Санитар-эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле, 14 декабрьгә планлаштырылган Бөтенроссия гражданнарны кабул итү эпидемиологик хәлнең тотрыклылыгы чорына кадәр күчерелә.
Гражданнарны кабул итү датасын күчерү Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә кабул ителде.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Хөрмәтле коллегалар, фикердәшләр! «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. «Бердәм РОССИЯ» Татарстанның һәм бөтен Россиянең икътисадый һәм социаль тотрыклылыгын ныгытуга карата кешеләрнең бердәмлеге символы булды. Илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген саклап калу, дәүләт тарафыннан кешеләр алдында үз бурычларын үтәүне тәэмин итү-партия программасы нигезләре. Кешеләр ярдәме белән, актив һәм гадел эшебез нәтиҗәсендә, без уйланылган эшләрне тормышка ашырырбыз дип ышанабыз. Сезгә чын күңелдән партия һәм һөнәри эшчәнлегегездә иҗади уңышлар, бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм кече Ватаныбызның - Кайбыч районының чәчәк атуы өчен яңа җиңүләр телим!
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның гыйнварыннан республика Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә кабул итү элеккечә график буенча, алдан язылу буенча бернинди үзгәрешләрсез башкарылачак.
Татарстан Пенсия фонды волонтерлары агымдагы елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр “Электрон хезмәтләрне бергәләп өйрәнәбез” дигән акция үткәрә. Акция кысаларында өлкәннәргә Дәүләт хезмәтләре бердәм порталының электрон сервисларын өйрәнергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Татарстан Пенсия фонды волонтерлары пенсионерларны социаль түләүләрне карарга, пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү өчен гариза бирергә, билгеләнгән пенсия турында белешмә алырга һәм башка хезмәтләрне өйдән чыгып тормыйча гына башкарырга өйрәтәчәкләр. Болардан тыш булачак пенсионрларга шәхси лицевой счетның торышы белән танышу, пенсия алды категориясен раслаучы белешмә алу күнекмәләре дә өйрәтеләчәк. Программада Ана капиталыннан файдалану өчен гариза бирергә өйрәтү дә каралган.
“Халык пенсиягә кагылышлы сорауларны өйдән торып кына хәл итсен өчен эшне тулысынча электрон вариантта оештыру Пенсия фондының төп бурычларыннан берсе булып тора. Өлкән буын вәкилләренең компьютер грамоталылыгын күтәрү буенча төрле программалар Пенсия фонды ярдәме белән нәкъ шул максатны күздә тотып алып барыла да. Әлеге акция халык арасында мәгълүматны мөмкин кадәр киңрәк тарату, өлкәннәргә мөстәкыйль рәвештә хезмәтләрдән җиңелрәк юл белән файдалану күнекмәләре булдыруны күздә тотып үткәрелә. Пенсионерларны кызыксындырган сораулар туган очракта аларга контакт-үзәк белгечләре җавап бирәчәк. Моның өчен 8-800-600-0-357 номеры буенча шалтыратырга гына кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдурд Вафин.
Пенсия фонды волонтерлары өлкәннәр белән клиентлар хезмәтләренең кабул итү залларына урнаштырылган компьютерларда шөгыльләнәчәк. Акция Республика Пенсия фондының барлык идарәләрендә дә үткәрелә. Нинди максат белән киләчәгегезне ачыклап, эш графигы кысаларында үзегезгә уңайлы вакытны сайлый аласыз.
1 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:
* физик затлар милкенә салым
* җир салымы
· транспорт салымы
· салым агенты тарафыннан тотылмаган физик затлар кеременә салым
Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә?Ана капиталы турында нәрсәләр белергә кирәк?Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга? Пенсия китерү турындагы гаризаны ничек тапшырырга? Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны «Пенсия фонды WhatsApp»ыннан табып була.
Россия Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсендә пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча шәхси ярдәмче булдыру юлын таптылар.Бот белән эшләү бик уңайлы:уз контактына 8-960-088-074 телефон номерын өстәгәннән сон, WhatsApp аша сез пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы үзегезгә кирәкле материалны таба аласыз.
“Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсы өчен яңа модуль әзерләделәр, ул “Ял һәм сәяхәт итәр өчен интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр” дип атала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Яңа курс моңа кадәр компьютер белән эшләүнең база күнекмәләрен өйрәнүчеләр өчен дә, белемнәрен тирәнәйтеп, интернет мөмкинлекләреннән тагын да киңрәк файдаланырга теләүче өлкәннәргә дә өстәмә өйрәнү материаллары комплектыннан гыйбарәт.
Яңа курс ярдәмендә тыңлаучылар интернет аша тимер юл һәм авиабилетлар сатып алуның уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышалар, чит шәһәрдә кунакханәдә урын алу, экскурсиягә язылу, театр яисә концертка билетны интернет аша алырга өйрәнәләр.
Укыту модуле бу хезмәтләрнең барысын да дөрес эшләргә ярдәм итәчәк.
Инде берничә ел дәвамында “Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды даими рәвештә “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра.
Курсларда шөгыльләнүчеләр һәм интернеттан файдаланучылар, Азбукаинтернет.рф. интернет порталындагы кире элемтә формасы аша мөрәҗәгать итеп, модульләрнең тематикасын билгелиләр. Дәреслекнең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, өлкән буын вәкилләренә яңа теманы үзләштерүдә ярдәмлекләр – укытучылар өчен булекләп бирелгән рекомендацияләр һәм һәр дәрескә кирәкле күргәзмә әсбаплар да шунда урнаштырылган.
“Интернет азбукасы” программасы материалларын пенсионерларга компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр бирүчеләр һәр тема буенча аерым курслар итеп тә, өстәмә дәресләр үткәрү өчен материал буларак та файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, “Интернет азбукасы” укыту пособиесе һәм шул исемдәге интернет-портал “Ростелеком” белән Россия Пенсия фонды арасында пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча хезмәттәшлек турында 2014 елда кул куелган килешү кысаларында алып барыла. Хезмәттәшлекнең максаты – пенсионерларның дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану мөмкинлеген җиңеләйтү, компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтеп, аларның тормыш дәрәҗәләрен күтәрү һәм сыйфатын яхшырту.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан шәхси цифрлы сертификатлар программасына керде. Программа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 15 октябрьдә эшли башлады.
Сертификатны Россиянең пенсия яшенә җитмәгән, югары яки урта һөнәри белемле балигъ булмаган гражданнары алырга мөмкин. Шәхси цифрлы сертификатларга ия булучыларның шулай ук «Цифрлы икътисад» коммерциягә карамаган автоном оешмасының (АНО) эш төркеме тарафыннан хупланган субъектта даими яки вакытлыча теркәлүе булырга тиеш. Уку өчен заявканы цифровойсертификат.рф сайтында бирергә мөмкин.
Тыңлаучылар өстәмә һөнәри белем алырга һәм шундыйрак 22 юнәлеш буенча белем алу курсларын сайларга мөмкин:мәсәлән, ясалма интеллект, программалаштыру һәм ИТ-продуктлар булдыру, сәнәгать дизайны һәм 3D-модельләштерү, кибериминлек һәм белешмәләрне яклау, цифрлы маркетинг, дизайн һ.б.лар.
Укулар бушлай, дистанцион форматта үткәрелә. Курс нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар квалификация күтәрү турында рәсми таныклык алачаклар.
Уку турында тулырак мәгълүматны цифровойсертификат.рф сайтында белергә мөмкин.
Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен ике тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси (персонифициальләшкән) исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Шәхси исәп документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә.
Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләп махсус стаж туплаган медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы тулган һәм пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүне кичектерү чорыннан чыгып исәпләнелә.
2020 елда кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда тулган очракта, пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры бер ел ярымга, 2021 елда тулса – өч елга, 2022 елда тулган очракта дүрт елга кичектерелә дигәнне аңлата. 2023 елда һәм аннан соңгы чорда махсус ташламалы стаж туплаучылар өчен кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә.
Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып бару ысулы сайлау хокукына бары тик эшләүче гражданнар гына ия. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның сайлау хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.
Хезмәт кенәгәсен электрон вариантта алып баруның өстенлекле ягы шунда: хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакыт таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырырга, электрон почта аша дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан потенциаль эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.
Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсен югалтып булмый, кенәгәнең кәгазь вариантын тутырганда очрый торган төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрелми.