Кайбычта 22 яшьлек ир-атны авыл мәдәният йортыннан милек урлаган өчен хөкем иткәннәр

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Кайбыч прокуратурасы Новосибирск өлкәсендә яшәүче 22 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд ирне РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (урлау) гаепле дип тапкан.

Судта 2021 елның 5 декабрендә хөкем ителүченең Иске Тәрбит авылы мәдәният йорты бинасында исерек хәлдә булуы ачыклана, ул әлеге авылда яшәүчеләрдән 2 кәрәзле телефон һәм авыл мәдәният йортына караган «Acer» маркалы ноутбукны яшерен урлый.

Ир үз гаебен тулысынча таныган, урланган милек хуҗаларына кайтарылган.

Суд гаепле затка 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы

 

Сафина Роза Зәмир кызы-прокурор ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International