Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны. Бүген,25 нче май көнне,Мөрәле төп гомум белем бирү мәктәбендә дә 9нчы сыйныфта укучы 5 укучы өчен соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, Район мәгариф бүлеге методисты Зиатдинова Л., Галия Кайбицкая исемендәге музей җитәкчесе Мингалиева Э.Р. Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Зиннатуллин, мәктәп директоры А.Р.Зиганшин һәм яраткан укытучылары котлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
4 май көнне Мөрәле авылында яшәүче Низам һәм Нәкыя Фәттаховлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Рифат улы 60 ел бергә гомер итүче тыл ветераннын үзенең изге теләкләрен һәм кечкенә генә бүләген тапшырды.
Хөрмәтле авылдашлар ! 9 май көнне иртәнге сәгать тугызда Бөек Җинүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митингка чакырабыз. Барыгызны да көтеп калабыз!
Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Нәүрүз бәйрәме-ул игелек, дуслык бәйрәме. 22 март көнне Мөрәле авылында “Хуш киләсен Нәүрүз” бәйрәме үткәрдек. Авыл халкын карга боткасы ,кайнар коймак ,чәй белән сыйладык.
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры кече яшьтәге балалар өчен “Светофорда кунакта” исемле тамаша ,ә кич белән “Нигез ташлары” исемле спектакль күрсәтте.
Мөрәле авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап бәйге тамаша узды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай.
Хөрмәтле ир – егетләр!
Сезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбриклибез!
Сезгә бары тик исәнлек-саулык, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез! Рәхмәт Сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз
17 нче һәм 18 гыйнварда Мөрәле авылы мәдәният йортында Кошман һәм Мөрәле авыллары ир-егетләре арасында бильярд ярышы узды.Ярыш Мөрәлеләр файдасына җиңү белән тәмамланды.