Полиция хезмәткәренә карата көч куллану факты буенча Яшел Үзән кешесенә карата хөкем карары чыгарылды.

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 41 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады, ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләнә.

Суд тарафыннан 2020 елның 8 мартында,  Кайбыч районы Олы Подберезье авылы урамында, хөкем ителүче исерек хәлдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченныеның  йөзенә  кул белән  сугуы ачыкланды.

Район суды хөкем ителүчегә 10 мең сум күләмендә штраф билгеләде, хөкем карары законлы үз көченә кермәде.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International