Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәре мәгариф учреждениесендә хокук белеме буенча бердәм республика дәресендә катнашты

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза полиция хезмәткәрләре белән берлектә Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән бердәм республика дәресендә катнашты.

Район прокуратурасы хезмәткәре әлеге хокукый агарту чарасы кысаларында укучылар алдында «хокукка каршы гамәлләр кылган өчен балигъ булмаганнарның җаваплылык төрләре» дигән темага чыгыш ясады.

Ул аларга хокук бозулар өчен җинаять, административ һәм гражданлык - хокукый җаваплылык, процессуаль хокуклар һәм бурычлар турында аңлатты, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Прокурор ярдәмчесе Сафина Р.З. лекция йомгаклары буенча укучылар белән әлеге тематикага танып белү викторинасын да үткәрде.

 

 

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International