Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Өлкәннәр көне котлы булсын!”

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

«Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, барлык өлкәннәребез! Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Бу барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм. Анда – җылылык һәм шәфкатьлелек, хөрмәт һәм ярату. Әлеге бәйрәм буыннар бердәмлеге һәм чорлар элемтәсе символы.

Өлкәннәр, олы кешеләр... Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән! Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткән: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Сезгә сынаулар узарга туры килгән, район, республика, ил үсеше нигезен нәкъ менә сез салгансыз. Авыр тормыш юлы үтеп, югалтулар кичерсәгез дә күңел көрлеген, дөреслеккә ышанычны саклап кала алгансыз. Сез бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык кебек сыйфатлар таратучылар. Эшкә җаваплы карашыгыз белән үрнәк булып торасыз, белемегез, бай тәҗрибәгез белән бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегездә яшь буында хезмәт сөючәнлек, патриотизм, ихтыяр көче тәрбиялисез.ТАССР үсешенә зур өлеш керткәнсез.

Бүген райондагы һәр тармакта үсешкә ирешелә икән, монда сез – өлкән буын вәкилләренең дә өлеше зур. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең батырлык, нык торучанлык алдында баш иябез. Сез бу сыйфатларны бүген дә саклыйсыз. Безгә тормыш һәм хезмәт дәресләре биреп, үз эшең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Бәйрәм ункөнлегендә сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер итәргә язсын!

Бәйрәм көннәрендә мәдәният йортларында бергәләп очраша идек. Мул табыннар артында дөнья хәлләре турында сөйләшеп, җырлар тыңлап утыруларны быел кичектереп торырга мәҗбүр булабыз. Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе шартларында без бер-беребезне сакларга тиешбез. Алга таба матур очрашулар насыйп итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International