ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Яраклы торак булмаган очракта, Аерылган ата-аналар балалар өчен өстәмә чыгымнар тотып торачак

2020 елның 6 февралендәге 10-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Гаилә кодексының 86 статьясына «ата-аналарның балаларга өстәмә чыгымнарда катнашуы»дигән үзгәрешләр кертелде.
Килешү булмаганда һәм РФ Гаилә кодексының 86 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән аерым шартлар булганда, ата-аналарның һәркайсы суд тарафыннан әлеге Шартлар белән бәйле өстәмә чыгымнарны тикшерүдә катнашуга җәлеп ителергә мөмкин.
Элегрәк мондый нигезләрнең гамәлдәге исемлеге тулы түгел, ләкин барлыкка килгән практика нигезендә, баланың сәламәтлеге торышына (балигъ булмаганнарны дәвалау, аны реабилитацияләү) бәйле хәлләргә карата кулланылган иде.
Хәзер закон чыгаручы тарафыннан, шулай ук, даими яшәү өчен яраклы торак урыны булмау да мондый хәл булып тора, дип билгеләнгән.
Закон 2020 елның 17 февралендә үз көченә керде һәм ата-аналарның никахларын өзгән вакытта балаларның торак хокукларын якларга тиеш.

Кайбыч районы прокуроры җирле кешегә карата җинаять кылуда гаепләнүче дәүләт гаепләвен хуплады

Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Кайбыч район судында РФ ҖК 105 ст. 1 өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни аңлы рәвештә башка кешегә үлем китерүдә гаепләнүче 46 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды.
Эш буенча, 2019 елның ноябрендә Кайбыч районының Ульянково авылында таныш йортында спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, гаепләнүченең үлеменә китергән башына һәм тәненә 28 тапкырдан да ким булмаган кухонный пычак алып килмәве ачыклана.
Суд Дәүләт гаепләүченең фикере белән килеште һәм, хөкем ителүченең шәхесе турындагы мәгълүматларны, җәзаны йомшартучы һәм авырайтучы хәлләрне исәпкә алып, катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 9 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасын билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

24 март 2020 елда  Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән  башлап Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия Фонды  Идарәчесенең урынбасары Елена  Горюнова пенсия фондына кагылышы  сораулары булган Кайбычлыларны  кабул  итәчәк. 

      Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.


20
март, 2020 ел
җомга

1 нче КАГЫЙДӘ. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ

Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек ручкаларына, акчага, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз. 
Су һәм сабын куллану  мөмкинлеге булмаганда дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
Битегезгә һәм күзләрегезгә юылмаган куллар белән кагылмагыз.
Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.

 2 нче КАГЫЙДӘ. ЭШ УРЫНЫ ГИГИЕНАСЫН САКЛЫЙБЫЗ

Сезнең эш урыныгызның гигиеник булуына ышаныгыз. 
Вирусларны өстәл, урындыклар, ишек ручкалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкалардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) кулланып дезинфекцияләгез.
Бүлмәләрне эштә һәм өйдә еш җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.

з нче КАГЫЙДӘ. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ

Көн саен душ кабул итегез, чәчләрегезне юыгыз. 
Көн дәвамында 3-4 тапкыр юыгыз агынты су белән йөзегезне һәм борыныгызны юыгыз. 
 Үбешү һәм кочаклауларга чик куегыз.
Эштә  ашны махсус билгеләнгән урыннарда гына кабул итегез. 
 4 нче КАГЫЙДӘ. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ ЯКЛЫЙБЫЗ.

Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөргәндә, җәмәгать транспортында йөргәндә, авыруларны караган вакытта һәм респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән сөйләшкәндә кулланыла.
Үзеңне йоктырудан саклау өчен битлекне дөрес йөртү мөһим: битлек ныгытылырга,  авызны  һәм борынны  әйбәтләп ябып куярга тиеш;

- дымлы яки юеш битлекне яңа битлеккә алыштырырга кирәк;

- битлекне һәр 2 сәгать саен алыштырырга кирәк;

- төшерелгән очракта битлек өслегенә кул белән кагылмаска тырышыгыз;

- файдаланылган битлек чүп контейнерына утильләштерелергә тиеш;

- Икенче тапкыр бер тапкыр кулланыла торган битлекне кулланмагыз.Бер тапкыр кулланыла торган битлек булмаган очракта, аны өй шартларында 4 катлы марлядан тегәргә мөмкин.
Авыруны караганда, контакт тәмамланганнан соң, битлекне кичекмәстән салдырырга һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
Ачык һавада битлек куллану киңәш ителми.
Кулланган тукыма кулъяулыгын төчкергәндә һәм йөткергәндә үк алыштырырга кирәк.

 5 нче КАГЫЙДӘ. Беренче симптомнар барлыкка килгәндә (тән температурасы, өшү, баш авырту, борын тыгылу, ютәл, авыр сулыш)

Аралашуны чикләргә.
Өйдә калып,  медицина ярдәме сорап дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез.
Ашау  һәм эчү өчен  шәхси  савыт-саба һәм аны юу өчен шәхси чаралар кулланырга.
 6 нчы КАГЫЙДӘ. КОМАНДИРОВКАГА ЯКИ ЯЛГА ЧЫККАНДА

Вирус инфекциясе, шул исәптән коронавирус COVID-19 таралышы буенча риск зонасына барудан тыелыгыз.

Эш бирүчегә кайсы  илгә баруыгыз  турында тулы мәгълүмат бирегез.

Чит җирдән булып,  14 көн  кайтканнан соң аралашуны чикләгез

ПРОФИЛАКТИКА-УЛ ГАДИ. ҮЗ - ҮЗЕМ, ЯКЫННАРЫМ ТУРЫНДА КАЙГЫРТАМ


14
март, 2020 ел
шимбә

Сез өлкән яшьтәге кешене яисә инвалидны карыйсызмы? Айлык туләүне рәсмиләштерегез!

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар,  I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе  нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.

Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында  расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

  •  өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза;
  •  хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы  күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә.
  • өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек узәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә;
  • пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә.
  • өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе.
  • 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте.
  • белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе;
  • караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ).

Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.

Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.

«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.

Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.

Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.

 


10
март, 2020 ел
сишәмбе

7 март көнне Мөрәле авыл клубында Морза Бәрлебаш, Русаково, Мөрәле, Кошман һәм Афанасьевка авыл клублары мөдирләреннән төзелгән «Ялкын»иҗат коллективы 8 Март бәйрәменә багышланган концерт куйды.


7
март, 2020 ел
шимбә

6 март көнне Кайбыч районы мәдәният йортында Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырды. Безнең авыл җирлегеннән әлеге чарада Шагивалиева Әминә Гыйләҗ кызы һәм Фәттахов Низам Зиатдин улы катнашты.


6
март, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы һәм Халыкара реконструкция һәм үсеш банкының “Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә булышлык күрсәтү” проектын гамәлгә ашыру өчен Кайбыч муниципаль районында пенсия яшендәге халык өчен финанс белеме буенча татар телендә курслар үткәрелде.

    Шул исәптән, әлеге курсларны уздыру өчен Казан федераль университетыннан икътисад фәннәре докторы ,профессор Сафиуллин Наил Закир улы , икътисад фәннәре кандидаты, доцент Фазлеева Елена Павловна, укытучы Дувалова Эльвира Петровна, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Шәвәлиева Чулпан Мансур кызы чакырылган иде.

Ана капиталы гаиләләргә актив рәвештә рәсмиләштереләчәк

 

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.

Беренче бала өчен ана капиталы

Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе-ана капиталы программасын беренче балага тарату. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап яңа туган  яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алдылар.

Икенче бала өчен ана капиталы суммасын арттыру

2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче туган булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.

Ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү срокларын кыскарту

2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү кыска вакыт эчендә  мөмкин булачак. Ана капиталы сертификаты бирү, яңа тәртип буенча, биш эш көненнән, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү  – ун эш көненнән дә артмый. Аерым очракларда, әгәр башка ведомстволардан мәгълүмат соратып алу зарурлыгы туса, бу сроклар унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.

Агымдагы ел ахырына кадәр ана капиталы буенча гамәлдәге норматив сроклар саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен ул унбиш эш көне, гаиләнең акчалар белән эш итү турындагы гаризасын карау өчен-бер ай. Практикада Пенсия фондының территориаль органнарының күбесе бүген үк тиешле хезмәтләрне тизләтелгән режимда тәкъдим итә.

Ана капиталы сертификатын актив рәсмиләштерү

Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен, аны рәсмиләштерүгә күп көч түкмәсен өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды Ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирү эшенә керешә. Димәк, бала тугач, Ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, аның белән эш итә алачак. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли.

Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына Гражданлык хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерәләр һәм моның өчен ата-аналар һәм балалар турында кирәкле мәгълүматны билгелиләр.

Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә.

Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.

Ана капиталын банклар аша кредит түләүгә юнәлтү

Расланган үзгәрешләр ана капиталы белән идарә итүне гаиләләрдә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен уңайлырак итә.

Ана капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен тиешле гаризаны кредит ачылган банкта бирергә мөмкин булачак. Ягъни банкка һәм Пенсия фондына - ике тапкыр мөрәҗәгать итәсе урында – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирелә.

Әлеге хезмәт күрсәтү банклар һәм Россия Пенсия фонды арасында килешүләр төзү буенча үстереләчәк.

Бакча участокларында йортлар төзү өчен ана капиталы

Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләрнең ана капиталын бакча участогында торак йорт төзү өчен файдалану хокукын закон белән ныгыттылар. Шул ук вакытта, элекке кебек үк, җиргә милек хокукы һәм торак төзүгә рөхсәт булу мөһим шарт булып тора.

Ана капиталы программасын озайту

Ана капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр 2020 елдан башлап яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәме чараларына хокук алачак.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе  хәбәр итә:

Кайбыч районында шәхси хуҗалыкларда үлгән терлекләрнең (мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, ат) биокалдыкларын җыю башлана. Хуҗалыкта хайван үлгән очракта, Кайбыч районының дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга һәм үлгән терлекне алып китәргә гариза бирергә кирәк. Телефон номеры түбәндәгечә:  88437021227. Мәче, эт һәм  кош – корттан кала, мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, атларның биокалдыкларын биотермик чокырга ташлау катгый тыела!! Үлгән хайваннарны алып китү бушлай башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International