Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен ике тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси (персонифициальләшкән) исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Шәхси исәп документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә.
Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләп махсус стаж туплаган медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы тулган һәм пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүне кичектерү чорыннан чыгып исәпләнелә.
2020 елда кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда тулган очракта, пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры бер ел ярымга, 2021 елда тулса – өч елга, 2022 елда тулган очракта дүрт елга кичектерелә дигәнне аңлата. 2023 елда һәм аннан соңгы чорда махсус ташламалы стаж туплаучылар өчен кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә.
Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып бару ысулы сайлау хокукына бары тик эшләүче гражданнар гына ия. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның сайлау хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.
Хезмәт кенәгәсен электрон вариантта алып баруның өстенлекле ягы шунда: хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакыт таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырырга, электрон почта аша дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан потенциаль эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.
Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсен югалтып булмый, кенәгәнең кәгазь вариантын тутырганда очрый торган төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрелми.
Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсе сездән, хуҗалыкта яки шәхси ярдәмче хуҗалыкта терлекләр үлгән очракта, Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсенә гариза язуны сорый, түбәндәге телефон номерлары үлгән хайваннарның үләксәләрен алып китү өчен тәкъдим ителә.
Үлгән хайваннарның үләксәләрен, кош-корт, эт һәм мәчеләрдән кала, барлык төрләрен (мөгезле эре терлек, вак мөгезле эре терлек, атлар) озатуга кабул ителә.
Барлык чаралар да бушлай үткәрелә.!!!!!
Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсе
Начальник - 8 (84370) 2 12 26
Бухгалтерия/кабул итү бүлмәсе-8 (84370) 2 12 27
Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче 39 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 306 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (җинаять кылу турында белә торып ялган күрсәткечләр.)
Суд тарафыннан 2020 елның 2 августында хөкем ителүченең, белә торып ялган күрсәткечләр биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтеп, иминият килешүе буенча иминият түләүне алырга теләп, Татарстан Республикасы Кайбыч районы Борындык авылында ана йортында янгын вакытында 43 мең сумлык акча һәм кыйммәтле әйберләрне урлау турында язма гариза белән район полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүе ачыкланган.
Гаепләнүче әлеге мәгълүматның ялган булуын белә, чөнки югарыда күрсәтелгән кыйммәтле әйберләрне һәм акчаларны ул яшергән.
Тикшерү барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәге психофизиологик тикшеренүләр үткәргәннән соң гына ул үз гаебен таныды.
Суд аңа 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы
«Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, барлык өлкәннәребез! Район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Бу барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм. Анда – җылылык һәм шәфкатьлелек, хөрмәт һәм ярату. Әлеге бәйрәм буыннар бердәмлеге һәм чорлар элемтәсе символы.
Өлкәннәр, олы кешеләр... Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән! Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткән: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Сезгә сынаулар узарга туры килгән, район, республика, ил үсеше нигезен нәкъ менә сез салгансыз. Авыр тормыш юлы үтеп, югалтулар кичерсәгез дә күңел көрлеген, дөреслеккә ышанычны саклап кала алгансыз. Сез бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык кебек сыйфатлар таратучылар. Эшкә җаваплы карашыгыз белән үрнәк булып торасыз, белемегез, бай тәҗрибәгез белән бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегездә яшь буында хезмәт сөючәнлек, патриотизм, ихтыяр көче тәрбиялисез.ТАССР үсешенә зур өлеш керткәнсез.
Бүген райондагы һәр тармакта үсешкә ирешелә икән, монда сез – өлкән буын вәкилләренең дә өлеше зур. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең батырлык, нык торучанлык алдында баш иябез. Сез бу сыйфатларны бүген дә саклыйсыз. Безгә тормыш һәм хезмәт дәресләре биреп, үз эшең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Бәйрәм ункөнлегендә сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер итәргә язсын!
Бәйрәм көннәрендә мәдәният йортларында бергәләп очраша идек. Мул табыннар артында дөнья хәлләре турында сөйләшеп, җырлар тыңлап утыруларны быел кичектереп торырга мәҗбүр булабыз. Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе шартларында без бер-беребезне сакларга тиешбез. Алга таба матур очрашулар насыйп итсен!
Онлайн режимында салымнарны түләү физик затларга җиңел һәм тиз түләргә мөмкинлек бирә:
* Физик затлар милкенә салым
* Җир салымы
· Транспорт салымы
· Салым агенты тарафыннан тотылмаган НДФЛ
ЕНП АША САЛЫМ ТҮЛӘҮ ӨЧЕН АКЧА НИЧЕК КЕРТЕРГӘ?
1. Үзенең «физик зат өчен салым түләүченең шәхси кабинетында», значокны кушып һәм теләсә нинди тәкъдим ителгән ысул белән түләп
2. Россия Федераль салым хезмәте сайтында «салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы аша, кирәкле мәгълүматларны тутырып. Сервиска QR-кодны кертеп күчәргә мөмкин.
ЕНП-салым түләүнең өстәмә ысулы.
Аның функцияләрен куллану түләү йөкләмәләренең берничә төрен тутырганда вакытны һәм хаталарны шактый киметә.
Тулырак мәгълүмат сайтта NALOG.RU
8(800)222-22-22 телефоны буенча
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.
3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.
Гаризада гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси мәгълуматларыннан тыш акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар соралмый.
3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары яки попечителләр гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен һәм опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.
Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсенең контакт- үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм башка социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчерелүе турында хәбәр итә.
Федераль закон белән расланган “Мир” яңа түләү системасына күчү 2017 елда башланды.
Пенсияләрен банк карталары белән алучы пенсионерларга 1 октябрьгә кадәр “иске” карталарын “яңа” “МИР” картасына алмаштырырга кирәк. Моның өчен кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм яңа карта ясатырга гариза язарга кирәк.
Пенсияләрне “МИР” түләү системасы картасы белән алуга күчү пенсионерлар үзләре ияләшкән пенсия алу көнен үзгәртми. Пенсия күчерә торган торган банклар “МИР” картасын түләүсез ясыйлар һәм картага бушлай хезмәт күрсәтәләр.
“МИР”картасын алмаштырганда пенсия күчерә торган исәп счеты үзгәргән очракта пенсионерга дәүләт хезмәтләре яисә Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша исәп-хисап счетының үзгәрүе турында гариза юлларга яисә 2020 елның 1 октябренә кадәр яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсияләрен почта, китереп тапшыру хезмәте аша алучы яисә банк счетына (сберкнижкага) күчертүче гражданнарга “МИР” картасын алырга кирәкми.
Мөрәле авыл җирлеге советында яңа чакырылышның беренче утырышы булып узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә -Мөрәле авыл җирлеге башлыгын сайлау иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Зиннәтуллин Ринат Рифат улы сайланды.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:
* рецептлар буенча Медицина куллану өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;
* төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта түләүсез йөрү.
• Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар арасыннан аерым категорияләр керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңнән артык кеше ала", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
• Мөһим! Дару препаратларын дәүләт даруханәләре, төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юллама – Социаль иминият фонды, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта – РТЮ тәкъдим итә.