2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен стаж исәпләгәндә, Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән чорлар, шулай ук түбәндәге периодлар гына кертелә:
Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган стажга кертелми. Әлеге чорлар:
"Күпме стаж тупланганын белү өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә соратып ала алалар. Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә кпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фонды контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып ,озак еллар эшләгән өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу шартлары турында өстәмә консультация алырга мөмкин.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ел саен 15 апрельгә кадәр барлык эш бирүчеләр (теләсә нинди оештыру-хокукый формадагы юридик затлар) җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча икътисадый эшчәнлекнең төп төрен расларга тиешлеген искәртә.
Әлеге процедура оешманың быел нинди һөнәри куркыныч классын һәм мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият взнослары тарифын билгеләргә мөмкинлек бирә.
"Исключение булып икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау таләп ителмәгән шәхси эшмәкәрләр тора. Мондый иминиятләштерүчеләр өчен ОВЭД шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән төп эшчәнлек төренә туры килә.Шулай ук билгеләп үтәм, ОВЭД эшчәнлегенең беренче елында узган елда үз эшчәнлеген башкармаган яңа төзелгән иминиятләштерүчеләр тарафыннан расланмый», — дип төгәлләде Татарстан Республикасы буенча ОСФР идарәчесе Эдуард Вафин.
Икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау өчен, иминиятләштерүчеләргә теркәлү урыны буенча СФР территориаль бүлегенә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау турында белдерү;
- белешмә-икътисади эшчәнлекнең төп төрен раслау;
узган елгы бухгалтерлык балансына аңлатма язуының күчермәсе (иминиятләштерүчеләрдән тыш кече эшмәкәрлек субъектлары).
Мөһим!Әгәр иминиятләштерүчеләр әлеге документларны СФР территориаль органына тапшырмаса, аларның эшчәнлеге юридик затны теркәү вакытында ЕГРЮЛда күрсәтелгән һөнәри куркынычның иң югары сыйныфы булган икътисади эшчәнлек төренә кертеләчәк.
Документларны электрон формада дәүләт хезмәтләре порталы, махсус элемтә операторлары, шәхсән СФР бүлекчәсенең клиент хезмәтләрендә, шулай ук Россия Социаль фонды сайтында иминиятләштерүченең шәхси кабинетында тапшырырга мөмкин.Өстәмә мәгълүматны региональ контакт-бәя телефон номеры8 (843)279-27-66. аша алырга мөмкин
Прокуратура торак законнарының үтәлешен тикшерде. Кайбыч муниципаль районы территориясендә маневр фондының торак биналары рәвешендә махсуслаштырылган торак фонды юк, бу гражданнарның хокукларын боза, чөнки район территориясендә гадәттән тыш хәлләр, шулай ук РФ ТК 95 маддәсендә каралган башка хәлләр барлыкка килү куркынычы бар. Бу уңайдан, прокуратура Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының маневр фондының торак биналарын булдыру буенча чаралар күрмәү өлешендә эшсезлеген законсыз дип тану турында судка мөрәҗәгать итте. Шулай ук Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетына суд карары законлы көченә кергәннән соң 6 (алты) ай эчендә Кайбыч муниципаль районы территориясендә мохтаҗ гражданнарга бирү өчен маневр фондының торак биналарын булдырырга йөкләмә бирергә. Суд прокурорның административ дәгъва гаризасын тулысынча канәгатьләндерде һәм законлы көченә керде. Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир Кызы
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.
Айга дүрт көн тәшкил иткән шундый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә алар бу көннәрне инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә.
Өстәмә яллар бирүне сорап язган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне рәттән алырга яки төрле даталар буенча ай дәвамында таратырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми.
"Узган елның сентябреннән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин. Ата-аналарның, файдаланылмаган ял көннәрен туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне бала карауга багышлау мөмкинлеге бар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Хезмәткәргә яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).
Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә.
Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган пенсионерларның пенсияләре индексацияләнде:
Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән пенсия пенсионерларга апрель аенда гадәти китерү графигы буенча киләчәк.
"Апрель индексациясе агымдагы ел башыннан пенсияләрне өченче арттыру булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре планлаштырылган 4,6% урынына 7,5% ка индексацияләнде. Индексация картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Февральдә Социаль фонд кайбер социаль түләүләрне 7,4% ка индексацияләде. Инвалидлыгы булган кешеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Кайбыч районы прокуратурасы кисәтә.
Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы күп балалы гаиләнең мөрәҗәгате нигезендә торак төзелешенә социаль түләү биргәндә торак законнары таләпләренең үтәлешен тикшерде. Тикшерү гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуын ачыклаган. Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районында Бердәм иҗтимагый комиссия тарафыннан Гаилә «авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру чарасы шартларына туры килә дип танылды һәм программада катнашучылар составына кертелде. Гаиләгә Кайбыч муниципаль районының Турминское авылында шәхси торак йорт төзү өчен социаль түләүнең бер өлешен бирү турында таныклык бирелде. Түләнмәгән социаль түләүнең калдыгы 1090115 сум тәшкил итә. Бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Хөкүмәтнең 2013 елның 15 июлендәге 598 номерлы карары таләпләре үтәлмәгән, шуның белән күп балалы гаиләнең торак хокуклары бозылган. Шуңа бәйле рәвештә Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына күп балалы гаилә, шул исәптән балигъ булмаган балалар мәнфәгатьләрендә 1090115 сум күләмендә алынмаган социаль түләү суммасын түләтү турында дәгъва гаризасы бирелде. Хәзерге вакытта дәгъва гаризасы карала. Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир Кызы
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россиядә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон форматта бирелә башлады. Болай эшләү пациентлар, табиблар һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә.
Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турындагы мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь белән эшләү күләмен киметә, мәгълүматны тутырганда хата ясау ихтималын юкка чыгара. Хезмәткәрләр исә үз чиратларында түләү алу өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе белән мөрәҗәгать итмиләр һәм башка документлар тапшырмыйлар. Медицина оешмасы хезмәткә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килгәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә.
2024 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга Татарстан Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә. Әгәр исәп-хисап чорында гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаса (Татарстанда бу - 12 741 сум), бердәм пособие алуга хокук барлыкка килә. Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милек таләпләре кысаларына да сыешырга тиеш.
Исәп-хисап чоры - гариза биргән айдан бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай. Мәсәлән, әгәр әни бу елның мартында гариза бирә икән, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак хисап чоры 2023 елның февраленнән 2024 елның гыйнварына кадәр тәшкил итәчәк.
Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% һәм 100% күләмендә билгеләнергә мөмкин. Быел Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы 12 741,00 сум тәшкил итә.
«Бүген Россиядә балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм системасы булдырылды. Мохтаҗ гаилә, балаларының гаиләдә ничәнче булып тууына һәм яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан һәр балага карата ярдәм алу хокукына ия», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була: (шалтырату бушлай).
Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.
Шуларның 231е ана капиталын торакны кредит акчаларын җәлеп итмичә генә сатып алуга файдаланган, 1995 гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Мондый гаиләләрнең гаризалары буенча Социаль фонд 2024 елда 1,334 млрд. сум акча күчергән.
«Республикада ана капиталын файдалану буенча иң популяр юнәлешләрнең берсе - торак шартларын яхшырту, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда бу мөмкинлектән 300 меңнән артык гаилә файдаланган. Ана капиталы алган гаиләләр кооперативка керә яки кредит рәсмиләштерә алалар. Шулай ук йортны кредит алмыйча, ана капиталы акчасына гына төзү мөмкинлеге дә каралган. Моннан тыш, быелдан башлап ата-аналар блокланган төзелеш йортларын- мәсәлән, таунхауслар - берничә гаиләгә каралган торакны яисә дуплексларны - ике гаиләгә бүленгән йортны реконструкцияләүгә һәм төзүгә акча юнәлдерә алалар”, - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга балага өч яшь тулгач файдаланырга мөмкин. Ипотека буенча төп бурычны яки беренче кертемне каплау искәрмә булып тора. Бу очракта бала тугач яки уллыкка алынгач ук акчаларны торак сатып алу өчен кулланырга була.
Ана капиталы акчасын файдалану турындагы гаризаны Социаль фондка Дәүләт хезмәте порталы аша яисә кредит учреждениесендә кредит рәсмиләштерү белән бер үк вакытта җибәрергә мөмкин. Моның өчен Социаль фонд республиканың кредит оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга була: (шалтырату бушлай).