Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мөрәле авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Авыл җирлеге тарихы
Идарә итү органнары
Шәһәр төзү
Район тормышы
Дәүләт муниципаль хезмәтләре
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарын тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Муниципаль хезмәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Муниципаль заказ
Чаралар планы
Интернет буенча кабул итү
Яңалыклар
Сайтка ярдәм
Даими резерв
Кече һәм урта бизнес
Документлар
Норматив хокукый актларга шикаять белдерү тәртибе
Карарлар
Мөрәле авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре
Карарлар
Муниципаль хокукый актлар проектлары текстлары
"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле авыл җирлеге"муниципаль берәмлеге Уставы
Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Карарлары
Урамнар исемлеге
Гражданнар җыены карарлары
Пресс-служба
Элемтә өчен мәгълүмат
Докладлар һәм чыгышлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча норматив-хокукый документлар
Гомумроссия гражданнарны кабул итүнең бердәм көне
Кире элемтә
Авыл җирлекләре
Мөрәле авыл җирлеге
Юлларда йөрү иминлеген тәэмин итү буенча
2024 елның 8 ноябре, җомга
Юлларда йөрү иминлеген тәэмин итү буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
декабрь, 2024 ел
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде
18 декабрьдә Татарстан Республикасы Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада балалы гаиләләргә Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул чыгышын республикада Социаль фондның төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган иң саллы һәм кирәкле ярдәм чараларының берсе –балалы гаиләләргә ана капиталы бирү турында сөйләүдән башлады. "Инде 17 ел дәвамында ана капиталы - "Демография" милли проектының үзәк чарасы булып тора. Бүгенге көндә Татарстанда 400 меңнән артык гаилә ана капиталына сертификат алды», - диде Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Ул шулай ук гаиләләргә сертификат алуны һәм ана капиталы акчаларын файдалануны мөмкин кадәр җиңеләйтү максатында программага күп еллар дәвамында үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2020 елда ук программа киңкырлы үсеш алды - ул 2030 елга кадәр озайтылды, капитал суммасы артты, беренче бала туган яки уллыкка алган гаиләләргә дә ана капиталына сертификат алу хокукы бирелде. "Ана капиталына сертификат бирелә башлаган вакыттан алып, аның күләме өч тапкырдан күбрәккә артып - 250 мең сумнан 833 024, 74 сумга кадәр җитте. 2024 елда беренче балага ана капиталы күләме 630,4 мең сум тәшкил итә. Икенче бала туганда гаилә 202 643, 96 мең сум күләмендә өстәмә түләү ала. Икенче яки аннан соңгы бала туганчы ана капиталына хокукы булмаган гаиләләр, икенче бала тугач, берьюлы 833 024, 74 сум акча алалар ", - дип билгеләп узды Эдуард Вафин. Үз чыгышында ведомство башлыгы ана капиталы акчаларын файдалануның 5 юнәлеше турында әйтеп үтте: торак шартларын яхшырту, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу, булачак тупланма пенсия формалаштыру һәм, сертификат акчасын файдаланганнан соң, ана капиталының 10 мең сумнан артмаган калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү. «Сертификаттан файдалануның иң популяр юнәлеше булып, элеккечә, торак шартларын яхшырту кала, әлеге юнәлешне Татарстанның 320 меңнән артык гаиләсе сайлап алган. 48 меңнән артык гаилә акчаны балаларны укытуга тоткан, 27 меңнән аз гына артыграк гаилә ана капиталыннан айлык түләүләр ала, 171 әни акчаны булачак пенсияләрен формалаштыруга җибәрергә карар кылган һәм 3 гаилә инвалид баланы интеграцияләүгә һәм адаптацияләүгә гариза биргән», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге аша 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар түләүләр ала. Түләү күләме күчемле һәм күчемсез мөлкәтне һәм гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәрен комплекслы бәяләгәндә гаиләнең мохтаҗлыгы критерийларыннан чыгып билгеләнә. Балаларга пособиенең максималь күләме 12 741 сум, авырлы хатын-кызларга 14 317 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстанда 231 меңнән артык бала бердәм пособие ала, гомуми түләүләр күләме 22,7 млрд. сум тәшкил итә. Ана капиталыннан һәм бердәм пособиедән тыш, Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чараларын да тормышка ашыра: йөклелек һәм бала табу буенча пособие; бала тугач та бер тапкыр бирелә торган түләү; беренче бала тугач (уллыкка алганда) ай саен бирелә торган түләү; 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие; гаиләгә тәрбиягә бала биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие; инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен өстәмә ял көннәре һәм ай саен түләнә торган компенсация; хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренә, шулай ук радиация йогынтысына дучар булган гаиләләргә ярдәм чаралары. Әлеге чаралар белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин. Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001 Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
13
декабрь, 2024 ел
Татарстанның 45 меңнән артык кешесе авыл хуҗалыгында эшләгән өчен югары күләмдә пенсия ала
Татарстан Республикасында эшләүче 45 620 кеше авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләү ала. Әлеге хокукка картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясе алучы, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булган эшләмәүче пенсионерлар ия. “Авыл стажы” өчен өстәмә түләү картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. 2024 елда ул 2033, 72 сумга тигез. Тиешле хезмәт стажын шәһәрдә туплап, аннары авылга яшәргә күченеп кайткан пенсионерлар әлеге хокуктан файдалана алмый. Ә инде гомер буе авыл җирлегендә хезмәт итеп, аннары шәһәргә күчкән пенсионерлар өчен ташлама алу хокукы саклана. «Тиешле вазыйфаларда тиешле стаж туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына авыл стажы өчен өстәмә иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла, моның өчен аерым гаризалар язу яки документлар җыю таләп ителми. Ә пенсиягә чыккач эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларга эштән туктаганнан соң өстәмә билгеләүне сорап Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. «Авыл» стажына Россия Федерациясе, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр - элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында үсемлекчелек, терлекчелек яисә балык үрчетү тармаклары һөнәрләре һәм вазифаларында эшләү керә. Һөнәрләр белән Россия Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Әлеге исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлектә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да бар. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә с 08.00дән-17.00 га кадәр, җомга көнне 08.00 – 15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан бүлеге бердәм контакт-үзәге белгечләреннән консультация алырга мөмкин.
6
декабрь, 2024 ел
Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә
2024 елның 2 декабрендә Халыкара инвалидлар көне һәм еллык инвалидлар декадасы кысаларында Кайбыч районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Кайбыч муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе белән берлектә инвалид гражданнарны һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кабул итте. Үткәрелгән чара барышында гражданнар шифаханә-курорт дәвалануы һәм тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Чара барышында гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шулай ук социаль өлкәдә гамәлдәге законнар нигезләмәләрен аңлатты.
28
ноябрь, 2024 ел
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге республика халкын мошенниклардан кисәтә!
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гражданнарны телефон аша алдау очракларының артуы турында кисәтә. Социаль фонд бүлегенә гражданнар билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары, пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәр итәләр. Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә, аннары SMS-хәбәр буенча килгән кодны соратып алалар. Фонд хезмәткәрләре кичекмәстән мондый очракта сөйләшүләрне туктатырга чакыра, чөнки сүз алдакчылар гамәлләре турында бара. Шуны исегездән чыгармагыз, фонд бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, SMS-хәбәр буенча килгән парольләр яки кодлар җибәрүне сорамыйлар. Әгәр сезгә мондый сорау белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта өлкән туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Фондның барлык хезмәтләре бары Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләре яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына күрсәтелә, дип ассызыклады. «Безнең хезмәткәрләр гражданнарның яшәү урыннарына барып, нинди дә булса түләүле хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән йөрмиләр, бездә барысы да бушлай башкарыла», - дип билгеләп үтте ул. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә с 08.00 тән-17.00 га кадәр, җомга көнне 08.00 до 15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондның Татарстан бүлеге бердәм контакт-үзәге белгечләреннән консультация алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз