Мөрәле авыл җирлегендә үзенең юбилеен билгеләп үтә Мөрәле авылында яшәүче Гыйбадуллина Асия Хафиз кызы аңа 90 яшь тулды. 20 ноябрьдә Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы, авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Ринат Рифат улы һәм ветераннар Советы Рәисе Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы котладылар.