Сабан туен Мөрәле мәчете имам-хатыйбы Гыйбадуллин Галим абый дога сүрәләрен укып ачып җибәрде.Аннан соң сүз авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Басыров Фиргат Рифкат улына бирелде. Ул авыл халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез һәм Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы белән тәбрик итте.Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Ринат Рифат улы авылдашларыбызны Сабантуе бәйрәме белән тәбрикләде. Күркәм бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән спонсорларга ихлас рәхмәтен белдерде.
Хезмәт һәм дуслык туеның төп бизәге – табыннарыбызны сый-нигъмәтле итүче игенче һәм терлекчеләребез. Аларның иң-иңнәрен агрофирманың баш ихтисадчысы Мифтахова Рәзилә Мактау кәгазләре һәм бүләк тапшырды. Сабантуй әләмен күтәрү хокукына сабантуе батыры Алмаз Тимургалиев һәм алдынгы механизатор Фахриев Рияз ия булды.
Алга таба мәйданда традицион ярышлар, мавыктыргыч уеннар гөрләде, батырлар бил алышты. Олысы-кечесе, ир-аты, хатын-кызы барысы да аларда катнашып, бүләк алды. Бәйрәм башкаладан килгән артистлар һәм үзебезнең үзешчәннәр концерты белән үрелеп барды.! Батыр калу һәм төп бүләк - тәкәгә ия булу өчен дә яшүсмерләр көрәште. Шактый гына бил алышканнан соң, Мөрәле Сабан туеның батыры авылыбыз егете Ахметзанов Илназ булды.
Хөрмәтле авылдашлар !
Барыгызны да 5 июнь көнне Сабан туе – барлык халкыбызның иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәменә чакырабыз.
20 нче май көнне авыл үзешчәннәре Данил Салиховның ”Пуля “ исемле 2 пәрдәле комедиясен сәхнәләштерде.Зал халык белән тулы иде.Театр бик күнелле,кызыклы булды.Авылыбыз үзешчәннәре халыкны ял иттерде. Театрны карарга районыбызның мәдәният бүлеге җитәкчесе Әбләзева Рәмиля Рузалит кыы белән Кайбычның клуб мөдире Сафиуллина Венера Марат кызы килделәр.Алар үзешчәннәребезгә иҗади унышлар теләделәр.Авыл җирлеге башлыгы да Ринат Рифат улы үзенең рәхмәтен белдерде һәм изге теләкләрен җиткерде.
Белдерү.
23-24 май көнне Мөрәле зиратында өмә.Барыгызның да(шулай ук читтә яшәүче авылдашларыбыз да) килүегез сорала.Мәңгелек йортыбызны чиста тотыйк.
19 нче май көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында Кайбыч районы оешуга 25 ел булу уңаеннан укытучылар һәм укучылар тарафыннан күңелле музыкаль кичә үткәрелде.Авыл халкын район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы Кайбычыбызның мөстәкыйль район буларак егерме бишенче язын каршылавы, юбилее белән котлады . Авыл җирлеге ,мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар.
25 ноябрь көнне Мөрәле мәдәният йортында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли “исемле музыкаль әкият , ә кич белән “Көзебезнең язы “ исемле спектакль күрсәтте.Тамашачыларга бик ошады.
Дүртенче ел рәттән инде Мөрәле мөчетендә Корбан ашын аерым гаиләләр үткәрә. 26 сентябрьдә Казан шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Багавиев Рәис Рашат улы гаиләсе Корбан ашы үткәрде. Мәчеткә авыл халкы бердәм җыелды. Изге Корбан бәйрәме белән Мөрәле халкын котларга Район башлыгы Альберт Илгизәр Улы ,Кайбыч мәчетенең имамы Дамир хәзрәт килде.
Бүген көндезге сәгать икедә Мөрәле мәчетендә Казан шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Багавиев Рәис Рашат улы корбан ашы үткәрә.Барлык авылдашларны да чакыра.
Хөрмәтле авылдашлар! Корбан бәйрәме белән котлыйбыз. Исәнлек саулык, җан тынычлыгы, аяз кук йөзе. Чалган корбаннарыбыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен! Бәйрәм белән!
23 август көнне Апас районы үзешчәннәре Мөрәле авылы мәдәният йортында авыл халкына концерт куеп киттеләр.