ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2023 ел
җомга

Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

        Күпчелек очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар шактый кыйммәт бәягә гражданнарга  пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, пенсионерлар бәяләре берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи.

        "Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, СНИЛС , паспорт номерын һәм башка шәхси  мәгълүматларны чагыштыру  өчен документлар сорамыйлар. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында  яки социаль фонд органнары компетенциясенә керә торган башка сораулар туган очракта, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы  шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз ", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

       Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге татарстанлыларга  шикле очракларда   8-800-1-00000-1 номеры буенча  фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  ата-аналарга ана капиталыннан  балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак  итү  өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.

      "Моңа кадәр ана капиталын баланы укытуга юнәлтергә карар кылган гаиләләргә фондка уку йорты белән гаилә арасында түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турында төзелгән килешүнең күчермәсен тапшырырга кирәк иде. Хәзер, Социаль фонд бүлеге белән мәгариф оешмасы арасында килешү төзелгән булса, ата-аналарга фонд бүлегенә ана капиталыннан файдалану турында гариза  бирү дә җитә. Социаль фонд түләүле белем бирүгә килешү турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

       Гаризаны онлайн вариантта, дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Социаль фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да бирергэ мөмкин,   фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә һәм күпфункцияле үзәкләргә  килеп тә гариза тапшырырга була

      Ана капиталын балаларын укыту өчен файдаланырга теләүче  гаиләләр  елдан-ел арта. 2023 ел башыннан гына да Татарстанда 1 меңнән артык гаилә  капитал акчасын әлеге максатларга җибәрү турында карар кабул итте. Гаиләләргә 40 млн. сумнан артык акча бирелде.

      Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның августыннан кертелгән яңалыклар ана капиталыннан белем бирү юнәлешендә файдалану ихтыяҗын арттырды. Хәзер ата-аналар ана капиталы акчасын балаларны  шәхси укытучылар укыту, шәхси эшмәкәрләр буларак эшләүче агентлыклар һәм нянялар күрсәткән бала карау һәм тәрбияләү хезмәтләренә юнәлдерә ала. Элек мондый хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына  алар өчен түләргә мөмкин иде. Шәхси эшмәкәрнең тиешле рәсми статусы һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булган очракта гына физик затларның белем бирү хезмәтләренә сертификат акчасыннан файдаланып түләргә мөмкин.

 


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды хәбәр иткәнчә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән гражданнарга айлык түләүләрне алга таба күчерү өчен «МИР» милли              түләү системасының банк картасын рәсмиләштерергә кирәк.

            2011 елның 27 июнендә кабул ителгән 161 номерлы "Милли түләү системасы турында" Федераль законның 30.5 маддәсе нигезендә күчеш чоры 2023 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән.

            Исегезгә төшерәбез, бу таләп бары тик айлык иминият түләүләрен башка түләү системаларының банк карталары счетларына алучы гражданнарга гына кагыла.

          Үзгәрешләр  айлык түләүләрне  почта элемтәсе бүлекләре, түләүләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша алучы, кредит учреждениеләренә саклыкка салучы кешеләргә, ягъни банк картасыннан файдаланмаучыларга кагылмый, алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, түләүләр элеккеге график буенча китереләчәк.

           Кредит учреждениесендә «МИР» картасы ачылганнан соң, счетларның яңа реквизитларын Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның түләү алучының исәп (шәхси) эше сакланучы  бүлегенә тапшырырга кирәк.


10
март, 2023 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч районының Эбалак авылында яшәүче 48 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү).

Судта ачыкланганча, 2022 елның 28 сентябрендә гаепләнүче, исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгәне өчен административ җәзага тартылган, үзенә тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм яңадан Олы Кайбыч авылы урамында исерек хәлдә үз автомобиле руле артында тоткарланган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җирле үзидарә органнары тарафыннан җинаять – башкару инспекциясе белән килешү буенча билгеләнгән объектларда 170 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителә. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

2023 елның 13 мартыннан 18 мартына кадәр Мөрәле авыл җирлеге территориясендә хуҗасыз этләр тотылачак.


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады. Аларның 150 артыгы  3 яше тулмаган  ике һәм аннан да күбрәк  балага түләү рәсмиләштергән.

       «Гражданнар өчен уңайлыклар арттыру  һәм ана капиталы акчаларын  куллану мөмкинлекләрен киңәйтү максатында, программа даими рәвештә  уңай үзгәрешләр кичерә. 2023 елдан башлап ана капиталыннан акча алу хокукы  булган  ата-аналар саны артты. Хәзер ул 3 яшькә кадәр һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек гаиләләр ана капиталын бу максатларга бары тик икенче бала тугач кына файдала иде. Гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булган очракта да бары бер түләү  генә каралган идее», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Айлык түләү гариза биргән вакытка гаилә яшәгән төбәктә балалар өчен  билгеләнгән бер яшәү минимумы күләмен  тәшкил итә. Татарстан Республикасында ул  аена 11 852 мең сум .

        Элеккеге кебек үк, түләү гаиләдә җан башына уртача  керем бер кешегә ата-аналарның мөлкәти һәм эш белән тәэмин ителешен исәпкә алмыйча исәпләгәндә ике яшәү минимумыннан артмаган   гаиләләргә билгеләнә. Шул рәвешле, әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булып,  түләү билгеләгәннән соң да җан башына керем  ике яшәү минимумыннан артмаган икән, ата-аналар тагын бер түләүне рәсмиләштерә ала. Гариза һәр бала өчен аерым тапшырыла.

          Шуны да билгеләп үтү мөһим, гаилә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, аларга  2023 елга кадәр ана капиталы акчалары исәбеннән билгеләнгән айлык түләү  туктатылачак. Аны  билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки күпфункцияле үзәккә килеп  яңадан гариза бирергә кирәк. Калган барлык документларны Фонд мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гариза 10  эш көнендә карала.  Уңай карар кабул ителсә, акчалар 5 эш көне эчендә түләнә.  

 

 


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан Марий Эл Республикасында яшәүче 27 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды. Ул РФ Җинаять кодексының 166 нчы маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (урлау максатыннан башка автомобильне хокуксыз яулап алуда (урлау) гаепле дип табылды.

Суд тикшерүе ачыклаганча, 16.09.2022 Кайбыч районының Иске Чәчкап авылы урамында “УАЗ” автомобилен күреп алган, шуннан соң бикләнмәгән ишек аша салонга кергән. Келәм астындагы ут кабызу ачкычы белән ул двигательне кабыза һәм урланган автомобильдә Байморза авылында бер таныш кыз янына китә. Ләкин юлда ул идарә белән эш итә алмый һәм кюветка ава.

Әлеге кеше  кылган гамәлендә гаебен таныган, машина хуҗасына китерелгән матди зыянны тулысынча каплаган.

Суд, Дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, гаепле затка 1 ел иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән.

Суд карары законлы көченә кермәде.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228.1 статьясы нигезендә наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату, шулай ук наркотик яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне яки аларның өлешләрен законсыз рәвештә саткан  өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Наркотикларны «Интернет» челтәре яки башка элемтә чараларын (мәгълүмат алырга һәм аны алмаштырырга мөмкинлек бирүче кәрәзле телефоннар, компьютерлар һәм башка җайланмалар) кулланып законсыз рәвештә сату җинаятьнең квалификация составын тәшкил итә.

Әлеге квалификация билгесе «Интернет» челтәре ярдәмендә әлеге зат киләчәктә сату яки җинаятьтә катнашучылар максатыннан наркотик матдәләрне законсыз сатып алу чыганагын эзләгән, шулай ук наркотик матдәләрне сатып алучылар өчен мәгълүмат урнаштырган очракларда бар.

Күрсәтелгән билге буенча җинаятьтә катнашучыларның гамәлләре квалификацияләнә, әгәр алар арасында җинаять әзерләү һәм кылу барышында «Интернет» челтәрен кулланып (әйтик, наркотик чараларны яшеренлеккә салучы зат белән әлеге максатларда наркотик чаралар тапшырган зат арасындагы элемтә).

Мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрдән файдаланып җинаять кылу 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителүгә, ә аеруча зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз саткан очракта - гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә китерә.

23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән  8-800-1-00000-1 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие билгеләү, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юлламалар алу, бирелгән гаризаның статусын ачыклау һәм башка хезмәтләр буенча консультацияләр бирә.

        "Контакт-үзәккә кергән мөрәҗәгатьләргә виртуаль ассистент җавап бирә, ул иң популяр сораулар буенча мәгълүмат алырга ярдәм итә.  Тагын да җентеклерәк мәгълүмат кирәк булган очракта виртуаль ярдәмче шалтыратуны үзәк хезмәткәренә күчерә. Шәхси мәгълүматларга кагылышлы консультацияләр мөрәҗәгать итүченең шәхесен кодлы сүз ярдәмендә ачыклаганнан  соң гына бирелә. Моның өчен гражданин Россия Социаль фонды сайтындагы  шәхси кабинетының "кулланучы профиле" вкладкасында мөстәкыйль рәвештә кодлы сүз урнаштырырга тиеш”, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

          Исегезгә төшерәбез, бердәм контакт-үзәк - социаль ведомстволарның бердәм мәгълүмат системасы, ул Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм социаль иминиятләштерү фонды белән бергә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгүльлек буенча федераль хезмәт (Роструд), халыкны социаль яклау төбәк органнары, шулай ук медик-социаль экспертиза учреждениеләрен берләштерә.

           Узган ел бердәм контакт-үзәк аша татарстанлыларга 1 миллион консультация бирелгән.


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

          Узган елда Татарстанның социаль фонды  пенсия яшенә җитмәгән  гражданнарга  инвалидлык алу сәбәпле 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча ,гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.

          Социаль фонд  пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Кешенең инвалидлык  алуы турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне эчендә пенсия рәсмиләштерә. Инвалидның  дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша  пенсия билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.

           Социаль фонд моңа кадәр  билгеләгән түләүләр пенсионерга нинди  ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Моңа кадәр  фонд линиясе буенча  түләүләр алмаган очракта гражданга дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстанның Социаль фонды клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәк аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны пенсионер үзе яки аның  законлы вәкиле  эшли ала.

           Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд инвалидлыклары булган гражданнарның пенсияләрен проактив форматта кабат исәпли, аларга айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы кебек социаль пособиеләр билгели. Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала. Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалид статусы алганчы пенсионер булмаган кешеләргә түләнә. Пенсия яшендәге кеше инвалидлык алган очракта аңа,  өстәмә буларак, автомат рәвештә айлык акчалата түләү билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе  һәм  картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International