Кайбыч прокуратурасы Новосибирск өлкәсендә яшәүче 22 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд ирне РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (урлау) гаепле дип тапкан.
Судта 2021 елның 5 декабрендә хөкем ителүченең Иске Тәрбит авылы мәдәният йорты бинасында исерек хәлдә булуы ачыклана, ул әлеге авылда яшәүчеләрдән 2 кәрәзле телефон һәм авыл мәдәният йортына караган «Acer» маркалы ноутбукны яшерен урлый.
Ир үз гаебен тулысынча таныган, урланган милек хуҗаларына кайтарылган.
Суд гаепле затка 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Сафина Роза Зәмир кызы-прокурор ярдәмчесе
Мошенникларның тавыш роботлары ярдәмендә банк клиентларын телефон аша алдауның яңа ысулы барлыкка килде.
Әйтик, Алар тавыш роботлары ярдәмендә банк клиентларына шалтыратып, ышанычка кереп, клиентның онлайн-банкында операция ясарга мөмкинлек бирә торган мәгълүматны алдалап куя.
Алдау схемасы үзе түбәндәгечә күренә: затка банк роботыннан - ярдәмчедән шалтырату килә, ул, янәсе, банк клиентының шәхси кабинеты белән шикле операцияләр турында хәбәр итә (кагыйдә буларак, сүз акча күчерү, кредит рәсмиләштерү, шәхси кабинетка бәйле телефон номерын алыштыру турында бара).
Алга таба мошенниклар операцияне тональ режимда раслауны сорый, ә баш тарткан очракта, банк куркынычсызлык хезмәтенең ялган хезмәткәре белән тоташа.
Соңгы вакытта гына да район халкын алдауның 2 очрагын гына китерәм:
31.12.21 ОВДныд дежур частена Араслан авылында яшәүче бер ханым телефон аша билгесез затлар аны ялганлап «Россия Саклык банкы» ГАҖ банк картасыннан 52 мең сум акча урладылар.
17.01.22 Олы Подберезье авылында яшәүче бер кешене шулай ук телефон аша билгесез затлар ялганлап аның «АК БАРС БАНК» ГАҖ банк картасыннан 322 мең сум акча урлаганнар.
Кайбыч районы прокуратурасы искә төшерә:
банк хезмәткәрләре һәм аларның роботлаштырылган ярдәмчеләре гражданнарга шалтыратмый,
резерв счетлар юк;
әгәр туганыгыз бәлагә юлыкса, аның номеры буенча шалтыратырга кирәк;
Хөрмәтле гражданнар, әгәр сезгә хокук саклау органнары яки банкның куркынычсызлык хезмәте шалтыратса, күрсәтелгән бүлекчәнең кизү өлешенә яки ведомство офисы белән элемтәгә керегез һәм аларның чыннан да бу эшне эшләвен ачыклагыз.
Заманча технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр сирәк ачыла һәм зыян күрүчеләргә зыян капланылмый.
Районда катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, гражданнарның хокукларын яклау зарурлыгы үз актуальлеген югалтмый. Бу очракта инфекция йоктырудан гражданнарны яклау буенча күрелә торган чаралар прокуратура органнарына шикаять, гариза белән мөрәҗәгать итәргә комачауламасмы, прокурорлар тарафыннан гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча оператив чаралар күрелмәсме дигән сорау туарга мөмкин.
Җавап һичшиксез-комачауламаячак. «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 02.05.2006 ел, № 59-ФЗ Федераль законда каралган прокуратура органнарына мөрәҗәгать итү хокукы тулысынча тормышка ашырылачак.
Коронавирусның таралуына юл куймау (битлекләр кию, гражданнар күпләп җыела торган урыннарда йөрүдән баш тарту һ.б.) максатларында чикләү чараларын үтәү зарурилыгы бары тик прокуратурага мөрәҗәгать иткәндә, үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен гариза биргәндә, үтәлергә тиешле тәртипкә генә төзәтмәләр кертә. Һәм бу тәртип бу бурычны күпкә җиңеләйтә.
Гражданнарны шәхси кабул итү, элеккечә үк, прокуратураның барлык органнарында көн саен, прокуратура хезмәткәрләренең дә, гариза бирүчеләрнең дә өстәмә куркынычсызлык гарантияләрен үтәү (шәхси саклану чараларын кулланып, мөмкин булган очракта – пыяла бүлгеч аша, бинаны дезинфекция чаралары белән эшкәртү белән) үткәрелә. Язма мөрәҗәгатьләр шулай ук килә һәм билгеләнгән тәртиптә карала.
Шуның белән бергә, коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын булдырмау максатларында, гражданнарга дистанцион формалардан файдаланып, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итү хокукын гамәлгә ашырырга киңәш ителә. Өстәвенә, алар хәзер халыкның киң катламнарына үтеп керә ала.
Бу уңайдан исегезгә төшерәбез, прокуратураның электрон почтасы үз мөрәҗәгатен җибәрүнең иң тиз ысулы булып тора. kaybich.prok@tatar.ru
Прокуратурага электрон юл белән җибәрелгән мөрәҗәгатьләрне карау процедурасы почта аша кергән мөрәҗәгатьләрне карау процедурасыннан аерылмый. Алар барысы да керү вакытыннан 3 көн эчендә теркәлә. Шуннан соң вәкаләтле хезмәткәр мөрәҗәгатьнең эчтәлеге белән алдан таныша, аны прокуратура органнарында карауга алу турында, йә мөрәҗәгатьне асылда карарга вәкаләтле органга яңадан карау турында Карар кабул итә. Әгәр элек прокуратура органнарында каралмаса, мөрәҗәгать итүче бу хакта бер атна эчендә хәбәр ала.
Мөрәҗәгатьеңне Интернет аша җибәрү мөмкинлеге булмаганда, хокук бозу урыны буенча прокурорның тиз арада катнашуы таләп ителгәндә, граждан аны алып килергә һәм прокуратура ишегендә урнаштырылган корреспонденция кабул итү тартмасына салырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьне закон белән каралган срокларга бирү ысулы һәм аны карау тәртибе, хокукларны яклау һәм торгызу буенча чаралар күрү йогынты ясамый.
Прокурор ярдәмчесе Сафина Р. З.
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе айларда пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.
Беренче түләүләрне татарстанлылар 17 гыйнварда алды. Стандарт түләү графигы буенча февральдә бирелә торган гыйнвар ае пособиеләре вакытыннан алда түләнде.
Февральдә пособиеләр гыйнвар аенда түләүләр рәсмиләштергән гражданнарга гына бирелә. Марттан башлап акча күчерү стандарт график буенча һәр айның 3 числосында алдагы ай өчен башкарыла.
Шунысын билгеләп үтү мөһим, элек билгеләнгән пособиеләрне гражданнар элеккеге режимда һәм моңа кадәр күрсәтелгән реквизитлар буенча алачак. Яңадан рәсмиләштерү яки түләүне озайту өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләүләр алу хокукы 2022 елда гына барлыкка килгән булса, гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Социаль яклау органнарыннан күчкән түләүләрне билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8-800-600-0000 телефоны аша (шалтырату бушлай) алырга мөмкин.
2022 елның 1 гыйнварыннан Пенсия фондына күчерелгән социаль ярдәм чараларыннан халыкның төрле категорияләре файдалана. Мәсәлән, балалары булган эшләмәүче гражданнар. Ата-аналар өчен йөклелек, бала туу яки баланы уллыкка алу, шулай ук балаларны карау буенча түләүләрне үз эченә алган айлык һәм бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түләү каралган.
Һәлак булган хәрбиләрнең һәм көч структуралары хезмәткәрләренең гаиләләренә пособиеләр һәм компенсацияләр- түләүләрнең аерым төркеменә керә. Мәсәлән, коммуналь түләүләргә чыгымнарны компенсацияләү, шәхси йортны төзекләндерүгә яисә баланың җәйге савыктыру ялына түләүләр –шундыйлардан.
Чернобыль атом электростанциясендәге аварияләр, "Маяк" берләшмәсе, Семипалатинск полигонындагы сынаулар һәм башка шундый вакыйгаларга бәйле радиациядән зарар күрүчеләргә дә социаль ярдәм чаралары каралган.
Транспортлары булган инвалидларга ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең өлешчә компенсациясе кире кайтарыла.
Сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга акчалата компенсацияләрнең кайбер төрләре дә Пенсия фонды аша билгеләнә.
Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Пенсия фондының рәсми сайтындагы бүлектә урнаштырылган: https://pfr.gov.ru/grazhdanam/mery_podderzhki
Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәкнең - 8 800 6-000-000 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе иминиятләштерүчеләргә иминиятләштерелгән затларның стажы турында еллык хисап формасын (СЗВ-СТАЖ) 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.
Иминиятләштерелгән затларга пенсияләр билгеләү максатында стажны исәпкә алу өчен кирәкле СЗВ-СТАЖ формасы буенча белешмәләрне иминиятләштерүчеләр елга 1 тапкыр, хисап елыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча тапшыра. Иминиятләштерүче зат үзе иминиятләштергән һәр зат, шул исәптән салымнар һәм җыемнар турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә иминият взнослары исәпләнелә торган кертемнәргә гражданлык-хокукый характердагы килешүләр төзегән затлар өчен мәгълүматлар тапшырырга тиеш.
Телекоммуникация каналлары буенча отчетны иминиятләштерүчеләрдән Россия Пенсия фондының территориаль органнары ял һәм бәйрәм көннәрендә дә кабул итә.
Гамәлдәге кануннар нигезендә, хисапны билгеләнгән вакытта тапшырмаган, тулы яисә дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырган өчен иминиятләштерүчеләргә һәр иминиятләштерелгән зат өчен 500 сум, электрон документлар рәвешендә белешмәләр тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен - 1000 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла. Моннан тыш, вазыйфаи затка штраф салынырга мөмкин.
«Эш бирүчеләргә уңайлы булсын өчен иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерү программасының актуаль “ПО ПД” версиясе Россия Пенсия фонды сайтының «Эш бирүчеләргә» - «Программа белән тәэмин итү» - «Иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерүне программалы тәэмин итү» бүлегендә урнаштырылган”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
СЗВ-СТАЖ формасы буенча мәгълүматлар тапшыру тәртибе турындагы мәгълүматны Россия Пенсия фонды бердәм контакт-үзәгенең 8-800-6000-000 телефоны буенча алырга була
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен автомат рәвештә пенсияләрнең яңа төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара.
Исегезгә төшерәбез, гамәлдә булган пенсия законнары җыелмасы буенча картлык буенча хезмәт пенсиясе алучы гражданнарга 80 яшь тулгач, аларга арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә, бу пенсиягә сизелерлек өстәмә булып тора. Закон бары тик иминият пенсияләре алучыларга гына кагылганга күрә, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар алар өчен отышлырак булган пенсия төренә бары тик гариза буенча гына күчә иделәр.
"2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды белгечләре үзләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны тикшерәчәк һәм мөстәкыйль рәвештә, 80 яшьлек гражданның пенсиясе арткан очракта, автомат режимда башка төргә күчерәчәкләр", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 номеры буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).
18 гыйнвар көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Көн тәртибендә Моралы авыл җирлеге Советы башлыгының 2021 елда Мөрале авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының эшчәнлеге һәм 2022 елга бурычлар турында хисабы булды.
Отчет доклады белән авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Р. Р. өстәмә доклад белән Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Мозафарова р. З., Мөрәле ФАП фельдшеры Сибгатова Ф. Ф. чыгыш ясады.
Гражданнар җыенында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин А.И., район башлыгы урынбасары Хәялиев Р.Р., район прокуроры Сөләйманов А. Р., "Август-Кайбыч" агрофирмасы генеральдиреторы Иванов А.А., Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Рифатович, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Кайбыч районы прокуратурасы аңлата
2022 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексына Хезмәт кодексының 216.2 маддәсе өстәлде, аның нигезендә һәр хезмәткәр аның эш урынында хезмәт шартлары һәм аны саклау турында мәгълүмат алуга хокуклы.
РФ ТК 261.2 маддәсенең 4 нче өлеше (ысуллар) һәм эш бирүче тарафыннан мәгълүмати материаллар урнаштыру буенча тәкъдимнәр, шулай ук мондый материалларның якынча исемлеге Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан раслана.
2022 елның 1 мартыннан эш бирүче тарафыннан мәгълүмат материалларын урнаштыру буенча тәкъдимнәр гамәлдә булачак, шул ук датадан РФ Хезмәт министрлыгының 2001 елның 17 гыйнварындагы 7 номерлы карары хезмәтне саклау кабинеты эшен оештыру һәм хезмәтне саклау почмагының эшен оештыру буенча тәкъдимнәрен раслау турында үз көчен югалткан дип таныла.
Элеккеләре белән чагыштырганда, яңа тәкъдимнәр заманчарак. Эш бирүчеләр мәгълүмат материалларын веб-сайтта урнаштыра, электрон почта аша тарата, онлайн-сораштырулар яки телефон интервьюлары, әңгәмәләр үткәрә алачак. Видеороматериалларны таратканда, онлайн-сораштырулар, телефон интервьюлары һәм әңгәмәләр үткәргәндә шәхси мәгълүматны яклау турындагы законнарны үтәргә кирәк.
Хезмәтне саклау кабинетын төзү хезмәткәрләрнең саны 50 һәм аннан да күбрәк булган эш бирүчеләргә (ә 100 һәм аннан да күбрәк түгел) тәкъдим ителә, ә хезмәткәрләрнең саны 50дән кимрәк (хәзер - 100 дән азрак) булган эш бирүчеләргә эш бирүчеләрнең аерым структур һәм башка аерымланган бүлекчәләрендә хезмәтне саклау почмагын булдыру тәкъдим ителә.
Прокуратура аңлата.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 08.09.1520 номерлы карары белән Россия Хөкүмәтенең 2022 елда кече эшмәкәрлек субъектларына карата планлы контроль (күзәтчелек) чараларын, планлы тикшерүләрне тыюга бәйле кайбер актларына үзгәрешләр кертелде.
Әмма бу кагыйдә кайбер искәрмәләрне күздә тота, аерым алганда: эшчәнлекләре һәм (яисә) объектлары гадәттән тыш югары һәм югары куркыныч категорияләренә кертелгән йә тиешле хәвеф-хәтәр классларына (категорияләренә) кертелгән, шулай ук аларга карата даими дәүләт контроле (күзәтчелек) режимы билгеләнгән затларны тикшерүләргә карата;
Тупас хокук бозу кылган өчен административ җәза билгеләү турында үз көченә кергән карар, йә лицензияне туктатып тору (бетерү) турында кабул ителгән карар турында һәм тикшерү тәмамланган датадан соң, тиешле карар (карар) чыгарылган, тикшерү тәмамланган көннән алып, 3 елдан азрак вакыт узган.
Шулай ук мәҗбүри аудит уздыручы аудиторлык оешмалары эшенең сыйфатына тышкы контроль; атом энергиясен файдалану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге лицензиат таләпләре үтәлешен тикшерүләр дә гамәлдән чыгарылмый.
Кайбыч районы прокуратурасы аңлата
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 13.10.2021 № 987н боерыгы белән бала туу турындагы таныклыкка яңа таләпләр кертелә.
2022 елның 1 мартыннан бала туу турында медицина таныклыгын электрон рәвештә алырга мөмкин.
Боерык нигезендә, мондый таныклык алучының ризалыгы белән электрон рәвештә формалаша, ул шулай ук электрон документ рәвешендә туу турында медицина таныклыгы эчтәлеген раслый торган кәгазь чыганакта документ әзерләүне соратырга хокуклы.
Шулай ук, таныклыкта, шул исәптән, мәҗбүри тәртиптә бала анасының, аның СНИЛС һәм ОМС полисының шәхесен раслаучы документ мәгълүматлары, шулай ук баланың фамилиясе күрсәтелә.
Моннан тыш, боерык белән туу турында медицина таныклыгын бирү тәртибе актуальләштерелде һәм мондый таныклык электрон документ формасында аның РЭМДда теркәлгән көнендә бердәм дәүләт хезмәтләре порталында ата-аналарның берсенең шәхси кабинетына җибәрү юлы белән бирелә дип каралган.
Документ ЗАГС органнары баланың тууын дәүләт теркәвенә алу өчен нигез булып тора.