Кайбыч районы прокуратурасы катнашыннан соң ятим балалар төзекләндерелгән торак белән тәэмин ителде

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы, ятим балалар һәм ата - ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан статусы булган 4 җирле халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча, күрсәтелгән категориядәге затларны торак белән тәэмин итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе карары белән мөрәҗәгать итүчеләр махсус торак фондының торак урыннары белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар һәм ата – ана каравыннан мәхрүм калган балалар исемлегенә кертелгәннәр.

Шактый вакыт узуга карамастан әлеге исемлектә  күрсәтелгән гражданнарга закон буенча тиешле торак бирелмәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең Вахитов районы судына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгын аларга төзекләндерелгән торак бина бирүне йөкләү таләбе белән 4 дәгъва гаризасы җибәрелде.

Суд карарлары белән прокуратура таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

Хәзерге вакытта суд карары үтәлгән, закон бозулар бетерелгән, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар төзекләндерелгән фатирлар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International