Коллегия - Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге тарафыннан үткәрелә торган беренче рәсми чара (уңайлы булсын өчен закон чыгаручы тарафыннан берләшкән структура - Россия Социаль фонды атамасының кыскартылган варианты - РСФ тәкъдим ителде). Фонд Пенсия фондын үзгәртеп кору, бер үк вакытта аңа социаль иминият фондын кушу юлы белән булдырылды. Берләшү турындагы карар социаль өлкәне камилләштерү максатларында кабул ителде. 2023 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык төбәкләрендә дә Россиянең социаль фонды рәсми рәвештә эшли башлады.
Яңа фонд эштә бердәм цифрлы платформаны кулланачак. Бу гражданнарга социаль ярдәм чаралары алу өчен мөрәҗәгать итү тәртибен гадиләштерәчәк.
Индексация-2023
2023 ел башыннан Социаль фонд иминият пенсияләрен 4,8%ка индексацияләде. 2023 елның 1 февраленнән барлык социаль түләүләр (айлык акчалата түләү, социаль хезмәтләр жыелмасы, ана капиталы) 11,9% ка, индексацияләнәчәк. 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 3,3% ка артачак. Августта, гадәттәгечә ,2022 елда эшләгән, алар өчен иминият кертемнәре түләнгән пенсионерларның пенсияләре күләменә төзәтмәләр кертеләчәк.
Новелла-2023
2023 елдан Салым, Гражданлык, Хезмәт кодексы нигезләмәләренә түбәндәге яңалыклар белән бәйле рәвештә үзгәрешләр кертелде:
- мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәренең бердәм тарифы билгеләнде - базаның чик зурлыгы кысаларында хезмәткәрнең хезмәт хакыннан 30 % һәм аннан югарырак - 15,1 %. Пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә кертемнәр исәпләү өчен базаның чик зурлыгы - 1 миллион 917 мең сум;
- гражданлык-хокукый килешүләр төзегән хезмәткәрләргә эш бирүчеләрнең мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият кертемнәре. Бу исә хезмәткәргә, декрет түләүләрен дә кертеп, бала табуга бәйле хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр алу хокукы бирә;
- иминият кертемнәрен түләү сроклары, шулай ук хисап тапшыру сроклары үзгәртелде, 2023 елдан башлап иминиятләштерүчедән хисап чорындагы шәхси исәп белешмәләре белешмәләрнең бердәм формасы составында алыначак;
- мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затлар өчен хезмәт килешүен туктатып тору күздә тотыла, ә мобилизация чорында, хәрби хәлнең гамәлдә булу вакытында ирекле формированиеләрдә булу периоды иминият стажына кертелә. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты ташламалы тәртиптә, ягъни икеләтә күләмдә исәпләнә. Чакырылыш буенча хезмәт итү вакыты хәзер махсус стажга кертелә.
Социаль ярдәм чаралары
2023 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә һәм бала туу белән бәйле социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы булдырылды. Ул туганнан алып 17 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан хатын-кызларга түләнә. Пособие билгеләү турында карар мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәсе буенча кабул ителә. Түләү күләме: Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменең 50, 75 яисә 100 % ы (11 852 сум).
Ана капиталына сертификат
Ана капиталы - балалар тууга бәйле социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. 2022 елда аның күләме 524 һәм 693 мең сум тәшкил иткән. Соңгы ике елда сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2022 елда Пенсия фонды ана капиталына 23,5 мең сертификатны аналардан гариза алмыйча гына рәсмиләштергән. Гаиләләрнен 86% ы ана капиталыннан тулысынча яки өлешчә файдаланган. Алдагы еллардагы кебек үк, сертификат ияләренең күпчелек өлеше акчаны торак шартларын яхшыртуга юнәлткән. 2023 елның 1 февраленнән ана капиталы 11,9% ка индексацияләнәчәк.
Дәүләт хезмәтләре
2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд органнары халыкка 242 төрле хезмәт һәм сервис , шул исәптән 213 хезмәт күрсәтү һәм 29 сервис күрсәтә. СФ органнарынын 213 хезмәте 62 хезмэт курсэту торенэ тупланган, шуларның
58е цифрлы форматта күрсәтелә. Россия социаль фондының 31 хезмәтеннән файдалану өчен купфункцияле узәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2022 елда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан күрсәтелгән 610 мең дәүләт хезмәтенен 76,2%ы (465 мең) электрон формада бирелгән. Социаль иминиятләштеру фондының төбәк бүлеге 2022 елда дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә 557 меңнән артык гариза кабул иткән, шуларның 490 меңнән артыгы электрон рәвештә алынган, бу гаризаларнын гомуми санының 88%ын тәшкил итә.
Социаль иминиятләштерү фонды нәтиҗәләре
2022 елда Федераль иминият фондынын төбәк бүлеге тарафыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булуга бәйле рәвештә 1,7 миллион сумнан артык пособие түләнгән. Әлеге төр пособиеләргә барлыгы 20,4 млрд. сум акча җибәрелгән.
Электрон һәм проактив
2022 елның 1 гыйнварыннан «Иминият тәэминатының турыдан-туры түләүләре» механизмы социаль пособиеләрне түләү өчен проактив (гариза кабул итмичә) вариантта эшләде. Республиканың барлык медицина учреждениеләре дә эшкә яраксызлыкның электрон кәгазьләрен формалаштыру буенча электрон хезмәттәшлеккә кушылды. Бала тудыру сертификаты электрон форматка күчерелде (40 меңгә якын электрон сертификат рәсмиләштерелде, медицина оешмаларына 355 миллион сумнан артык суммага 106 мең электрон бала табу сертификаты талоны түләнде).
Тернәкләндерүнең техник чаралары
2022 елда Татарстанда яшәүче гражданнарнын ташламалы категориясен тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча чыгымнар 1,3 миллиард сум тәшкил итте. Мөмкинлекләре чикле гражданнарга 11,5 миллион данәдән артык товар бирелгән. 2022 елда Социаль иминият фондының төбәк бүлегенә тернәкләндерүнең әзер техник чараларын сатып алуга электрон сертификат
бирү турында 2,8 мең гариза бирелгән. Шуларнын 550се электрон сертификатлар рәвешендә 40,8 миллион сумлык ярдәм белән тәэмин ителгән. 2023 елда электрон сертификат буенча протезлар сатып алырга һәм әзерләүгә заказ бирергә мөмкин булачак.
Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр
Коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау буенча медицина ярдәме күрсәтүче медицина һәм социаль хезмәткәрләргә якынча 2,6 млрд. сумлык 154 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелде.
Субсидияләр
Эш бирүче чыгымнарын өлешчә компенсацияләү максатларында эшкә урнаштырылган эшсез гражданнар арасыннан хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләүгә 23 миллион сумлык субсидияләр күчерелгән. 2023 елга эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларын алга таба гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Ташламаларга ия булучыларны шифаханә-курортларда дәвалау
2022 елда ташламалы категориядәге гражданнарның шифаханә-курорт дәвалануына социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлегенә 210 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Сатып алынган 8 мең санатор-курорт юлламасы белән ташлама хокукы булган 7 меңнән артык кеше сәламәтлеген ныгыткан, шуларнын 805е - инвалид балалар. Бер меңгә якын юллама инвалид балаларны һәм 1 төркем инвалидларны озата баручыларга бүлеп бирелгән.
Юлламалар белән тәэмин итүгә чиратта 60 яшьтән 64 яшькә кадәрге ташламалы категориядәге 6,6 мең граждан, 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 18 меңнән артык кеше тора.
Эш урынында бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләүгә чыгымнар 2022 елда 2,4 млрд. сум тәшкил иткән. Ел ахырына Фондның Региональ бүлегендә әлеге төр иминият тәэмин ителеше буенча 11,3 меңнән артык кешенең ярдәм алуы теркәлгән.
2022 елда мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә кергән иминият кертемнәре күләме 4,1 млрд. сум тәшкил иткән (бурыч - 224,4 миллион сум). Россия социаль фондының республика бүлеге өчен 2023 елда иминиятләштерүчеләрнең түләү дисциплинасын арттыру бурычы актуаль булып кала.
1 февральдән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2023 елда билгеләнә һәм түләнә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9 %ка индексацияләнде.
Болар: айлык акчалата түләү (ЕДВ), аның составына керә торган социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), ана капиталы, производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерү буенча түләү, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособие һәм башкалар.
"Социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 2022 елда Росстат билгеләгән инфляция дәрәҗәсе нигезендә арттырыла. Шул ук вакытта индексация яшәү минимумы һәм МРОТ күләменә бәйле булмаган социаль түләүләргә генә кагыла", - дип ачыклык кертте республика буенча Россия Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Айлык акчалата түләү (ЕДВ) - Татарстанның федераль ташламалардан файдаланучы 300 меңнән артык кешесенә, шул исәптән инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, Советлар Союзы һәм Россия геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына һәм башка гражданнарга билгеләнә торган иң массакүләм социаль түләү.
ЕДВ белән бер үк вакытта 11,9% ка аның составындагы социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә. Исегезгә төшерәбез: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ия гражданнар социаль хезмәтләрне натураль формада яисә акчалата эквивалентта алырга мөмкин. Аның күләме индексациядән соң 1 470 сум тәшкил итәчәк.
Индексациядән соң ана капиталы суммасы 586 946 сум (беренче бала тугач), икенче бала туганда, 188 682 сум тәшкил итәчәк. Ана капиталының тулы суммасы -775 628 сум.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларының тотылмый калган суммасы да индексацияләнә. Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособиенең индексацияләнгән күләме 22 909 сум, йөклелек һәм бала табу буенча пособие - 859 сум; производствода бәхетсезлек очрагында бер тапкыр түләнә торган түләү - 131 700 сум, күмү өчен пособие – якынча 7 800 сум тәшкил итәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 3нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче Казан шәһәренең 54 яшьлек кешесенә карата (белә торып ялган таныклык куллану) район судында җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
2019 елның февраль урталарында «Интернет» мәгълүмат - коммуникация челтәре аша ир-ат ачыкланмаган заттан ялган машина йөртү таныклыгын 50 мең сумга сатып алган.
2022 елның 14 сентябрендә Кайбыч районы территориясендә автомобиль белән идарә итеп, ул Кайбыч районы буенча Россия ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла, аларга ялган машина йөртү таныклыгын күрсәтә.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд, Дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, гаеплегә 4 айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Бердәм пособие билгеләүне сорап бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендэ, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшэуче гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды.
Хәзерге вакытта Татарстанның Социаль фонды 50 меңгә якын татарстанлыга бердәм пособие рәсмиләштерү турында гариза кабул итте.
"Шунысын билгеләп үтәсем килә, Татарстан Социаль фонды белгечләре һәр кабул ителгән гариза буенча карар чыгару өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең мәгълүматларын соратып 30 дан артык ведомствога запрос җибәрә, алынган мәгълүматлар эшкәртелә. Төрле кешенең милке, счетлары һәм тикшерелә торган мәгълүматлары төрлеч. Димәк, белешмәләр дә кемгәдер тизрәк керә, ә кемгәдер бу процесс күбрәк вакыт алырга мөмкин һәм гариза соңрак кабул ителәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең борчылмавын сорар идем, бирелгән һәр гариза 10 - 30 эш көне дәвамында каралачак һәм һәркайсынын шәхси кабинетына кабул ителгән карар турында хәбәр киләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Моннан тыш, ата-аналардан кергән гаризаларның бер өлеше беренче балага 3 яшькә кадәр пособие билгеләүгә кагылышлы. Хәзер бу түләү бердәм пособие составына керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Гаиләдә бала 2023 елга кадәр туган очракта ата-аналар түләүләрне моңа кадэр гамәлдә булган шартлар буенча рәсмиләштерә ала. Болай эшләгәндә, мөлкәт һәм гаиләнең югары керемнәре исәпкә алынмый (җан башына керем бердәм пособие рәсмиләштергәндәге кебек бер яшэү минимумы чикләрендә түгел, ә ике яшәү минимумы күләмендә алына)
Гомумән алганда, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын алыштырды. Бу беренче балага 3 яшькә кадә , 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөклелек буенча айлык түләүлэр. Яңа пособие Татарстанда җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнә. Шул ук вакытта балаларның һәм ата-аналарның Россия гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россиядә яшәүлэре зарур. Түләү
билгеләгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнэ , шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.
Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч районының 20 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Ул РФ Җинаять кодексының 173.2 маддәсенең 1 ө. (әгәр бу гамәлләр юридик затларның ялган затлар турындагы белешмәләрне бердәм дәүләт реестрына кертү өчен кылынса, шәхесен раслаучы документ бирү) каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды.
Судта ачыкланганча, ир билгесез затка ЕГРЮЛГА юридик зат җитәкчесе буларак аның турында мәгълүматлар кертү максатыннан үз паспортын тапшырган.
Аннан соң аның исеменнән Кайбыч районы территориясендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять теркәлгән, аны гамәлгә куючы һәм аның җитәкчесе булмаган. Юридик зат ялган теркәлгән, үз эшчәнлеген алып бармаган.
Суд, Дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, гаеплене 180 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән.
Хөкем карары законлы рәвештә үз көченә кермәде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак, моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була.
Хөкүмәт карары белән кертелгән яңа төр түләү 2023 елның гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренең медицина хезмәткәрләренә, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче хезмәткәрләргә билгеләнә. Түләү күләме, медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасы төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Түләү операторы итеп Россиянең Социаль фонды билгеләнгән, акчалар медицина оешмаларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә түләнәчәк. Һәр ай нәтиҗәләре буенча медицина оешмасы ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштырырга һәм бу мәгълүматны социаль фондка тапшырырга тиеш. Реестрда, хезмәткәр турында белешмәләр белән беррәттән, билгеләнгән өстәмә түләү күләме һәм түләү исәпләү өчен файдаланылган мәгълүматлар да күрсәтелә.
Медицина хезмәткәрләренә яңа түләү алу өчен берни дә эшләргә кирәкми - акчалар автомат рәвештә биреләчәк. Социаль фондның территориаль бүлекчәләре түләүне медицина оешмасы хезмәткәрләр реестрын формалаштырганнан һәм социаль фондка тапшырганнан соң 7 эш көне дәвамында күчерәчәкләр.
Гыйнвар ае өчен беренче түләүләр февраль ахырында ук киләчәк. Акчалар социаль фондка медицина оешмасы тапшырган счетларга күчереләчәк.
Медицина хезмәткәрләренә яңа төр махсус социаль түләүләр Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар буларак күчерелә торган акчалардан финанслана.
301 ел элек Россиядә Петр I указы белән прокуратура оештырылган иде. Шуның белән Россия императоры бүгенге көнгә кадәр законнарның үтәлеше сагында торган органга башлангыч салды, ул гражданнар һәм дәүләт хокукларын яклауга хезмәт итә. Бүген, өч гасыр чамасы элек булган кебек, прокуратура дәүләтне намуссыз, закон бозучы гражданнардан һәм гражданнарның үзләрен дәүләтнең гаделсезлегеннән якларга тиеш. Прокуратура кеше үз бәлаләре һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә алган бердәнбер дәүләт органы түгел. Күп еллар дәвамында Кайбыч районы прокуратурасы районда законлылыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Без прокурор күзәтчелеге чараларының бөтен потенциалын кулланып йөзләгән гражданнарның хокукларын яклый алдык. Прокуратура хезмәткәрләре хокук мөнәсәбәтләренең төрле өлкәләрендә: социаль һәм икътисадый өлкәләрдә, җинаять суд эшчәнлегендә 550 дән артык закон бозуга чик куйды. Аларның һәркайсы артында конкрет кешеләрнең язмышлары тора.
Мәсәлән, прокурор протестлары буенча 130 законсыз хокукый акт гамәлдән чыгарылган яки үзгәртелгән, федераль законнарны бозуларны бетерү турында 246 күрсәтмә кертелгән, суд тарафыннан 424 мең сумлык 41 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелгән, прокурор карары буенча 18 зат административ җаваплылыкка тартылган.
Законлылык күрсәткечләренең берсе-гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү. Узган ел район прокуратурасы эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның прокуратура эшенә ышанычының югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Узган ел 200дән артык граждан прокуратурага бозылган хокукларны торгызу өчен мөрәҗәгать иткән, шуларның 140ы язмача. Гражданнарның һәр дүртенче мөрәҗәгате канәгатьләндерелде.
Әйтик, без күргән чаралар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт хакы буенча миллион сумнан артык бурычлары түләнде, мөрәҗәгать итүчеләрнең пенсия, Җир һәм башка социаль хокуклары торгызылды.
Шуны да арттырмыйча әйтә алам, район прокуратурасы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе-экстремизм һәм терроризмны профилактикалау. Без мондый күренешләргә юл куярга тиеш түгел! Бу максатларда башка хокук саклау органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән берлектә зур эш башкарылды. Район прокуратурасы эшендә хәбәрдарлыкның югары дәрәҗәсе, халык тарафыннан кабул ителгән карарларны аңлату, позицияләрне вакытында аңлату кирәкмәгән киеренкелекне вакытында яки вакытында төшермәскә мөмкинлек бирә.
Узган елда ирешелгән нәтиҗәләр – район прокуратурасы хезмәткәрләре коллективының хезмәт җимеше.
Сүземне йомгаклап әйтергә телим прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга, аларга киләчәктә эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, шәхси бәхет һәм иминлек телим. Кайбыч районы прокуроры Алмаз Ринат улы Сөләйманов
Эдуард Яфас улы Вафин Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе карары нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.
Пенсия фондында һөнәри эшчәнлеген Эдуард Яфас улы Вафин 2000 елда башлады һәм төбәк ведомствосы башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгәнче бүлекчә эшчәнлегенең барлык җаваплы баскычларын үтте: икътисадый бүлекнең әйдәп баручы белгече, бюджет бүлегендә финанс белән тәэмин итү төркеменең баш белгече, Пенсия фонды Идарәсенең финанс белән тәэмин итү төркеме җитәкчесе, бюджет бүлеге башлыгы, бюджет идарәсе башлыгы, бүлек идарәчесенең беренче урынбасары булып эшләде. 2016 елның мартында Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.
Эдуард Яфас улы икътисад фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә иясе, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, күпсанлы фәнни хезмәтләр, монографияләр һәм уку әсбаплары авторы, Россия Пенсия фонды Идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән .
Эдуард Вафинның яңа вазыйфасы - һөнәри эшчәнлегенең, дөрес стратегия һәм идарә төпле карарларының закончалыклы баскычы ул. Россия Пенсия фонды Татарстан бүлегенең күп еллар дәвамында дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфаты буенча лидерлык позицияләрен саклавы - шуларның уңай нәтиҗәсе .
Исегезгә төшерәбез, Россиянең бердәм социаль фонды үз эшен 2023 елның 1 гыйнварында башлаячак. Фонд Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берләшү ике фонд компетенциясендә булган барлык түләүләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең тулы дәвамлылыгын күздә тота. Яңа фонд эшчәнлеген гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә, ярдәм чараларын тизрәк һәм уңайлырак күрсәтүгә юнәлдерәчәк.
Эдуард Вафин турында белешмә: 1979 елның 1 маенда туган. Инженер һәм балалар бакчасы хезмәткәре гаиләсендә туып үскән. Өч югары белеме, бик яхшы билгеләренә тәмамлаган өч дипломы бар. 33 китап, шулай ук бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләр хезмәтләрендә басылып чыккан 181 публикация авторы.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, гадәттәгечә балаларга һәм авырлы хатыннарга декабрь ае өчен тиешле пособиеләр вакытыннан алда, яңа ел бәйрәмнәренә кадәр түләнәчәк. Ярдәм чараларын кредит учреждениеләре аша алучы гражданнар да түләүләрне вакытыннан алда алачак.
Балаларга һәм йөкле хатыннарга вакытыннан алда түләүләр түбәндәгечә башкарылачак:
2023 елның эш көне булмаган 3 гыйнвары өчен быелның 29 декабрендә пособие алучылар счетларына түбәндәге айлык түләүләр керәчәк:
- йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатыннарга;
- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга;
- яшь ярымга кадәр баланы карау буенча эшләмәүче ата-аналарга;
- чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр балаларына.
Түләүләрне “Россия почтасы" бүлеге аша пособие алучыларга ай саен түләнә торган пособиеләр график буенча 2023 елның 3 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр түләнәчәк.
Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр:
"Картлык буенча иминият пенсияләре гыйнвар өчен эшләмәүче пенсионерларга индексацияләнгән күләмдә түләнәчәк. 2023 елның гыйнварыннан индексация суммасы 4,8% дәрәҗәсендә билгеләнгән”, - дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Кредит учреждениеләре аша пенсияләр билгеләнгән график буенча - 2023 елның 12 гыйнварыннан соң башкарылачак.
"Россия почтасы" бүлеге аша пенсияләр һәм социаль түләүләр гадәти график буенча түләнәчәк. Почта элемтәсе бүлекләре республикада түләү чоры башлану белән бер үк вакытта, почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә ачылачак. Җибәрү датасы пенсионерның яшәү адресы буенча билгеләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан җылыту сезонында энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» һәм гражданнарны көн саен кабул итү оештырылды. «Кайнар линия» номеры (884370) 2-10-64, кабул итү көн саен Дүшәмбедән җомгага кадәр, Кайбыч районы прокуратурасының оператив хезмәткәре, адрес буенча; Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 11 Шулай ук Татарстан Республикасы прокуратурасының хокукый агарту телеграм каналында түбәндәге сылтама буенча кызыксындырган мәгълүматны һәм аңлатманы алырга мөмкин: t.me/rtprok.