ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары  апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.

     "Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап, Россия Социаль фонды Җиңү көненә ел саен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул чираттагы тапкыр якташларыбызга күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә һәм аларга, беркем дә, бернәрсә дә онытылмады, дип әйтергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин

     Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан түләү Татарстан Социаль фондында булган мәгълүматлар нигезендә  бирелә. Ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза тапшырырга һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

           Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга  872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән.

           Ярдәм күләме хатын-кызның хезмәт хакы күләменә, бала табуның катлаулылыгына һәм кайбер башка факторларга бәйле. Тулы эш көненә эшкә урнаштырылган эшләүче әниләр өчен отпускның стандарт дәвамлылыгы - 140 көн  булган очракта, пособие 74 757 сум күләмендә билгеләнә. Максималь түләү күләме  530 976 сум тәшкил итә. Максималь суммада пособие йөклелек  буенча озак вакытлы (194 көнгә кадәр) ял бирелгән очракта яисә бала табу катлаулы дип бәяләнгәндә,  мәсәлән, берьюлы ике яки өч бала туганда билгеләнә. Сумма ял  чорында бер тапкыр гына түләнә.

           Исегезгә төшерәбез, пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган, шулай ук  3 ай тулмаган баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга билгеләнә.

           Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иминият пособиесе баланы уллыкка алган очракта да бирелә. Мондый ялның максималь дәвамлылыгы - уллыкка алынган бала туган көннән соң 70 көн,  ике бала уллыкка алынган очракта бала туганнан соң 110 көн. Түләү баланы уллыкка алган вакыттан исәпләнә.

           Россия социаль фонды сайтының "Йөклелек һәм бала табу буенча пособие" дигән махсус бүлегендә әлеге мәсьәләгә кагылышлы мәгълүматлар белән таныша аласыз.

 


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Россия социаль фонды хезмәт урынында килеп туган бәхетсезлек очракларында зыян күргән татарстанлыларны кыймәтле протезлар белән тәэмин итү юнәлешендә эзлекле эш алып бара. 29 һәм 31 мартта Әлмәттән Валерий белән Әгерҗедә яшәүче Айсафка гомуми бәясе 5 миллион сумнан артык микропроцессор белән идарә итә торган югары технологияле протезлар бирелде.

        Әлеге протезлар аларга яраклаштырылып проектланды һәм заманча технология таләпләренә туры китереп ясалды. Алар датчиклар җибәргән мускул сигналларын исәпләү хисабына идарә ителә. Ясалма интелектка таянып микропроцессорлы протез ярдәмендә гражданнар үзләрен ышанычлырак һәм уңайлырак хис итәләр.

       “Безнең бүлек зыян күргән техник реабилитация чараларына һәм протез-ортопедия эшләмәләренә мохтаҗ гражданнарны кирәкле техник чаралар белән тәэмин итү буенча даими эш алып бара. Гражданнардан кабул ителгән гаризалар буенча контрактлар төзү дәвам иттерелә. Реабилитация программасы буенча протезларга мохтаҗ гражданнарның барысына да әлеге реабилитация чаралары тапшырылган” – дип аңлатып үтте Татарстан социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

       Производствода бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында эш бирүче һәр хезмәткәр өчен Социаль фондка ай саен иминият взнослары күчерә, аның бер өлеше зыян күрүчеләрне иминият тәэминатына (вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие, бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган түләүләр) юнәлтелә, медицина, иминият һәм һөнәри реабилитацияләү чыгымнары да шуннан түләнә.

        Кирәкле барлык реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән тәэмин итү медик-социаль экспертиза комиссиясе күрсәтмәсе нигезендә төзелгән реабилитацияләү программасы буенча алып барыла.


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Корал әйләнеше кагыйдәләре 1996 елның 13 декабрендәге 150-ФЗ номерлы Федераль законда, шулай ук башка норматив хокукый актларда бар. Закон нигезендә корал алу, саклау, йөртү тәртибен бозу җаваплылыкка китерә. Мәсәлән, законсыз сатып алу, саклау, сату, утлы корал йөртү өчен РФ ҖК 222 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Шунысын да истә тотарга кирәк, ул утлы корал гына түгел, ә аның төп өлешләре һәм сугыш кирәк-яраклары саклау өчен дә һөҗүм итә. Утлы корал дип хәрби, хезмәт һәм граждан коралларының барлык төрләрен, шул исәптән үз куллары белән ясалган, конструктив рәвештә максатны ерактан ук дары яки башка заряд энергиясе хисабына юнәлешле хәрәкәт алучы снаряд белән юк итү өчен билгеләнгән коралларны аңларга кирәк. Аларга винтовкалар, карабиннар, пистолетлар һәм револьверлар, ау һәм спорт мылтыклары, автоматлар һәм пулеметлар, минометлар, гранатометлар, артиллерия кораллары һәм авиация пушкалары, шулай ук калибрларына карамастан утлы коралның башка төрләре керә. Боеприпаслар дип, максатны юк итү өчен билгеләнгән һәм яру, ыргыту яки шартлату зарядлары яки аларның комбинациясе булган корал һәм ыргытыла торган җиһазларны аңларга кирәк. Бу җинаять өчен җаваплылык 16 яшьтән башлана. РФ ҖК 222 маддәсенең 1 өлеше буенча максималь җәза сиксән мең сумга кадәр штраф белән биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү 80 мең сум штраф белән дүрт ел ирегеннән мәхрүм итү. Җинаятьнең квалификацияле составы (төркем оештырган кешеләр төркеме тарафыннан кылынган) 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүгә китерә. Шул ук вакытта РФ ҖК 222 маддәсенә искәрмә буенча корал, сугыш кирәк — яраклары, шартлаткыч матдәләр, шартлаткыч җайланмаларны үз теләге белән тапшырган кеше аларны саклаган өчен җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Кешене тоткарлаганда, шулай ук аларны табу һәм алу буенча тикшерү эшләре алып барганда аларны үз теләге белән тапшыру дип таныла алмый. Мәсәлән, агымдагы елның мартында Кайбыч районында Федоровское авылында яшәүчегә карата хөкем карары чыгарылган, аның өендә тентү барышында полиция хезмәткәрләре утлы корал тапкан. Кайбыч район суды аны РФ ҖК 222 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба һәм 1 елга иреген чикләүгә хөкем итә.


24
март, 2023 ел
җомга

Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.

        Күпчелек очракта пенсионерларны юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар алдый, алар шактый кыйммәт бәягә гражданнарга  пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итәләр. Процедурага риза булып, пенсионерлар бәяләре берничә мең сумга җиткән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи.

        "Социаль фондның барлык хезмәтләре бушлай күрсәтелә. Фонд бүлекчәләре һәм территориаль органнары хезмәткәрләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, СНИЛС , паспорт номерын һәм башка шәхси  мәгълүматларны чагыштыру  өчен документлар сорамыйлар. Пенсиягезнең һәм башка түләүләр күләме турында  яки социаль фонд органнары компетенциясенә керә торган башка сораулар туган очракта, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны онлайн форматта гражданнарның Социаль фонд сайтындагы  шәхси кабинетында яисә Социаль фондның территориаль органнарына мөрәҗәгать итеп ала аласыз ", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

       Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге татарстанлыларга  шикле очракларда   8-800-1-00000-1 номеры буенча  фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  ата-аналарга ана капиталыннан  балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак  итү  өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.

      "Моңа кадәр ана капиталын баланы укытуга юнәлтергә карар кылган гаиләләргә фондка уку йорты белән гаилә арасында түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү турында төзелгән килешүнең күчермәсен тапшырырга кирәк иде. Хәзер, Социаль фонд бүлеге белән мәгариф оешмасы арасында килешү төзелгән булса, ата-аналарга фонд бүлегенә ана капиталыннан файдалану турында гариза  бирү дә җитә. Социаль фонд түләүле белем бирүгә килешү турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

       Гаризаны онлайн вариантта, дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Социаль фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да бирергэ мөмкин,   фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә һәм күпфункцияле үзәкләргә  килеп тә гариза тапшырырга була

      Ана капиталын балаларын укыту өчен файдаланырга теләүче  гаиләләр  елдан-ел арта. 2023 ел башыннан гына да Татарстанда 1 меңнән артык гаилә  капитал акчасын әлеге максатларга җибәрү турында карар кабул итте. Гаиләләргә 40 млн. сумнан артык акча бирелде.

      Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның августыннан кертелгән яңалыклар ана капиталыннан белем бирү юнәлешендә файдалану ихтыяҗын арттырды. Хәзер ата-аналар ана капиталы акчасын балаларны  шәхси укытучылар укыту, шәхси эшмәкәрләр буларак эшләүче агентлыклар һәм нянялар күрсәткән бала карау һәм тәрбияләү хезмәтләренә юнәлдерә ала. Элек мондый хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына  алар өчен түләргә мөмкин иде. Шәхси эшмәкәрнең тиешле рәсми статусы һәм белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булган очракта гына физик затларның белем бирү хезмәтләренә сертификат акчасыннан файдаланып түләргә мөмкин.

 


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды хәбәр иткәнчә, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән гражданнарга айлык түләүләрне алга таба күчерү өчен «МИР» милли              түләү системасының банк картасын рәсмиләштерергә кирәк.

            2011 елның 27 июнендә кабул ителгән 161 номерлы "Милли түләү системасы турында" Федераль законның 30.5 маддәсе нигезендә күчеш чоры 2023 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән.

            Исегезгә төшерәбез, бу таләп бары тик айлык иминият түләүләрен башка түләү системаларының банк карталары счетларына алучы гражданнарга гына кагыла.

          Үзгәрешләр  айлык түләүләрне  почта элемтәсе бүлекләре, түләүләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша алучы, кредит учреждениеләренә саклыкка салучы кешеләргә, ягъни банк картасыннан файдаланмаучыларга кагылмый, алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, түләүләр элеккеге график буенча китереләчәк.

           Кредит учреждениесендә «МИР» картасы ачылганнан соң, счетларның яңа реквизитларын Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның түләү алучының исәп (шәхси) эше сакланучы  бүлегенә тапшырырга кирәк.


10
март, 2023 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч районының Эбалак авылында яшәүче 48 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү).

Судта ачыкланганча, 2022 елның 28 сентябрендә гаепләнүче, исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгәне өчен административ җәзага тартылган, үзенә тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм яңадан Олы Кайбыч авылы урамында исерек хәлдә үз автомобиле руле артында тоткарланган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җирле үзидарә органнары тарафыннан җинаять – башкару инспекциясе белән килешү буенча билгеләнгән объектларда 170 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм ителә. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

2023 елның 13 мартыннан 18 мартына кадәр Мөрәле авыл җирлеге территориясендә хуҗасыз этләр тотылачак.


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Ана капиталы акчасыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң, Татарстанда 1300 гаилә ана капиталыннан ай саен түләүләр ала башлады. Аларның 150 артыгы  3 яше тулмаган  ике һәм аннан да күбрәк  балага түләү рәсмиләштергән.

       «Гражданнар өчен уңайлыклар арттыру  һәм ана капиталы акчаларын  куллану мөмкинлекләрен киңәйтү максатында, программа даими рәвештә  уңай үзгәрешләр кичерә. 2023 елдан башлап ана капиталыннан акча алу хокукы  булган  ата-аналар саны артты. Хәзер ул 3 яшькә кадәр һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек гаиләләр ана капиталын бу максатларга бары тик икенче бала тугач кына файдала иде. Гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булган очракта да бары бер түләү  генә каралган идее», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Айлык түләү гариза биргән вакытка гаилә яшәгән төбәктә балалар өчен  билгеләнгән бер яшәү минимумы күләмен  тәшкил итә. Татарстан Республикасында ул  аена 11 852 мең сум .

        Элеккеге кебек үк, түләү гаиләдә җан башына уртача  керем бер кешегә ата-аналарның мөлкәти һәм эш белән тәэмин ителешен исәпкә алмыйча исәпләгәндә ике яшәү минимумыннан артмаган   гаиләләргә билгеләнә. Шул рәвешле, әгәр гаиләдә 3 яшькә кадәр берничә бала булып,  түләү билгеләгәннән соң да җан башына керем  ике яшәү минимумыннан артмаган икән, ата-аналар тагын бер түләүне рәсмиләштерә ала. Гариза һәр бала өчен аерым тапшырыла.

          Шуны да билгеләп үтү мөһим, гаилә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, аларга  2023 елга кадәр ана капиталы акчалары исәбеннән билгеләнгән айлык түләү  туктатылачак. Аны  билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки күпфункцияле үзәккә килеп  яңадан гариза бирергә кирәк. Калган барлык документларны Фонд мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Гариза 10  эш көнендә карала.  Уңай карар кабул ителсә, акчалар 5 эш көне эчендә түләнә.  

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International