ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ана капиталы гаилә иминлеге хакына

Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эщли башлаганнан бирле Республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.

 Гариза белән мөрәжәгать  итүчеләрнең 90 проценты ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоткан. Программа эшли башлаганнан бирле 220 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Шулардан 190 мең гаилә ана капиталы белән торак кредитларын тулысынча яисә өлешчә каплаган. 30 меңнән артык гаилә торак шартларын кредит алмыйча гына яхшырткан.

Болардан тыш Россия Пенсия фонды сертификатны балаларга  белем бирүгә юнәлтүне сорап язган 18 мең гариза кабул итте. 2018 ел башыннан программага үзгәрешләр кертү капитал акчасын мәгариф өлкәсенә юнәлдеручеләр санын артуга китерде, хәзер гаиләләр сертификат акчасын балага өч яшь тулганны көтмичэ, сертификат алуга ук мәктәпкәчэ яшьтәге балалар учреждениеләре өчен түләүгә тота алалар.

Нәтиҗәдә, 6 меңнән артык гаилә, әлеге мөмкинлектән файдаланып, ана капиталы белән балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләде. Сертификат акчасын дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләүгә юнәлдерергә, шулай ук бала караган өчен түләү чыгымнарына тотарга да була. Әлбәттә, бу очракта хезмәт күрсәтү учреждениесенең әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнергә лицензиясе булуы шарт.

2018 елдан башлап аз керемле гаиләләргә ана капиталы акчасыннан айлык түләү алу мөмкинлеге дә бар.

Әлеге хокуктан ел башыннан баласы туган, ә гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы 1,5 тән ким булган гаиләләр файдалана ала. 2019 елда Пенсия фондының территориаль органнарына айлык түләү сорап 577 гаилә мөрәҗәгать иткән.

2019 елда әлеге түләүне алуга хокук барлыгын белү өчен гаиләнең соңгы 12 айлык керемен яңа туган баланы да кертеп гаиләдәге кешеләр санына бүлеп карарга гына кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Рреспубликасында хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумы күләменнән 1,5  тән артмаса (2019 елда ул – 14034 сум), Пенсия фондына барып, гариза белэн мөрәжәгать итәргә мөмкин.

Әлеге түләү 2019 елда шулай ук балага  яшь ярым булганчы да бирелә. Уңайлырак булсын өчен гаризаны бала туганнан сон 6 ай эчендә бирергә мөмкин – түләү бала туган көннән исәпләнә. Гариза балага 6 ай булганнан соң бирелгән  очракта акча гариза белән мөрәжәгать иткән көннән түләнә.

Ана капиталы исәбеннән түләүләр гаиләнең кайсы регионда яшәвенә бәйле, ул әлеге регионда үткән елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез.

2019 елда гариза белән мөрәжәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез – 8896 сум тәшкил итә.

Ана капиталын шулай ук торак шартларын яхшыртуга, әниләр пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга, инвалид балаларны жәмгыятьтә социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерергә мөмкин.

Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни ана капиталы алу хокукына ия булу өчен сертификат алу хокукы бируче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы шарт.Ә сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә.

Ана (гаилә) капиталы алу хокукына 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче яисә аннан соңгы балалар тапкан яки уллыкка бала алган гаиләләр ия. Сертификат гаиләгә бары бер генә тапкыр бирелә.

Ана капиталына сертификат алу өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды органнарына гариза белән мөрәжәгать итәргә кирәк. Гаризаны сертификат алуга хокук бируче бала туганнан соң да, гаилә өчен уңайлы башка вакытта да Пенсия фондына килеп бирергә, шулай ук «Гражданнарның шәхси кабинеты» аша да юлларга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасын гаиләләр өчен тагын да уңайлырак итуче электрон сертификатлар бирүче хезмәт күрсәтү 2018 ел башыннан эшли башлады.

Ана капиталына электрон сертификат алу өчен гаризаны шәхси кабинет аша бирергә кирәк. Аннары, гадәти сертификат алгандагы кебек, гариза бирүче Пенсия фондына мөрәжәгать итә. Бу бары бер тапкыр – балаларның туу турындагы таныклыклары кебек шәхси документларны биру өчен эшләнә.

Сертификат алу өчен кабат Пенсия фондына мөрәжәгать итәргэ кирәкми – Пенсия фонды ана капиталы бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, сертификат автомат рәвештә гариза бирученең шәхси кабинетына җибәрелә.  Сертификат белән бергә кабинетка сертификат хакында кирәкле мәгълумат тупланган электрон документ та юллана. Әлеге мәгълуматларны экран аша карарга да, чыгартып алырга да мөмкин.

 


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Кайбыч районында  «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!»  традицион Хәйрия акциясе старт алды. Әлеге акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.


10
август, 2019 ел
шимбә

       “Демография” милли проектының “Өлкән буын” Федераль проектын тормышка ашыру кысаларында,   яшьләре 65-тән югарырак булган                       авыл җирендә ялгыз яшәүче                  гражданнар, чиратсыз кабул ителә.

           


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы районның өч кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Катнашуның роленә һәм дәрәҗәсенә карап, алар РФ ҖК 158 маддәсенең 2 бүлегенең «а» һәм «б» пунктларында каралган җинаятьләр кылуда (бер төркем затлар тарафыннан алдан килешү буенча законсыз үтеп керү белән юлы белән колынган урлау) гаепле дип табылды. Судта агымдагы елның май аенда Кайбыч районының Кошман авылында «Дубрава» ҖЧҖ терлекчелек комплексы бозауларын тоту өчен киртәләп алынган җәйге кардадан өч эш фигурантының ике бозау урлавы ачыкланды аларны соңыннан сатып алучыга сатулары билгеле.

Нәтиҗәдә предприятиегә 71 мең сумлык зыян китерелгән.

Хөкем ителүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныдылар һәм авыл хуҗалыгы предприятиесенә китерелгән зыянны тулысынча капладылар. Суд бер генә эш фигурантына 1 ел 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү, калганнарына - җирле үзидарә органнары билгеләгән урыннарда мәҗбүри эшләр рәвешендә 240 сәгатькә кадәр җәза бирү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары үз көченә керде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

Кайбыч районы прокуратурасы 48 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 307 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (белә торып ялган күрсәтмәләр).

2019 елның 25 апрелендә хөкем ителүче, Кайбыч районы суды буенча 1 нче суд участогы залында шаһит буларак, дусты файдасына белә торып ялган белешмәләр биргән.

Соңгысы РФ ҖК 133 ст.1 ө. буенча сексуаль характердагы гамәлләргә мәҗбүр иткән һәм торак кагылгысызлыгын бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аңа җирле үзидарә органнары билгели торган урыннарда мәҗбүри эшләр рәвешендә 120 сәгать җәза билгеләде.

Хөкем карары үз көченә кермәгән.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елның 31 июленә эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең видеоэлемтә режимында гражданнарны шәхси кабул итүе планлаштырыла.
          Кабул итү вакыты-11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
          Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы "Хокукый белемнәр мәктәбе" нең "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды" дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты.
          (843) 236-41-80 телефоны буенча (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) гражданнарны алдан язылу мәҗбүри.

Флюорография беренчел стадияләрдә авырулар ачыклана торган мәҗбүри медицина тикшеренүләренең берсе булып тора.

   План буенча флюорография машинасы кешеләрне тикшерү өчен җирлекләргә чыга.

     2019 елның 27 июлендә 8.00-12.00 сәгатьтә күчмә флюорография Мөрәле авылында яшәүчеләрне кабул итәчәк.

      Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм ел саен флюорография тикшерүен онытмыйча узуыгызны  телибез.


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Африка дуңгыз чумасы кабынуга бәйле рәвештә Ульяновск өлкәсеннән вакытлыча кош-корт, азык, терлекчелек җиһазлары, инструментлар, төзелеш материаллары сатып алмаска!!!


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

15 июльдә Совет һәм Башкарма комитетның административ бинасында район башлыгы Альберт Рәхматуллин рәислегендә алкоголь продукциясен, сыраны, тәмәкене чамадан тыш куллануны профилактикалау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышта шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Мөрәле авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Тимершина Гөлсинә Әшрафҗан кызы 90  яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны  район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин исеменнән район башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы Рәсәй Президентының телеграммасын һәм район башлыгының котлау открыткасын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International