Күзләренең күрү сәләтен югалтканнар арасында танылган һәм данланган Луи Брайльнең тууына 205 ел булды. Сукырларга уку, ноталар буенча музыка уйнау,гомумән,үсеш мөмкинлеге биргән,ләкин, ни үкенеч, үзенең казаныш җимешләрен татый алмый китеп барган кеше ул Брайль.
Шушы унайдан бүген Мөрәле авылы китапханәсендә күзләренең күрү сәләте начар булган кешеләр белән очрашу узды. Очрашуда район китапханәсе җитәкчесе Нигъматзянова Гулия , хезмәткәрләре Салахутдинова Миләүшә, Гирфанова Резедә һәм “Сөләйман “ мәчетендә Корьәнне өйрәнеп кайткан Салахиева Вәсилә апа , авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат , фельдшер Сибгатова Фарида катнашты.Вәсилә апа күрү сәләте начар булган кешеләргә Брайль системасы белән ничек укырга , язарга икәнен аңлатып китте һәм үзенең кинәшләрен бирде.
24 март көнне Мөрәле мәдәният йортында
Әй, син Нәүрүз чибәре,
Язлар белән кил әле!
Бәйрәмгә рәхим итегез!
Башлана: 14,00 сәг.
Бүген Мөрәле авылы егете Багавиев Ленар Фирдәвес улы белән Кошман кызы Садриева Энҗе Рөстәм кызының никахлашу көне.Без аларны чын күңелдән котлыйбыз. Бәхет,шатлык,сәламәтлек телибез.
6 декабрь көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында Казан шәһәренең “Акъяр “ җыр театры җырчылары Альбина Бәширова һәм Ленар Нигьмәтҗанов “Сагышларга түзә алмасаң...” исемле җырлы ,биюле,уен-көлкеле ,күңелле мәгънәле концерт-тамаша күрсәтте.
Мөрәле авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Тимершина Фәрзана Мингали кызы
4 декабрьдә 85 яшен тутырды.Аңа киләчәктә саулык сәламәтлек,балалары янәшәсендә бәхетле картлык кичерергә язсын.
18 октябрь көнне Мөрәле авылы мәчетендә Сибгатов Фәргать абый гаиләсе тарафыннан чалдырган Корбан ашы уздырылды .Мәҗлесне авылыбызның имам хатыйбы Гыйбадуллин Галим абый коръән укып ачып җибәрде.Корбан ашына район башлыгы Альберт Илгизәр улы катнашты,ул авыл халкын бәйрәм белән котлады һәм үзенең теләкләрен җиткерде.