Яңа төр айлык түләүләр билгеләүгә 11 меңнән артык гариза кабул ителде.

2021 елның 9 июле, җомга

8 яшьтән 16 яшькәчә һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга бирелә торган яңа төр түләүләрне билгеләргә 11 меңгә якын гариза кабул ителде. Бу хакта  Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге төр түләүләр ялгызы бала үстерүче әти-әниләргә, яисә суд алимент түләргә дигән карар чыгарса да, алимент ала алмаучы яки алимент алганнан соң да  мохтаҗ булып калган гаиләләргә һәм йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан аз керемле булачак  әниләргә бирелә.

Безнең Республикада ялгызы гына бала үстерүче әти-әниләргә пособие һәр балага аена 4997,50 сум (Татарстанда балаларның яшәү минимумы итеп кабул ителгән 9995 сумның яртысы), йөкле хатыннар  өчен - 5311 сум (Республикада хезмәткә яраклы кешенең яшәү минимумының яртысы) тәшкил итә.

Шунысы мөһим, пособие гаиләдә җан башына айлык керем,  барлык керемне кертеп, комплекслы бәяләгәннән соң, Татарстанда җан башына яшәү минимумы – 9955 сумнан артмаган очракта гына бирелә.

Ул гариза буенча билгеләнә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон юл белән җибәрү уңайлырак.

 Шулай ук гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә кабул ителә. Шәхси кабинетка пособие билгеләү өчен кирәкле документлар кирәклеге хакында хәбәр килгән очракта, түләү билгеләнми калмасын өчен 5 эш көнендә тиешле документларны китерергә кирәк. Андый хәбәрнамә булмаса, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин гражданнарга: ”Кабул ителгән 11 мең гаризада шактый төгәлсезлекләр бар. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза җибәрү өчен профильдәге шәхси мәгълүматларны яңартырга кирәк. Гариза дөрес тутырылырга тиеш. Барлык мәгълүматларны документ буенча языгыз. Счет реквизитларын язганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Счет гамәлдә һәм гариза тутыручыныкы, пластик карталардан файдаланган очракта, карта “Мир” түләү системасыныкы булырга тиеш. Ашыкмагыз. Пособие гариза биргән көннән исәпләнми, гариза тапшырылган ай өчен тулысынча түләнә, июль ахырына кадәр әле шактый вакыт бар”,-дип мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International