ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы  эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар.   Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен  бирелә.

       Татарстанның Социаль фонды хәзерге вакытта чит кеше тәрбясендә торучы 129 805 кешегә компенсация түли. Аны кем алуына карап, түләү күләме аена 1,2 мең яки 10 мең сум тәшкил итә. Инвалид балаларның, шул исәптән балачактан беренче төркем инвалидларның ата-аналарына һәм опекуннарына 10 мең сум күләмендә пособие бирелә.

      Татарстан Социаль фонды  түләүне клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерә. Кайбер очракларда моның өчен табибның  инвалидны карау зарурлыгын раслаучы бәяләмәсе, караучының гаризасы һәм каралучының элеге кешенең тәрбияләвенә язма ризалыгы кирәк. Социаль фонд башка мәгълүматларны, ведомствоара хезмәттәшлек системасын кулланып, мөстәкыйль тикшерә.  Тәрбияләүченең эшләмәве,  пенсия, эшсезлек буенча пособие яки көч ведомствосы буенча шундый ук компенсация рәвешендә керемнәр ала алмый дигән мәгълүматлар-шундыйлардан.

     "Инвалидлыгы булган эшкә яраксыз гражданнарны карау вакыты  эшләүче гражданнарның стажына кертелә һәм суммасы булачак пенсия күләменә  бәйле пенсия коэффициентларын арттырачак. Тулы ел дәвамында  хезмәткә яраксыз кешене карау  1,8 коэффициент өсти һәм бер ел стаж  бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.

2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы  Россия Социаль фондының тернәкләндерү  үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының  «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки»  (Әстерхан шәһәре) ,  «Волга»  (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе),  «Волгоград»  (Волгоград шәһәре),  «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.

        Исегезгә төшерәбез, күп профильле үзәкләрдә дәвалау Россия Социаль фонды акчалары хисабына үткәрелә. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан, производствода имгәнү алган  хезмәткәрләр түләүсез югары технологияле тернәкләндерү уза. Төп шарт - мондый чаралар зыян күрүченең реабилитацияләү программасында  күрсәтелгән булырга тиеш.

      "Һәр кунак белән төрле профильле югары квалификацияле табиблар эшли, дәвалау инновацион җиһазлар кулланып,  шифаханә-курорт ярдәме стандартлары нигезендә уздырыла. Шунысын да билгеләп үтәм, рәсми рәвештә эшкә урнашкан, эш бирүче аның өчен Социаль фондка производствода җәрәхәтләнү очрагына иминият кертемнәре түли торган хезмәткәрләр социаль гарантияләрнең тулы спектрына: иминият түләүләреннән алып медицина ярдәме, дарулар, протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин ителү, тәрбия, өстәмә ял алу ,  реабилитация урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләүне дә кертеп,  шифаханә-курорт дәвалануына кадәр хокуклы ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Социаль фонд юлламалары буенча Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен дәвалау узарга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яисә шәхсән Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтендә гариза бирергә ки


2
февраль, 2024 ел
җомга

Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре белән 2023 елда Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның коллегия утырышында таныштырды. Социаль фондның республика бүлеге Идел буе федераль округында Социаль фондның иң эре бүлекләренең берсе булып тора, ул 1 млн. 106 меңнән артык пенсионерга , 321 мең социаль түләүләр алучыларга , 217 меңнән артык иминият хезмәткәренә хезмәт күрсәтә. 2023 елда чыгымнарның гомуми күләме 338 млрд. сумнан артык тәшкил итә.

Пенсия белән тәэмин ителеш

Узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8% ка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан - 7,5% ка индексацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.

 2023 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 11,9% ка, 1 апрельдән социаль пенсияләр - 3,3% ка индексацияләнде.

2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән, шул ук вакытта инвалидлык буенча пенсияләр  МСЭ бюросыннан инвалидлар реестрына керүче мәгълүматлар буенча гражданнардан гариза кабул итмичә генә  рәсмиләштерелгән.

 2023 ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның пенсиясенең уртача күләме - 38 237,9 сум (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлар), 49 717,6 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар),  хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарының пенссия күләме 34761,60  сум тәшкил итте.

 

 

Производствода  бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү

 2023 елда ташламалы категорияле 1,3 мең кешегә 87,0 млн. сумлык шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирелгән.

 Производствода бәхетсезлек очрагына юлыккан яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә сәламәтлеге зарарланган 1,5 мең хезмәткәр чыгымнарының гомуми суммасы 93,1 млн. сум тәшкил иткән тернәкләндерү үзәгенә юлламалар белән тәэмин ителгән,

Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән 6,3 мең кешенең өстәмә медицина, социаль һәм һөнәри чыгымнарына Россия Социаль фонды 325,1 млн.сум өстәмә  түләү җибәрде.

1 меңнән артык зыян күрүче дәүләт контрактлары кысаларында 54,7 млн. сумлык реабилитацияләүнең техник чаралары (ТСР) һәм протез-ортопедик эшләнмәләр (ПОИ) белән тәэмин ителде, ә 40 зыян күрүчегә кирәкле модификация автомобильләре ачкычлары тапшырылды.

2023 елда Социаль фонд бүлеге Татарстанның ике предприятиесе «КАМАЗ» һәм А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында зарарлы производствода һөнәри авыруларны профилактикалау һәм хезмәткәрләренең сәламәтлеген мониторинглау буенча сынау проектында катнашты.

 Һөнәри авыруларның иртә билгеләре ачыкланган хезмәткәрләргә Социаль фонд бүлегенең реабилитацияләү үзәкләрендә профилактик дәвалау үтү мөмкинлеге бирелде. Проект нәтиҗәсе буенча дәваланучы күпчелек хезмәткәрләрдә сәламәтлекнең яхшыруы күзәтелде.

СВО катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары

 2023 елда Россия Социаль  бүлеге «Ватан сакчылары»   махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү Дәүләт фонды белән ике яклы хезмәттәшлек  турында килешү төзеде. СВО да катнашучыларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү беренче чиратта гамәлгә ашырыла һәм аерым контрольдә тора. Алар биргән

 

гаризалар буенча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 46,2 млн. сум акча җибәрелгән.

 Сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы нигезендә 3 613 ветеранга, 1 Россия Героена һәм 1 һәлак булган Россия Герое гаиләсенең 2 әгъзасына айлык акчалата түләү билгеләнде. 209 мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнгән. 1 098 хәрби хезмәткәрнең һәр баласына 15 548,07 сум күләмендә  айлык пособие билгеләнде.

Бердәм пособие

 2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, шулай ук иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы эшли - бердәм пособие билгеләнә. Татарстанда 209 275 бала элеге пособиене ала. Пособиеләр түләүгә 18,9 млрд. сумнан артык акча җибәрелде.

Балалы гаиләләргә бердәм пособие күләме регионда балалар өчен яшәү минимумының зурлыгына бәйле, ул 1 февральдән артачак һәм яшәү минимумының 50% - 6 370,50 сум; 75% - 9 555,75 сум; 100% - 12 741 сум тәшкил итәчәк. Йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие күләме түбәндәгечә:  50% - 7 158,50 сум; 75% - 10 737,75 сум; 100% - 14 317 сум.

Ана (гаилә) капиталы

Ана капиталы - балалар туганда социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. Соңгы өч ел дәвамында сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2007 елдан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд органнары тарафыннан 408,6 мең дәүләт сертификаты бирелде (2023 елда - 23,3 мең сертификат). 2020 елдан башлап сертификатлар,  яңа туган сабыйның СНИЛСы кебек үк,  проактив вариантта рәсмиләштерелә һәм ике документ та дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең шәхси кабинетына җибәрелә.

Программа гамәлгә кергәннән алып бүгенгәчә ана капиталы күләме 3 тапкырга арттырылды, 1 февральдә ана капиталы яңадан 7,4% ка индексация көтә. Беренче балага аның күләме- 630,4 мең сум, икенче балага 833 мең сум тәшкил итәчәк.

 

 Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле пособие

 2023 елда Татарстан Республикасында иминләштерелгән гражданнарның вакытлыча хезмәткә сәләтсезлегенең 988,1 мең очрагы теркәлгән. Пособие  билгеләү процессы проактив режимда бара, ягъни гражданин үзе (әгәр бу социаль иминләштерүгә кертемнәрне мөстәкыйль рәвештә түли торган гражданин булмаса, мәсәлән, шәхси эшмәкәр) фондка документлар китерми. Ул мөрәҗәгать иткән медицина оешмасы Социаль фондка  хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе (ЭЛН) ачылу турында хәбәр итәчәк, фонд бу хакта эш бирүчегә җиткерә, эш бирүче Социаль фондка пособиене исәпләү өчен белешмәләр тапшырачак, ә гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына ЭЛН ны ачу, озайту, ябу һәм түләү турында хәбәр җибәреләчәк.

2023 елда 1 136,5 мең эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләнгән. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле чыгымнар 21 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.

 2024 елның 1 гыйнварыннан хастаханә кәгазе буенча көнлек түләүнең максималь суммасы 4 039 сум тәшкил иткән. Узган елдан ул бер ярым тапкырга арттырылган.

 Декрет ялында булучы 24,5 меңнән артык әни яшь ярымга кадәрге  бала карау буенча пособиеләр алды. Түләнгән акчаның гомуми күләме 3,8 млрд. сум тәшкил итте.

 Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче 30 меңнән артык хезмәткәргә 304,3 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелгән. Түләү күләме, медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итте. Түләүләрнең гомуми суммасы 2 205,1 млн. сум .

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү

 2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның территориаль органнары 213 торле хезмәт күрсәтә, аларның 43-е цифрлы форматта күрсәтелә. 2023 елда Социаль фондның

 

электрон хезмәтләреннән файдалану активлыгы 92,3% тәшкил итте (1 010,5 мең мөрәҗәгать электрон рәвештә). Шуның белән бергә, гражданнар элеккечә үк фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәкләргә шәхсән мөрәҗәгать итә ала.

2023 елда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ )дагы шәхси кабинетларга төрле тормыш хәлләре буенча 199 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән: «бала туу» (59,7 мең.), «инвалидлык билгеләү» (19,5 мең.), «пенсия яшенә җитү» (8,3 мең), «йөклелек» (8,9 мең.), «баланың билгеле бер яшькә җитүе » (103,3 мең).

 Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша фонд булачак пенсионерларга (45 һәм 40 яшькә җиткән ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында) һәр 3 ел саен булачак пенсия күләмен исәпләү һәм пенсия тупланмалары ,  стажлар һәм коэффициентлар турында хәбәр итә. Инвалидлыгы булган кешеләргә индивидуаль программалар, тернәкләндерү программалары һәм табиб комиссияләре турында мәгълүмат бирәләр. Социаль фонд гражданнарга заказ буенча  белешмәләр, шулай ук пособиеләр билгеләү һәм түләүләр турында мәгълүматлар бирә. Социаль фондның электрон сервислары мөмкинлекләреннән файдаланып, бирелгән гаризаларның статусын контрольдә тотарга мөмкин.

Шәхси мәгълүматларны күрсәтеп һәм "кодлы сүз" кулланып,  үзәкнең "кайнар линия" телефоны буенча өстәмә мәгълүматлар алырга мөмкин. 2023 елда гына да Татарстанда бердәм үзәк операторлары тарафыннан гражданнарның 1,5 млн. мөрәҗәгате эшкәртелгән. 2022 ел белән чагыштырганда,  эшкәртелгән мөрәҗәгатьләр саны 154% ка арткан, ә клиентларның хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 97% ка җиткән.

 

 

 

2024 елда мөһим үзгәрешләр

-Туендыручысын югалту сәбәпле иминият һәм социаль пенсия, шулай ук ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия проактив тәртиптә билгеләнәчәк. Пенсия Россия халкы турында белешмәләр федераль регистрыннан туендыручының үлеме турында мәгълүмат кергән көннән алып 5 эш көне эчендә билгеләнә

 -2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5% ка индексацияләнгән. Индксация нәтиҗәсендә расланган түләү күләме 8 134,88 сум,  пенсия коэффициенты - 133,05 сум тәшкил итте.

-Пособиеләрнең яңа максималь суммалары билгеләнде. Тулы календарь ай өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы:

 - иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда (уртача хезмәт хакының 100 %ы) - 122 807,79 сум;

 - иминият стажы 5 елдан 8 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 80 %ы) - 98 246,23 сум;

 - иминият стажы 5 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 60 %ы) - аена 73 684,67 сум.

 -Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы - 565 562,20 сум, ул йөклелек буенча озак вакытлы ял (194 көнгә кадәр) һәм катлаулы бала табу очрагында бирелә. Бала карау буенча айлык максималь пособие - 49 123,12 сум.

-Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга ун мең сум күләмендә ай саен түләнә торган пособие эшләмәүчеләргә генә түгел, ә тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән дистанцион форматта яисә өйдән торып эшләүче ата-аналарга яисә опекуннарга да биреләчәк.

 

 

 

 

 -Балаларын ялгыз тәрбияләүче һәм ана капиталын алуга хокукы булган ялгыз аталар (яки уллыкка алучылар)  ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерерә алалар. 

 -Бала 1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр бала карау буенча ай саен түләнә торган пособие пособиегә хокуклы  затлар  тулы булмаган эш вакыты шартларында, өйдән торып яки дистанцион форматта һәм башка эш бирүчедә эшләгән очракта сакланачак.

- Ана капиталына хокук хәзер  Россия гражданы булып туган баланың   Россия гражданлыгы булган ата-аналарына гына бирелә.

-Ана капиталы ачасын  торак шартларын яхшырту максатларында блокланган төзелеш йортын реконструкцияләүгә дә файдаланырга мөмкин. Элек мондый мөмкинлек каралмаган иде, чөнки йортны төзекләндерү юлы белән торак шартларын яхшырту йортта яшәүче башка хуҗаларга да кагыла дип саналды.


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

       Россия Президенты Указы нигезендә Социаль фондның Татарстан  бүлеге «Ленинград оборонасы өчен» медале яисә «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән ветераннарга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләде.

        "Татарстанда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына 95 ветеран юбилей түләвен алды. Аларның күбесенә түләү "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе өчен билгеләнгән, кайберәүләр "Ленинград оборонасы өчен" медаленә ия. Әлеге истәлекле дата 27 гыйнварда билгеләп үтеләсә дә, ветераннарга акча Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр күчерелде», - дип билгеләп үтте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Акчалар нигездә банклар аша күчерелде. Почта бүлекчәләре аша түләү илтеп тапшыру декабрь ахырына кадәр дәвам итте. Акча декабрь ае пенсиясе белән бергә күчерелде, нәтиҗәдә барлык ветераннар юбилей түләвен алды .

       Юбилей түләве Россиядә, Абхазиядә, Көньяк Осетиядә, Приднестровьеда һәм Балтыйк буенда яшәүче 56 мең ветеранга җибәрелде.

       Исегезгә төшерәбез, Төньяк башкала блокадасы 872 көн - 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итте  һәм Икенче бөтендөнья сугышы чорында нацист Германиясенең иң куркыныч җинаятьләренең берсе булды. Төрле мәгълүматлар буенча, Блокада вакытында һәлак булган шәһәр халкы саны 600 меңнән 1,5 млн. га кадәр җиткән.

 

 


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

       27 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләр өчен бушлай «кайнар линия» ача. Бу көнне бөтен республика буенча ата-аналар өчен 09.00-15.00 сәгатьләрдә  “ кайнар линия”нең түләүсез махсус 8-800-200-10-87 телефоны эшләячәк.

       Социаль фондның төбәк бүлеге белгечләре бердәм пособиегә,  бала тууга бәйле   түләүләргә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә, ана капиталы чаралары белән эш итүгә, хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм  1 төркем инвалидларны карау буенча түләүләргә, башка социаль түләүләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

       Моннан тыш, Россия Социаль фондының ның 8-800-10-000-01 (шалтырату бушлай) телефоны  буенча бердәм контакт-үзәге (шалтырату бушлай) эшен дәвам итә, анда үзәк операторлары гражданнарны пенсия белән тәэмин итүгә, инвалидлыкны  яки шифаханәләргә юлламаларны рәсмиләштерүгә, бирелгән гаризаның статусын ачыклауга кагылышлы барлык сораулар буенча консультацияләр бирә.


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Социаль Фонды бүлеге ел саен финанс белемен күтәрү кампаниясен гамәлгә ашыра. Фонд бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча дәресләр үткәрә, анда гади һәм аңлаешлы телдә пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия исәпләүнең тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта алу мөмкинлекләре, пенсия формалаштырганда ак хезмәт хакы роле һәм фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә һәм түләүләргә кагылышлы башка темалар турындагы сорауларга җавап бирәләр.

      Дәресләр барышында фонд хезмәткәрләре аңлату материалларын, аерым алганда, интерактив интернет-ресурсларны, шулай ук фондның "Киләчәк пенсия турында бар да. Уку һәм тормыш өчен" мәгълүмат-белем бирү буклетын кулланалар.

     «Узган елда безнең фонд республикада меңнән артык шундый белем бирү чарасы үткәрде. Анда 20 меңнән артык яшь кеше катнашты»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

 

      Татарстан Социаль фонды шулай ук даими рәвештә клиент хезмәтләрендә һәм партнерлык оешмаларында социаль ярдәм чараларының киң спектры турында җентекләп сөйли торган листовкалар һәм лифлетлар урнаштыра. Әлеге җыйнак белешмәлекләр һәм памяткаларда пенсия төрләре һәм тиешле ташламалар , төрле түләүләрне рәсмиләштерү һәм хәтта алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә кирәклеге турында мәгълүматны җиңел табып була.

         Россия хөкүмәте гражданнарның финанс грамоталылыгын күтәрүне бик мөһим бурыч дип саный һәм әлеге юнәлешкә аерым игътибар   бирә.


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

   Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды Россия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында башка тиешле законнар белән бергә раслаган Россия Социаль фонды бюджеты нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде. Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр  түләүләрне арттырылган күләмдә алды.

      Иң элек, гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. Президент кул куйган федераль закон нигезендә,  планлаштырылган 4,6% урынына арту 7,5% тәшкил иткән. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык  пенсионерга да кагылды.

       Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде. Бу пенсия коэффициенты һәм теркәлгән түләүләр бәясенең 7,5%ына артуы аша була, шулардан иминият пенсиясе төзелә. Коэффициент бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр арткан. Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр арттырылган.

       Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер  200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 390 меңнән артык йөкле хатын-кызларга түли  торган бердәм пособие. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы- 12741 сум,хезмәткә яраклы өлкән кешегә- 14317сум тәшкил итә.

       Агымдагы елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр (50 %, 75 %, баланың яшәү минимумының 100 % ын) күләмдә билгеләнә.

      Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга күләме яшәү минимумы буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 1,3 млн нан артык баланың  ата-анасы ала.


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 

 

 

 

 

Мөрәле авыл җирлегендә прокуратура гражданнарны 2024 елның сентябрендә кабул итәчәк

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча  бердәм  пособие 12 айга  билгеләнә,әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак - түләү срогы төгәлләнергә  бер ай кала да эшләргә мөмкин.  2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән пособиене беренче булып алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә җитте. Пособие түләргә дигән карар февральдә, мартта һәм соңрак чыккан кешеләргә гариза белән түләү тәмамланганчы бер айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Пособиене вакытында озайтырга өлгермәгән очракта,  ата-аналар гаризаны соңрак та бирә алалар . Мөрәҗәгатьне  хуплаган очракта пособие гариза биргән айдан түләнә башлый.

Беренче билгеләгәндәге  кебек үк, пособиене озайтканда,  гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү өчен , Социаль фонд керемнәрне һәм мөлкәтне тикшерәчәк. Күпчелек  өчен мондый тикшерү сизелми узачак, чөнки фонд кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә ачыклаячак. Социаль фонд пособиегә бирелгән гаризаны 10 эш көне дәвамында карый. Уңышлы озайтылган очракта, ата-аналар түләүне моңа кадәр пособие килгән  гадәти срокларда алачак.  Банктагы счётларга акча алдагы ай өчен агымдагы айның 3 нче көнендә керәчәк, почта аша алучылар пособиене - 1 еннән 25енә кадәр алачак.

Бердәм пособиене рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләрдә яки Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие Россиядә 2023 елдан кертелде. Ул  балаларга һәм йөкле хатын-кызларга моңа кадәр гамәлдә булган берничә түләүне алыштырды. Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр түләү алуга хокуклы. Акчаны чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр алсын өчен, пособие рәсмиләштерү вакытында гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләү тәртибе кулланыла.

 Пособиенең күләме дә гаиләнең керемнәренә бәйле. Ул,  пособиенең нинди нигездә  билгеләнүенә карап,  балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итә.

Кайбыч районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) иминиятләштерүчеләр өчен СЗВ-СТАЖ бүлегенең 2023 ел өчен ЕС-1 хисабын тапшыру турында хәбәр итә.
1) стаж турында мәгълүмат ел саен 25 гыйнварга кадәр эшне башкарган хезмәткәрләргә карата гына бирелә:
• иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирүче, шул исәптән:
авыр һәм зарарлы хезмәт шартларында;
педагогик, медицина, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнәләр;
ерак төньяк һәм аларга тиңләштерелгән районнарда;
• Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган территорияләрдә;
• авыл хуҗалыгында иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләмен арттыруны билгеләүче эшләрдә, һөнәрләрдә;
• су транспортында, сезонлы тармакларда, вахта ысулы белән тулы навигация чоры;
• җәзаны үтәгән вакытта ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә эшләгәннәр;
• эшсез калу яки эштән читләштерү, эшсезлек буенча пособие алу, Дәүләт яки җәмәгать бурычларын үтәгән вакытта эш урынын (вазыйфасын) саклап эштән азат итү чоры булган;
• өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда, хезмәт хакын саклап калмыйча ялда булганнар;
• РФ Дәүләт вазифаларын алмаштырганнар, даими нигездә РФ субъектларының дәүләт вазифаларын алмаштырганнар, даими нигездә муниципаль вазифаларны, РФ Дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларын, муниципаль хезмәт вазифаларын алмаштырганнар.
• Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 3517 маддәсе нигезендә (мобилизацияләнгән) эш урыны сакланып калган
2. Пенсия билгеләү турында гариза биргән иминиятләштерелгән затка карата стаж турында мәгълүмат Фонд органы соравы яки иминиятләштерелгән зат мөрәҗәгате кергән көннән алып өч календарь көн дәвамында бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International