Кайбыч районы прокуратурасы судка РФ ҖК 173.2 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылган өчен хөкем ителгән гражданга җинаять кылу нәтиҗәсендә алынган 5000 сум күләмендә акчаны дәүләт кеременә түләтү турында таләпләр белән дәгъва гаризасы җибәргән. Җавап бирүченең, билгеләнмәгән затлар үтенече буенча, коммерция оешмаларында идарә итү функцияләрен башкарырга нияте булмаганлыктан, юридик затларның бердәм дәүләт реестрына ялган зат турында мәгълүмат кертү өчен салым органына шәхесне раслаучы документ тапшырганы ачыкланган. Бу законсыз гамәлләре өчен ул 5000 сум күләмендә бүләк ала. Прокурорның дәгъва гаризасын карау нәтиҗәләре буенча Суд Россия Федерациясе файдасына әлеге сумманы түләтте. Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир Кызы