанычының тотрыклы югары дәрәҗәдә булуын раслый.

2020 елда 146 граждан бозылган хокукларын торгызу өчен район прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да тикшерүләр үткәрелде, мөрәҗәгать итүчеләр хокукларын яклау буенча чаралар күрелде.

Моннан тыш, «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында»Федераль законның җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен күзәтү буенча билгеле бер эш башкарылды. Бу өлкәдә 20 хокук бозу ачыкланган, 19 күрсәтмә кертелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарының 17 вазыйфаи заты дисциплинар җаваплылыкка тартылган, бер вазыйфаи зат РФ КоАП 5.59 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Гомумән, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрелде, төрле өлкәләрдә 520 закон бозу очрагына чик куелды.

Әйтик, прокурор протесты буенча 108 законсыз хокукый акт юкка чыгарылган, кертелгән 214 күрсәтмә буенча 259 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, суд тарафыннан 2241 мең сумлык 184 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, 21 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 3 җинаять эше кузгатылган, судка 63 җинаять эше җибәрелгән.

Без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 18 миллион сумнан артык бурычы түләнгән.

Район прокуратурасы эшенең уңай нәтиҗәләренә җирле үзидарә органнары, полиция бүлекләре һәм Тикшерү комитеты, шулай ук башка хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә ирешелде.

Прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә, аларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим.

Район прокуроры                                                                   Сөләйманов А. Р.

2020 елда Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә билгеле бер эш башкарылды. Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан бу өлкәдә закон бозуның 70тән артык очрагы ачыкланды.

Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы мәгълүматлар тапшырганда коррупциягә каршы законнарны бозуның шактый булуы ачыкланды.

Кайбер муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан декларацияләрдә җир кишәрлекләре һәм торак йортлар, транспорт чаралары, банктагы счетлар, шулай ук кайбер керем төрләре күрсәтелмәгән. Прокуратура гаризасы буенча гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Прокурор катнашуының мөһим нәтиҗәләре булып коррупциягә каршы тору буенча норматив база булдыру тора.

Шулай итеп, «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, прокуратура протестлары буенча муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә законнар таләпләренә туры китерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә бер җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында «Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең элеккеге директоры үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, эш вакытын исәпкә алу табеленә ялган мәгълүматлар кертү юлы белән, район бюджетына 80 мең сумнан артык зыян китереп, эшчеләргә хезмәт хакы өчен билгеләнгән акчаларны урлавы ачыкланды.

РФ ҖК 286 ст.1 ө. һәм РФ Җинаять кодексының 159 ст. 3 ө. буенча прокурор тикшерүе материаллары, җинаять эзәрлекләве мәсьәләсен хәл итү өчен, ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан районара Тикшерү идарәсенә җибәрелде. Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.

Шулай итеп, район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуларны бетерү буенча прокурор реакциясе чараларының бөтен комплексы кабул ителә һәм агымдагы елда бу юнәлештә эш дәвам иттереләчәк.

Район прокуроры урынбасары                                      Хафизов Ф. Ф.


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

КАЙБЫЧ РАЙОНЫНДАГЫ ПФР КЛИЕНТЛАРЫ ХЕЗМӘТЕ ИГЪЛАН ИТӘ:
6 гыйнвар 2021 ел 9дан 14 сәгатькә кадәр  Кайбыч районында ПФР клиент хезмәтендә җирләүгә социаль пособие түләүгә документлар кабул итү һәм йөкләмәләр бирү гамәлгә ашырылачак : Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар ур., 7 йорт (1 нче кабинет))

Телефон: 884370-2-10-74


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International