Кайбыч районы прокуроры Ульянково авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте

2022 елның 14 октябре, җомга

Кайбыч районы прокуроры Ульянково авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте

2022 елның 13 октябрендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Ульяновка авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә авылның 5 кешесе мөрәҗәгать иткән.
Гражданнарны кабул итү барышында алынган җир кишәрлеге өчен компенсация түләү, баланы карап тотуга алимент түләмәү, хәрби хезмәткә чакыруның законлылыгы һәм башка мәсьәләләр каралды.
Район прокуроры А.Р. Сөләйманов гариза бирүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирде, хокукый һәм башка ярдәм күрсәтелде.
Район прокуратурасы хезмәткәрләренең авыл җирлекләрендә һәм оешмаларында гражданнарны күчмә кабул итүләре дәвам итәчәк.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International