2020 нче елның 04 марты көнне Кайбыч районы Бортас авылы янында Яшел Үзәндә яшәүче ир-атның исерек булу билгеләре белән автомобиль белән идарә итүе һәм башка автомобильгә бәрелүе Суд тарафыннан ачыкланды.
Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә әлеге кеше медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
Әлеге гражданин элегрәк РФ КоАП 12.8 ст.буенча (исерек хәлдәге йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итү) административ җәзага тартылган булган. Әмма шулай да үзе өчен тиешле нәтиҗә ясамаган.
Дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, иргә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча 1 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән.
Хәзерге вакытта суд карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы «Алтын кырлар» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (алга таба – ширкәт) эшчәнлегендә хезмәт законнары үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында балигъ булмаган хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозу очраклары ачыкланды.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 136 ст. 6 өлеше нигезендә хезмәт хакы эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләренә, күмәк килешүгә, хезмәт килешүенә билгеләнгән көнгә карап, кимендә һәр ай саен түләнә.
Әлеге закон таләпләрен бозган өчен җәмгыять тарафыннан 2020 елның 20 августында тикшерү вакытында 2020 елның июль аенда балигъ булмаган 2 хезмәткәргә 28192 сум күләмендә хезмәт хакы түләнмәгән.
Моннан тыш, РФ Хезмәт кодексының 140 статьясы таләпләрен бозып, 10.08.2020 эштән азат ителгән балигъ булмаган хезмәткәргә 10440 сум күләмендә хезмәт хакы түләнелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры җәмгыять директорына карата РФ КоАП 5.27 ст.7 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатты, аны карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Кайбыч районының 1 нче суд участогы җәмәгать судына җибәрелде.
Моннан тыш, җәмгыять директоры адресына тәкъдим кертелде.
Прокуратура катнашыннан соң балигъ булмаганнарның хезмәт хокуклары торгызылды, аларга хезмәт хакы тулысынча түләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 41 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады, ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләнә.
Суд тарафыннан 2020 елның 8 мартында, Кайбыч районы Олы Подберезье авылы урамында, хөкем ителүче исерек хәлдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченныеның йөзенә кул белән сугуы ачыкланды.
Район суды хөкем ителүчегә 10 мең сум күләмендә штраф билгеләде, хөкем карары законлы үз көченә кермәде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы Олы Подберезье авылыннан күп тапкырлар хөкем ителгән 65 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Җәмәгать суды тарафыннан ул РФ Җинаять кодексының 119 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (кеше үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү куркынычы булганда).
Суд тарафыннан 2020 елның 3 июнендә үз өендә исерек хәлдә кызы белән аны куркыту максатыннан пычак алуы һәм үтерү белән янау сүзләре әйтеп, аның ягына юнәлүе ачыклана.
Әтисе әйткән янауны аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен чын куркыныч дип кабул иткән кыз өйдән чыгып киткән, аннары гариза белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд аңа 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 10 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында кичә Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районда яшәүче 3 гаиләгә авыл җирендә торак төзү өчен социаль түләү бирү турында таныклыклар тапшырды.
Ызгыш-талаш аркасында үтерү
2020 елның 21 августында Кайбыч районы Надеждино авылының бер йортында 1992 елда туган, күп санлы яралары булган җирле кешенең мәете табыла.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять эше кузгаткан. Кайбыч районы прокуратурасы кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип таныды.
Вакыйга урынына тикшерү төркеме белән берлектә район прокуроры Алмаз Сөләйманов чыкты.
Башлангыч версия буенча, 2020 елның 20 август кичендә элек иректән мәхрүм итү урыннарында бергә җәза алган ике ир-ат арасында низаг була. Кайбыч районының Колаңгы станциясендә яшәүче 26 яшьлек кеше шәхси ызгыш – талаша аркасында танышына 60 тапкыр пычак белән кадый.
Шикләнелүчегә карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланган, ул үтерүдә гаебен таныган, пычак яшергән урынны күрсәткән.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Җинаять эшен тикшерү район прокуратурасы контролендә тора.
Район прокуроры урынбасары Ф. Ф. Хафизов
Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә.
“Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.
“2-79-27-27 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин. Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар алдан язылу тәртибендә кабул ителәләр.
Районда юллар төзү һәм ремонтлауга зур игътибар бирелә. Ел саен Автомобиль юллары ремонтлана, вак таш-комлы юллар салына. Барлык төп юл ремонт эшләре җәйге чорда башкарыла.
Быел ремонтланган километрларның саны шактый арткан. Шулай итеп,шушы көннәрдә Мөрәле авылында Карл Маркс урамы, 636 метр озынлыктагы вак таш җәю эшләре тәмамланды.
Район торак пунктларыннан каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару расланган график буенча дәвам итә. Авыл халкына чүп-чар салынган капчыкларны урамнарда урнаштырылган урыннарга чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итәбез: чүп – чар тутырылган капчыкларны үзара алдан сөйләшеп, 4-5 йорт берләшеп бер өемгә куйсагыз иде. Биотуалетлар калдыкларын чыгару катгый тыела. Район ташучысы, шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикматуллин.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.