Кайбыч районында исерек килеш машина йөрткән өчен хөкем ителгән кешедән транспорт чарасы тартып алынган

2023 елның 21 июле, җомга

Кайбыч районы прокуратурасы 44 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд ир-атны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү).
Судта 2023 елның 23 апрелендә гаепләнүченең, исерек хәлдә, механик транспорт чарасы (мопед) белән идарә итүе ачыкланган.
Кайбыч районының Молкеево Баймурзино автомобиль юлы буенча барганда транспорт чарасын ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Исерек хәлдә медицина тикшерүен узудан явыз ниятле кеше баш тарта. Документларны тикшергәндә, ул элегрәк исерек килеш машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылганлыгы ачыкланган.
Фигурант үз гаебен таныган.
Суд гаепле кешене 180 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем итә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм итә һәм транспорт чарасы дәүләт кеременә конфискацияләнә.
Хөкем карары законлы көченә керми.


Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International