ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 7 октябрендә Олы Кайбыч авылында «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында пенсионерлар декадасына багышланган олы яшьтәге кешеләр өчен Спартакиада үткәрелде.Безнең авыл җирлегеннән Шаһивәлиева Гүзәлия Гараф кызы,Хәмидуллина Зөлфия Гатаулла кызы катнаштылар.

 


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

4 октябрь көнне Кайбыч ягы музеенда Мөрәле төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Музей һәм мин"дип исемләнгән тематик программа үткәрелде. Мавыктыргыч хикәяләр һәм экспонатлар белән танышу балаларга туган як тарихы, традицияләре турында беренче белем алырга мөмкинлек бирде. Шулай ук балалар үзләренең мәдәни көндәлекләрендә музейларга багышланган биремнәр дә үтәделәр.

           Программа ахырында барлык балаларга да музейда үзеңне ничек тоту турында белешмәлекләр бирелде, ә аларның әти-әниләренә дәүләт музейларына бушлай көннәрдә бару өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.

            Мәктәпләр белән мондый тематик программалар график буенча үткәрелә.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия үткәрәчәк

 

         Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

 


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Федераль льготниклар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирә алалар.

 

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, элек соцпакет алуга гариза бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми.

Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;

• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;

•  шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе   идарәчесе Эдуард Вафин.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Йортны билгеләп куюны үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде инде.

Бакча йортын торак дип тану өчен, милекче җирле үзидарә органына тиешле гариза (шулай ук моны КФҮ офислары аша да эшләргә була) тапшырырга тиеш. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатуынча, гаризада йортның һәм җир кишәрлегенең кадастр номеры, мөрәҗәгать итүченең почта адресы, шулай ук җирле үзидарә органы тарафыннан гариза буенча кабул ителгән карар кабул итү ысулы күрсәтелә (электрон почта буенча, шәхсән һ.б.).

Гаризага күчемсез милек реестрыннан өйгә яки хокук билгеләүче документ (милек хокукы теркәлмәгән очракта) өземтәне теркәргә кирәк. Аның раславынча, бакча йорты гражданнарның даими яшәү өчен генә түгел, ә бәлки сезонлы куллану өчен дә файдаланырга мөмкин. Әгәр бакча йорты өченче затлар хокуклары белән авырайса, шулай ук әлеге затларның бакча йортын торак йорт итеп тану өчен нотариаль расланган ризалыгын тапшырырга кирәк булачак.

Бакча йортын торак дип тануны йә баш тарту турында карар гариза бирелгән көннән соң 45 календарь көннән дә соңга калмыйча җирле үзидарә органы тарафыннан кабул ителергә тиеш.

Җирле үзидарә органы карар кабул ителгәннән соң 3 эш көненнән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итүчегә гаризада күрсәтелгән ысул белән җибәрә.

Уңай карарны, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза белән бергә, бакча йорты турында хокукларны теркәү органына тапшырырга кирәк. Моны Татарстан Республикасының Теләсә кайсы КФҮ офисында, яисә почта аша җибәреп була. Җирле үзидарә органы йортның билгеләнешен үзгәртүдән баш тарткан очракта, мөрәҗәгать итүче бу карарга судта шикаять бирергә хокуклы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 16 сентябреннән соң күчемсез милекне теркәү турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар нигезендә бакча йортын торак йә торак йортны бакча йорты дип тану турында кабул ителгән карар турыдан-туры хокукларны теркәү органына вәкаләтле орган тарафыннан җибәреләчәк.

 

Цифрлы телевидениегә күч.  Октябрь аеннан Татарстан Республикасында эфирлы ТВ-тапшыруларны сүндерәчәкләр. "Таттелеком" оператив рәвештә цифрлы телевидениегә күчәргә әзер. Сораулар буенча тәүлек буе эшли торган хезмәт телефоны аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз  8(843)222-22-22


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Пенсия фонды хезмәтләре бушлай күрсәтелә

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне  шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.

Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар шактый кыйммәт түләү хисабына пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язырга тәкъдим итеп, пенсионерларнын фикерләрен чуалталар. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар бәясе берничә мең сумга төшкән хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзиләр.

Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә гражданнар  исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре төрле контрольләүче органнар hәм ведомстваларга юллана дигәнне аңлата.

Әлеге төр гаризалар  законнар җыелмасы нормалары кысаларында пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-береннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә түләргә кирәк.

Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды  сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында онлайн режимында үзегезне кызыксындырган мәгълумәтне таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды  территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.

Шикле очраклар булганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе татарстанлыларның (843) 279-27-27 телефоны буенча Россия фондының контакт узәгенә хәбәр итүен сорыйбыз.


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Пенсия фонды һәм Суд департаменты беренче тапкыр үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәудәт Салихов дәуләт учреждениесе – Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе белән Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе арасында үзара мәгълумати хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар.

Әлеге килешү ике як арасында тизәйтелгән документ әйләнешен, заманча, шифрлау һәм электрон имза функцияләре белән ViPNet программалар комплексының криптографик мәгълумат саклау чараларын кулланган элемтә каналларын кулланышка кертергә импульс бирә, бу исә безгә «Персональ мәгълуматлар турында»гы закон таләпләрен үтәп, чагыштырмача кыска вакыт эчендә соралган мәгълуматны жибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

«Имзаланган документ – соңгы елларда безнең арада урнашкан нәтиҗәле элемтәнең табигый дәвамы, безнең оешмалар арасындагы узара мәгълумат алмашуның алдынгы ысулларын куллануның яңа биеклеге. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлегебез төрле төп юнәлешләр буенча үсеш алачак», - дип билгеләп үтте Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

 

 

 
 

 


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Игътибар! Мошенниклар Пенсия фонды исеменнән

Пенсионерларны алдауның яңа ысулын тапты.

 

Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин.

Россия Пенсия  фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар  Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында Закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата.

«2019 елнын 19 августында Пенсия фондын 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга буыннарны дәвалый торган препаратны бушлай таратырлык квота бирергә мәҗбүр итә торган Закон өченче укылышта кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы – Казан шәһәре Пенсия фонды идарәсе начальнигы Галина Ивановна Стриженова. Анын фикеренчә, властьлар илебездәге пенсионерларның кыйммәтле дару препаратлары ала алмауларына куптән игътибар итәргә тиеш булганнар».

«Пенсия фонды булекчәсе Казан шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигының исем фамилиясе уйлап чыгарылган булуын һәм башка мәгълуматларның да дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан бер нинди товар тәкъдим итмиләр», - ди ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстанлыларны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия Бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре теге яки бу документны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыру яисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълуматлар сорамыйлар.

Гражданнар Россия Пенсия фондының шәһәр һәм районнардагы клиентлар хезмәтендә яисә специальләшкән «Мобильклиентлархезмәте»нең урыннарга барып хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә. Барлык хезмәткәрләрнең Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, алар гражданнар таләбе буенча әлеге таныклыкны күрсәтергә бурычлы.

Пенсия хезмәтләреннән шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайты ярдәмендә, гражданинның es.pfrf.ru шәхси кабинеты аша файдаланырга, шулай ук кызыксындырган сорауны белгечкә online аша бирергә була. Порталга керү өчен гражданнарга идентификацияләү һәм аутентификациялләүнең Бердәм системасындагы (ЕСИА) исәп язуыннан файдаланырга кирәк.

Болардан тыш республикада 27-9-27-27 телефоны буенча ял һәм бәйрәм коннәреннән тыш душәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 – 18:00 сәгатьләр дә, җомга көнне 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 сәгатьләрдә төшке ялга туктап, дистанцион хезмәттәшлек итү контакт үзәге эшли.

 

Пенсия фонды ел башыннан алып 22 мең татарстанлының пенсия алды ташламаларына хокуклы булуын раслады

 

           2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә  һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде.

        Ел башыннан эш белән тәэмин итүчеләр тараткан мәгълүмат пенсия яше алдындагы эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру узу өчен бирелә торган түләүле ял көне хакында иде. Эш бирүчеләрнең мөрәҗәгатьләре  буенча Россия Пенсия фонды 16 мең кешегә карата мәгълүматларны тапшырды. Әлеге мәгълүмат алмашу, мәшгульлек үзәкләре кебек үк, үзара килешүләр нигезендә алып барыла. Бүгенге көнгә Пенсия фонды белән эш бирүчеләр арасында 46 мең килешү төзелде.

         Пенсия  алды  яшендәге гражданнарның яңа һөнәр үзләштерүгә, уку квалификацияләрен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру һәм пенсия яшендәгеләрнең уку яки эш эзләү чорында арттырылган пособие түләүче мәшгульлек үзәге соравы буенча 4,5 мең кеше статусларын раслады.

       Исегезгә төшерәбез, әгәр  пенсия алды яшендәге гражданы ташламаларга хокукы барлыгын мөстәкыйль рәвештә раслага теләгән очракта Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша яисә Пенсия фонды идарәләрендәге клиент хезмәте  аша  эшли ала. Әлеге ысулдан ел башыннан бирле 920 кеше белешмә алган. Тагын 460 граждан күпфункцияле үзәкләрләргә мөрәҗәгать иткән.

     Пенсия яше алды гражданнарга ташламалар 2019 елда ясала башлады. Моңа кадәр бу хокуктан бары тик пенсия яшендәгеләр генә файдалана ала иде. Ташламаларның күбесе федераль характерда, алардан яңа пенсиягә чыгу яшенә кадәр биш ел яки элеккеге пенсиягә чыгу яше чикләрендә – хатын - кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән файдаланырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе  идарәчесе Эдуард Вафин.

      2019 елдан башлап  россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу  яше үзгәрмәсә дә, алар пенсия алды ташламаларыннан файдаландылар. Бу, әйтик, биш баласы булган күп балалы аналарга һәм вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булган кайбер гражданнарга кагыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International