ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2026 ел
җомга

         Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне  кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга  мөмкинлек бирә.

         Электрон таныклыкта аның хуҗасы турында төп мәгълүмат: фамилиясе, исеме, атасының исеме, шәхси исәп номеры, пенсия төре, аның билгеләнү срогы һәм пенсионерның фотосурәте бар. Барлык мәгълүматлар Россия социаль фондының саклаулы  мәгълүмат системасында саклана.

          Документны "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм мобиль кушымтада шәхси кабинетта алырга мөмкин. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен таныклыкка автомат рәвештә социаль фонд мәгълүматлары нигезендә формалаша торган уникаль QR-код кушылган.

          QR-код аның хуҗасы турындагы мәгълүматның дөреслеген тиз арада расларга мөмкинлек бирә. Һәр код уникаль һәм ялганнан сакланган, бу шәхси мәгълүматларның өстәмә куркынычсызлыгын тәэмин итә. QR-кодның гамәлдә булу вакыты чикләнгән, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып торырга кирәк.

           Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, цифрлы форматны кертү гражданнарның дәүләт структуралары белән үзара хезмәттәшлегенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттыра:

           "Электрон пенсия таныклыгы - кәгазь документны электрон вариантка алмаштыру гына түгел, ә сервисның яңа дәрәҗәсе ул. Ул гражданнарга һәрвакыт  үз статусын раслау мөмкинлеге бирә һәм хезмәт күрсәтүләргә һәм социаль ярдәм чараларына керүне

 

 

 

гадиләштерә. Цифрлы формат мәгълүматны ышанычлы яклауны тәэмин итә һәм кулланучылар өчен хезмәтләрдән  максималь уңайлы файдаланырга мөмкинлек бирә ".

            Электрон пенсия таныклыгын кулланышка кертү дәүләт хезмәтләреннән файдалануны гадиләштерүгә, үтә күренмәлелекне арттыруга һәм кәгазьсез документлар әйләнешен үстерүгә юнәлдерелгән.

            Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

            Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

 

 

 


28
февраль, 2026 ел
шимбә

         2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче,  18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  ата-аналар  (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.

         Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары;

ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк.

          Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының  1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең  тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына.

           "Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык  керемнәре  ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны.

            Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин.

            Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел.  Бу очракта ата-

 

 

аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

            Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма  гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән   мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга.  6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы  гражданин кире кайтара ала.

           Салым кайтарырга хокуклы  гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән  елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда  2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

           Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк  яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән  соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу  хокукын  ел саен расларга кирәк.

               Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

               Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Мөрәле авыл җирлегендә үзенең юбилеен билгеләп үтә Мөрәле авылында яшәүче Шәһимәрдәнова Тәнзилә Кәләм кызы  аңа 70 яшь тулды. 12 февралҗдә Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы, авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Ринат Рифат улы  котладылар.


10
февраль, 2026 ел
сишәмбе

10 февральдә Мөрәле авыл җирлегендә туган көнен билгеләп үтә Мөрәле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Фәттахова Никия Шиһап кызы, аңа 94 яшь тулды. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Илгизәр улы   исеменнән Рәхмәт хаты белән Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы, авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Ринат Рифат улы котладылар.


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

     2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды.

         Анда  катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла.

         Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә  булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә  ай, әмма  12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин.

          Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән  соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле.

        8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык  түләгәндә, пособие  иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә.

        5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%-  6-12 ай түләгән очракта.

       5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта.

         "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

          Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин.

        Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . 

      Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.

 


26
декабрь, 2025 ел
җомга

31 декабрь, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда почта бүлекчәләре эшләрен бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак.
31 декабрьдә, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнварда хат ташучылар хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. 

Кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны төгәлләштерергә яки Россия Почтасының иң якын ачык бүлеген картада табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. «Гуманитар ярдәмне туплауда үз өлешен керткән барлык район халкына тирән рәхмәтемне җиткерәм. Бергә булганда без көчле» - диде район башлыгы.


21
ноябрь, 2025 ел
җомга

Мөрәле авыл җирлегендә үзенең юбилеен билгеләп үтә Мөрәле авылында яшәүче Гыйбадуллина Асия Хафиз кызы  аңа 90 яшь тулды. 20 ноябрьдә Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы, авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Ринат Рифат улы һәм ветераннар Советы Рәисе Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы котладылар.


11
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Мөрәле авыл җирлегендә үзенең юбилеен билгеләп үтә Мөрәле авылында яшәүче Тимургалиев Минхабир Минһаҗи улы аңа 90 яшь тулды. 10 ноябрьдә Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы, авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Ринат Рифат улы һәм ветераннар Советы Рәисе Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы котладылар.


30
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Россиядә 30 октябрьдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Күп кешеләр рәнҗетелгән һәм гаепләнгән, туган җирләреннән куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. "Халык дошманы", "Халык дошманы баласы" дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирми, аларны көн саен җәберли. Мөрәле авыл җирлегендә әтисе репрессия корбаны булган Гыйбадуллина Асия Хафиз кызы яши. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе һәм китапханәче район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы исеменнән азык-төлек пакеты тапшырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International