Татарстанда яшәүче пенсионерларга берьюлы бирелә торган түләуләргә 11 миллиард сумнан артык акча жибәрелде.

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

  Пенсионерларга 10 мең сум куләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен  банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218 960 мең сум акча күчерелде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә.

         2 сентябрьдә кредит учреждениеләре аша алучы 780 126 пенсионер акча алды инде. Элемтә булекчәләре һәм китерү хезмәтләреннән файдаланучы 341770 пенсионерга акча 3 сентябрьдән соң күчерелә башлый.

        “Акча пенсия алу көненнән иртәрәк бары тик кредит учреждениесе хезмәтләреннән файдаланучыларга гына күчерелде. Пенсиягә чыгып, эшләүче яки эшләмәүче пенсионерлар, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнеп тә, 31 августка пенсия алу хокукы булып та, беренче пенсияләрен алмаган гражданнарга да 10 мен сум акча соңрак түләнәчәк. Пенсия алучы һәркем 10 мен сум акча алачак”,- дип ышандырды Россия Пенсия фондының Татарстандагы  Идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International