Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мөрәле авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Авыл җирлеге тарихы
Идарә итү органнары
Шәһәр төзү
Район тормышы
Дәүләт муниципаль хезмәтләре
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарын тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Муниципаль хезмәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Муниципаль заказ
Чаралар планы
Интернет буенча кабул итү
Яңалыклар
Сайтка ярдәм
Даими резерв
Кече һәм урта бизнес
Документлар
Норматив хокукый актларга шикаять белдерү тәртибе
Карарлар
Мөрәле авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре
Карарлар
Муниципаль хокукый актлар проектлары текстлары
"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле авыл җирлеге"муниципаль берәмлеге Уставы
Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Карарлары
Урамнар исемлеге
Гражданнар җыены карарлары
Пресс-служба
Элемтә өчен мәгълүмат
Докладлар һәм чыгышлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча норматив-хокукый документлар
Гомумроссия гражданнарны кабул итүнең бердәм көне
Кире элемтә
Авыл җирлекләре
Мөрәле авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды
2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды. Анда катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла. Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә ай, әмма 12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле. 8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык түләгәндә, пособие иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә. 5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%- 6-12 ай түләгән очракта. 5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта. "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин. Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
26
декабрь, 2025 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә эш графигын үзгәртәчәк
31 декабрь, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. 30 декабрьдә һәм 6 гыйнварда почта бүлекчәләре эшләрен бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак. 31 декабрьдә, шулай ук 1, 2 һәм 7 гыйнварда хат ташучылар хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны төгәлләштерергә яки Россия Почтасының иң якын ачык бүлеген картада табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
18
декабрь, 2025 ел
Безнең сугышчыларга чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. «Гуманитар ярдәмне туплауда үз өлешен керткән барлык район халкына тирән рәхмәтемне җиткерәм. Бергә булганда без көчле» - диде район башлыгы.
21
ноябрь, 2025 ел
90 яшьлек Юбилей
Мөрәле авыл җирлегендә үзенең юбилеен билгеләп үтә Мөрәле авылында яшәүче Гыйбадуллина Асия Хафиз кызы аңа 90 яшь тулды. 20 ноябрьдә Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы, авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Ринат Рифат улы һәм ветераннар Советы Рәисе Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы котладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз