Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге Идел буе федераль округында иң эреләрнең берсе , ул 1 миллион 114 мең пенсионерга, 331 мең ташламалардан файдаланучы гражданнарга һәм 240 меңнән артык балага - социаль түләүләр алучыларга хезмәт күрсәтә.
Ана капиталы
2024 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме, 7,4% ка индексацияләнеп, беренче балага 630 мең сум һәм икенчесенә 833 мең сум тәшкил итте. 2025 елда капитал суммасының 9,5%ка артуы көтелә, бу исә гаиләләргә беренче бала өчен 690 мең сум һәм икенчесенә 912 мең сум акча алырга мөмкинлек бирәчәк.
2024 елдан башлап бала туган яки уллыкка алган вакытка Россия гражданлыгы булган ата-аналар гына ана капиталы алырга хокуклы. Шулай ук узган елдан капитал акчасын әниләр белән бергә әтиләр дә булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлтә ала.
2024 елның көзендә Социаль фонд ана капиталы акчаларының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләүләрне түли башлады. 4 меңнән артык гаилә гомуми суммасы 15,6 миллион сум тәшкил иткән мондый түләүләрне алган инде.
Йөкле хатын-кызларга һәм яшь ата-аналарга ярдәм
Йөклелекнең 30 атнасыннан хатын-кызлар йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе алырга хокуклы. 2024 елда 4,3 миллиард сумнан артык мондый түләүләр 23,8 меңнән артык анага түләнгән. Пособие күләме хатын-
кызның эш хакына һәм бала табу авырлыгына бәйле рәвештә 88,5 меңнән алып 783 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Эшләмәүче әниләр өчен түләү яшәү минимумының 100% күләмендә каралган. Шулай ук 2024 елдан гаиләләр 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие алырга мөмкин, аның күләме гаилә керемнәренә бәйле һәм яшәү минимумының 50%ыннан 100%ка кадәр тәшкил итә.
Пенсия ярдәме һәм өлкән буын турында кайгырту
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре 7,3% ка индексацияләнде. 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 262 сум тәшкил итә. Моннан тыш, өстәмә рәвештә пенсияләрне 2,2% ка индексацияләү көтелә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә, алар 2025 елда 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак , ә тыл хезмәтчәннәре һәм Ленинград камалышында яшәүчеләргә – 55әр мең сум акча түләнә.
Инвалидларны реабилитацияләүнең техник чаралары һәм аларга ярдәм итү
2024 елда Россия Социаль фонды инвалидлар өчен реабилитацияләүнең техник чараларына 2 миллиард сумнан артык акча юнәлтте. Узган елдан башлап элеге максатларга электрон сертификатлар проактив режимда бирелә, бу исә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен ярдәм алу процессын гадиләштерә.
Цифрлаштыру һәм клиентлар мәнфәгатен кайгырту
Социаль фондның Татарстан бүлеге цифрлы сервисларны актив үстерә. 2024 елда гражданнар мөрәҗәгатьләренең 95,2% электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы яки социаль фонд сайты аша эшкәртелде.