25 нче май көнне,Мөрәле төп гомум белем бирү мәктәбендә дә 9нчы сыйныфта укучы 4 укучы өчен соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, Кайбыч муниципаль район башлыгының урынбасары Загидуллина Э.Х., Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Зиннатуллин, мәктәп директоры А.Р.Зиганшин һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде.
23 май көнне Мөрәле авылы мәчетендә авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм авыл халкы көче белән ифтар мәҗлесе үткәрелде.Изге рамазан ае белән котларга Кайбыч районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы килгән иде.
Җиңү көне-күп еллар инде илебез зур горурлык белән билгеләп үтә торган иң төп бәйрәмнәрнең берсе. Мөрәле авыл җирлеге башкарма комитеты, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Җиңү көне белән ел саен котлау матур традициягә әверелде. Чара кысаларында «Үлемсез полк» акциясе узды, мәктәп укучылары, авыл халкы һәм кунаклары, безнең көнгә кадәр яшәмәгән туганнарының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретларын күтәреп чыктылар. Митингны Мөрәле авылыбыз имамы Гыйбадуллин Галим Ахмадулла улы ачып җибәрде.Районыбыз кунагы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Бикбова Ф. Ш район башлыгы исеменнән һәм үзе исеменнән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады , шулай ук авыл җирлеге башлыгы Зиннәтуллин Ринат Рифат улы. ,ветеран укытучы Гатиятова Флера ,ветераннар Советы җитәкчесе Шагимарданова Тәнзилә Каләм кызы,Мөрәле мәктәбе җитәкчесе Зиганшин Алмаз Равил улы үзләренең җылы теләкләрен,рәхмәтләрен җиткерделәр. Митинг тәмамлангач, барлык катнашучыларны солдат боткасы белән сыйладылар.
2 нче май көнне Мөрәле мәдәният йортында эшләп килүче “Яшь йөрәкләр “түгәрәге башкаруында Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык “ исемле спектакль күрсәтелде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Тимергалиев Рәфыйк Сәлим улы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, нәтиҗәле хезмәте, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен һәм юбилей туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Кайбыч районы прокуратурасы Чуаш Республикасында яшәүче кешегә карата законсыз поши атуы турында җинаять эшен судка җибәргән.
Кайбыч районы прокуратурасы күрше төбәкнең 29 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, яңа ел алдыннан, гаепләнүче, Кайбыч муниципаль районының «Барс» шәхси аучылык хуҗалыгы территориясендә, Яңа ел алдыннан, лицензиясез бер баш поши аткан. Алга таба ул ауны күзәтү инспекторлары тарафыннан туктатылачак. Җинаятьтән зыян 400 мең сум тәшкил иткән.
Гаепләнүче гаепне ул тулысынча таныды.
Җинаять эше Кайбыч район судына карап тикшерү өчен җибәрелгән.
23 апрель 2019 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасары Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.
Мөрәле авыл җирлеге территориясендә 2019 елның 13 апрелендә санитар чистарту һәм территорияне төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында территорияне җыештыру буенча өмә үткәрелде. Өмәдә авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре һәм Мөрәле ФАП фельдшеры катнашты.
11 апрельдә ТР Дәүләт Советының кече залында «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр " республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
«Авыл җирлеге эшчәнлегендә «Электрон хуҗалык кенәгәсе» мәгълүмати-аналитик системасын нәтиҗәле файдалану» номинациясендә Мөрәле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гүзәлия Гыйбадуллина Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
2019 елның 1 апреленнән район торак пунктларында чисталык һәм тәртип тоту буенча икеайлык старт алды. 9 апрель көнне Мөрәле авыл җирлеге хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм фельдшер юл буендагы чүп-чарны җыйдылар.