Белдерү!

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 мартында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасы халкын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителде.

Конкурсны оештыручы: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, бәйгенең нигезләмәсе түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://upch.tatarstan.ru/konkurs-po-privlecheniyu-zhiteley-respubliki.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International